Румы́ния яки Дунай татарларының атаганыңча Романя (рум. România)Европаның көньяк-көнчыгышында урнашкан дәүләт. Конституция буенча, ул демократик җөмһүрият. Башкала – Бухарест (Бүкрәш) шәһәре. Татар теле, румын вә маҗар телендән соң төрек теле белән көп сөйлешкен телләрдән бере.

Румыния
Илтамга
Башкала Бүкрәш
Халык саны 19 053 815 (2022, ҖанисәпEdit this on Wikidata
Нигезләнгән 24 гыйнвар 1859 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+02:00
Рәсми тел румын теле
География
Мәйдан 238,397 км²
Координатлар 46°N 25°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Дәүләт башлыгы Клаус Йоһаннис
Хөкүмәт башлыгы Сорин Гриндәну, Михай Тудосе, Виорика Дэнчилэ
Карта
Икътисад
ТЭП 285 405 миллион US$ (2021), 301 262 миллион US$ (2022) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге Румыния лее
Эшсезлек дәрәҗәсе 7% (2014)[1]
Туу күрсәткече 1.41 (2014)[2]
КПҮИ 0.821 (2021)[3]
Яшәү озынлыгы 75.0122 ел (2015, 2016)[4]
Джини коэффициенты 34.8 (2019)[5]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы уң[6]
Челтәр көчәнеше 230 вольт
Телефон коды +40
ISO 3166-1 коды RO
ХОК коды ROU
Интернет домены .ro

Европа берлегенә керә.

География үзгәртү

Румыния территориясенең күп өлешен таулар һәм калкулыклар алып тора. Төп тау тезмәсе — Карпат таулары (иң биек ноктасы — Молдовяну тавы, 2544 м). Карпат тауларында җир тетрәүләр була. Трансильвания платосы һәм Көнбатыш Румыния таулары да Карпат тезмәсенә карыйлар. Көньякта Түбән Дунай тигезлеге һәм көнбатышта Урта Дунай тигезлеге урнашкан. Румыния территориясендә Кара диңгез яр буеның озынлыгы 245 км. Күстәнҗәдән төньяктарак ярлары күбесенчә тәбәнәк, аерым урыннарда сазланган, култыклар һәм ва лиманнар белән ергаланган, утраулар күп.

Файдалы казылмалардан нефть һәм газ, ташкүмер, тимер, полиметалл, бакыр һәм алтын мәгъдәннәре, боксит, таш тоз чыганаклары табылган.

Климат уртача континеталь.

Иң зур елга — Дунай. Аның төп кушылдыклары: Прут, Сирет, Олт, Яломица.

Түбәнлекләрдә, нигездә, уңдырышлы каратуфрак, биеклекләрдә көрән һәм соры урман, тауларда, нигездә, тау-болын туфраклары таралган. Елга тугайларында болыннар, камышлыклар, урманнар бар. Трансильвания платосы, Молдавия калкулыгы, Добруҗаның иң биек урыннарында һәм Карпат тау алдында (400—700 м биеклеккәчә) катнаш имәнлекләр бар. Карпат тауларында (800—1200 м биеклеккәчә) буклар, биегрәк (1500—1800 метргача) ылыслы агачлар үсә. Тауларның иң биек өлешләрен субальп вә альп болыннары алып тора.

Урманнарда бүре, төлке, барс, бурсык, куян, йоклач, кошлардан чырайсыз ябалак, тукран, кәккүк һәм башкалар яши. Тау кәҗәсе, дуңгыз, аю, болан, далаларда байбак, йомран, дала тычканы очрый.

