Кара диңгезе белән бутамаска.

Кара диңгез
Мәйдан 436,4 мең км2
Иң зур тирәнлек 2210 м
Уртача тирәнлек 1240 м
Күләм 547 000 км3
Коючы елгалар Дунай, Днестр, Днепр, Тын

Кара диңгез (рус. Чёрное море, болг. Черно море, укр. Чорне море, рум. Marea Neagră, төр. Karadeniz, гөрҗ. შავი ზღვა) — Атлантик океан бассейнының эчке диңгезе. Босфор бугазы аркылы Мәрмәр диңгезе белән тоташа һәм Киреч бугазы аркылы — Азак диңгезе белән. Төньяктан диңгезгә Кырым ярымутравы уелып кергән. Кара диңгез өслегендә Европа белән Кече Азия арасындагы су чиге ята.

Кара диңгез Россияның, Украинаның, Румынияның, Болгарияның, Төркиянең, Абхазияның һәм Гөрҗистанның ярларын юа.

Кара диңгез төньяктан көньякка иң күбе 1150 кмга, көнчыгыштан көнбатышка 580 кмга җәелгән.

Утраулар бик аз. Иң зурысы — Украинадагы 62 км² мәйданлы Җарылгач утравы. Калган утрауларның мәйданы 1 км²дан артык түгел.

Кара диңгезгә коючы иң эре елгалар: Дунай, Днепр, Днестр, һәм кечерәкләрдән — Мзымта, Псоу, Бзыбь, Риони, Кодор (Кодори), Ингур (Ингури), Чорох, Кызылырмак, Яшелирмак, Сакарья, Көньяк Буг.

Кара диңгездә иң эре портлары булган шәһәрләр: