Украин теле (укр. українська мова) — көнчыгыш славян телләренең берсе. Сөйләшүчеләр саны 45 млн кеше. Шулардан 37 млн өчен украин теле — туган теле. Белорус һәм рус телләренә якын.

Украин теле
Үзисем:

українська мова

Илләр:

Украина, Россия, Польша, Канада, Казакъстан, Беларус, Румыния, Словакия, Сербия, АКШ, Маҗарстан, Чехия

Күзәтүдә тора:

Украина милли фәннәр академиясе[d], Институт украинского языка НАН Украины[d], Институт языкознания имени А. А. Потебни[d] һәм Commissioner for the Protection of the State Language[d]

Сөйләшүчеләр саны:

~ 43—47 млн[1][2][3],


туган тел — 37 млн[4]
Халәт:

иминлектә[d]

 Классификация
Төркем:

Һинд-аурупа телләре гаиләсе

Балт-славян телләре
Славян телләре
Көнчыгыш славян телләре
украин теле
Язу:

кирилл язуы

Тел кодлары
ГОСТ 7.75–97:

укр 720

ISO 639-1:

uk

ISO 639-2:

ukr

ISO 639-3:

ukr

Украин теле

Күбесенчә Украинада таралган, шулай ук Россиядә, Беларустә, Казакъстанда, Ләхстанда, Словакиядә, Романиядә, Молдовада, Маҗарстанда, Сербиядә, Канадада, АКШта, Австралиядә зур украин җәмгыятьләре бар.

Украин теле Украина байрагы Украинада һәм Кырым Җөмһүриятендә (Россия байрагы Россия Федерациясе)[5] рәсми тел хәләтенә ия.

Украин теленең сүзлеге нигезендә борынгы славяннар лексик фонды тора, Киев Русе һәм соңрактагы чорларында килеп чыккан сүзләр: гарний «матур», «яхшы»; мрія «хыял»; щоденний «көн саен», діяти «эшләү» .

Украин теленең сөйләмнәре өч төркемгә бүленә: көньяк-көнбатыш (шул исәптән Волыния, Галиция, Карпатлар сөйләме), төньяк һәм бүгенге әдәби телнең нигезе — көньяк-көнчыгыш сөйләме.

XVIII гасыр ахырында заманча украин теле формалаша. Украин әдәби теленә нигез салучы — Иван Котляревский булып санала. Тарас Шевченконың иҗаты әдәби телнең кагыйдәләрен үстерүгә зур өлеш кертә.

Язуы кирил әлифбасы нигезендә.

Искәрмәләр

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Шулай ук карагыз

үзгәртү
 
Википедия

Википедиянең
Украин телендә бүлеге бар!
uk:Головна сторінка