Халык үзгәртү

Эре шәһәрләр үзгәртү

Урын Шәһәр исеме Румын исеме Жудец Халык саны (2011)
1 Бухарест Bucharest Bucharest 1 883 425
2 Клуж-Напока Cluj-Napoca Cluj 324 576
3 Тимишоара Timișoara Timiș 319 279
4 Яшь Iași Iași 290 422
5 Күстәнҗә Constanța Constanța 283 872
6 Крайова Craiova Dolj 269 506
7 Брашов Brașov Brașov 253 200
8 Галац Galați Galați 249 342
9 Плоешти Ploiești Prahova 209 945
10 Орадя Oradea Bihor 196 367
11 Брэила (Ибраил) Brăila Brăila 180 302
12 Арад Arad Arad 159 704
13 Питешти Pitești Argeș 155 383
14 Сибиу Sibiu Sibiu 147 245
15 Бакэу Bacău Bacău 144 307
16 Тыргу-Муреш Târgu Mureș Mureș 134 290
17 Бая-Маре Baia Mare Maramureș 123 738
18 Бузэу Buzău Buzău 115 494
19 Ботошани Botoșani Botoșani 106 847
20 Сату-Маре Satu Mare Satu Mare 102 441

Дәүләт төзелеше үзгәртү

Румыния — җөмһүрият. Гамәлдәге Конституциясе 1991 елның 8 декабрендә гомумхалык референдумында халык тарафыннан хупланган. Дәүләт башлыгы — президент. Ул халык тарфыннан гомуми, тигез һәм турыдан-туры сайлау нигезендә яшерен тавыш бирү юлы белән 4 елга сайлана һәм 2 мөддәттән артык сайлана алмый. Канун чыгаручы хакимиятне икепулатлы парламет, башкарма хакимиятне хөкүмәт гамәлгә ашыра.

Дәүләт һимны үзгәртү

Deşteaptă-te, române!

Deşteaptă-te, române,
din somnul cel de moarte,
În care te-adînciră
barbarii de tirani,
barbarii de tirani!
Acum ori niciodată
croieşte-ţi altă soartă,
La care să se-nchine
şi cruzii tăi dusmani,
şi cruzii tăi duşmani!
Acum ori niciodată
croieşte-ţi altă soartă,
La care să se-nchine
şi cruzii tăi dusmani,
şi cruzii tăi duşmani!

Уян, румын
(беренче куплеты)
Уян, румын, уян инде
гомерлек бу йокыңнан,
Коллык богавы салган
сиңа кыргый тиран,
богау салган тиран!
Бүген булмаса – кайчан
үзгәртерсең язмышыңны?
Хөрмәт итсен сине дөнья,
калтырансын дошман,
калтырансын дошман!
Бүген булмаса – кайчан
үзгәртерсең язмышыңны?
Хөрмәт итсен сине дөнья,
калтырансын дошман,
калтырансын дошман!

Һимнның тарихы

1848 елның революцион-патриотик җыры «Deşteaptǎ-te române!» (“Уян, румын!”) 1990 елда гына илнең рәсми һимны буларак расланган. Аның 11 куплеттан торган текстын шагыйрь Андрей Мурешану (Andrei Mureşanu (1816-1863), музыкасын халык иҗаты белгече Антон Панн (Anton Pann (1796-1854) 1830 нчы елларда ук язган булган. Бу ике иҗат кешесе ул вакытта бер-берсе белән таныш булмаган әле һәм үз әсәрләрен, бер-берсенең иҗат җимешеннән хәбәрдар булмаган килеш тудырган. Көй белән шигырьне 1848 елдагы революция вакытында бөтенләй башка кеше – җырчы Георге Ученеску (Gheorghe Ucenescu (1830-1896) “бергә тоташтырган”.

Хәзерге заманда Мурешану шигыренең 4 куплеты гына кулланыла. “Румын Марсельезасы” Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң коммунистлар тарафыннан тыелган иде. Хәзер ул ил гимны буларак кына түгел, җырчыларның патриотик репертуарында аерылгысыз бер өлеш итеп тә кулланыла.

Дин үзгәртү

Румыниядә рәсми дин юк, халыкның күпчелеге — православ христианнар.

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  2. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  3. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  4. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  5. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  6. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.