Үзбәкстан (үзб. O'zbekiston, Ўзбекистон) — Үзәк Азиянең урта өлешендә урнашкан дәүләт.

Үзбәкстан
Байрак
Илтамга
Башкала Ташкәнт
Халык саны 34 915 100 (2021) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 1991 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+05:00
Рәсми тел үзбәк теле
География
Мәйдан 448,978 км²
Координатлар 41°N 66°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Канун чыгару органы Олий Мәҗлес
Дәүләт башлыгы исеме Үзбәкстан Республикасы Президенты
Дәүләт башлыгы Шәүкәт Мирзияев
Хөкүмәт башлыгы Абдулла Арипов
Карта
Икътисад
ТЭП 69 239 миллион US$ (2021) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге Үзбәкстан сумы
Эшсезлек дәрәҗәсе 11% (2014)[1]
Туу күрсәткече 2.2 (2014)[2]
КПҮИ 0.727 (2021)[3]
Яшәү озынлыгы 71.314 ел (2016)[4]
Джини коэффициенты 35.3 (2003)[5]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы уң[6]
Челтәр көчәнеше 220 вольт
Телефон коды +998
ISO 3166-1 коды UZ
ХОК коды UZB
Интернет домены .uz

География үзгәртү

Үзбәкстән көнчыгышта Кыргызстан, төньяк-көнчыгышта, төньякта һәм төньяк-көнбатышта — Казакъстан, көньякта һәм көньяк-көнбатышта — Төрекмәнстан, көньякта — Әфганстан һәм көньяк-көнчыгышта Таҗикстан дәүләтләре белән чиктәш. Чикләр озынлыгы — 6621 км, мәйданы 447 400 км² тәшкил итә.

Илнең ⅔ өлешен далалар, чүлләр һәм таулар тәшкил итә.

Иң биек ноктасы — 4643 м (Гиссар тау тезмәсе), иң түбән ноктасы — Мынбулак иңкүлеге (Кызылком чүле, −12,8 м).

Кырый ноктлалар үзгәртү

Климат үзгәртү

Климат — кискен континенталь; Урта температуралар: гыйнвар — +4 °C…−8 °C, июль — +22 °C…+32 °C. Уртача еллык явым-төшемнәр саны: 90–580 мм (тигезле районнарында), 460–910 мм (таулы районнарында).

Халык үзгәртү

Халык саны — 29 559 100 кеше (2012 елның 1 гыйнвары)

Милли состав үзгәртү

Үзбәкләр — 80 %, руслар — 5 %, таҗиклар — 4,5 %, казакълар — 2,5 %[7].

Шәһәрләр үзгәртү

Илдə 120 дəн артык шəһəр, 115 шəһəрле авыллар бар.

Иң зур шәһәрләр:

Шәһәрләрдә илнең 41 % халкы яши.

Дин үзгәртү

Үзбәкстан Конституциясе дәүләттән диннең аерым булуын, дини оешмаларның закон каршында тигезлеген, дин һәм вөҗдан иреген игълан итә. 16 конфессиянең гыйбадәтханәләре теркәлү үткән. Төп дин – Хәнәфи мәзһәбендәге сөнни Ислам. Христианнарправославие дине тарафдарлары, католиклар, баптистлар, лютераннар, адвентистлар. Яһүд дине зур тарихка ия. Йәһвә шаһитлары, кришнаитлар, буддачылар, әрмән апостол чиркәве һ. б. дини агымнар вәкилләре яши.

Административ бүленеш үзгәртү

Илдә 12 өлкә, 156 район, 123 шәһәр, 104 шәһәр тибындагы поселок һәм Каракалпакстан Республикасы бар.

 
Исем Үзбәкчә
исеме
Халык саны
(2011)[8]
мең кеше
Мәйдан,
мең км²[9]
Үзәк
1 Ташкәнт Toshkent
Тошкент
2296,5 0,3
14 Каракалпакстан Җөмһүрияте Qoraqalpog’iston Respublikasi, Қорақалпоғистон Республикаси 1680,9 165,6 Нөкес
2 Әндиҗан өлкәсе Andijon viloyati, Андижон вилояти 2672,3 4,2 Әндиҗан
3 Бохара өлкәсе Buxoro viloyati, Бухоро вилояти 1683,8 39,4 Бохара
5 Җиззәх өлкәсе Jizzah viloyati, Жиззах вилояти 1166,7 20,5 Җиззәх
8 Кашкадәрья өлкәсе Qashqadaryo viloyati, Қашқадарё вилояти 2722,9 28,4 Каршы
7 Нәвайи өлкәсе Navoiy viloyati, Навоий вилояти 873,0 110,8 Нәвайи
6 Наманган өлкәсе Namangan viloyati, Наманган вилояти 2279,5 7,9 Наманган
9 Сәмәрканд өлкәсе Samarqand viloyati, Самарқанд вилояти 3270,8 16,4 Сәмәрканд
11 Сөрхандәрья өлкәсе Surxondaryo viloyati, Сурхондарё вилояти 2175,1 20,8 Термез
10 Сырдәрья өлкәсе Sirdaryo viloyati, Сирдарё вилояти 727,2 5,1 Гөлстан
12 Ташкәнт өлкәсе Toshkent viloyati, Тошкент вилояти 2644,4 15,3 Ташкәнт
4 Фәрганә өлкәсе Farg’ona viloyati, Фарғона вилояти 3229,2 6,8 Фәрганә
13 Харәзем өлкәсе Xorazm viloyati, Хоразм вилояти 1601,1 6,3 Үргәнеч

Икътисад үзгәртү

Тулаем эчке продуктта авыл хуҗалыгы өлеше 25,9%, сәнәгать өлеше 13,2%, хезмәт күрсәтү тармагы өлеше 60,9 процентны тәшкил итә. Төп экспорт партнөрлары — Кытай (25%), Швейцария (22%), Казакстан (16%), Россия (14%), Төркия (13%), Франция (2,1%), Украина (1,2%). Экспортлана торган таварлар — кыйммәтле металлар (алтын), тикстил (эрләгән җеп, чи мамык, футболкылар, һ.б.), нефть һәм газ, металлар (бакыр, тутыя), азык-төлек, машиналар, химия мәхсулатлары (радиоактив матдәләр, азот ашламалары, һ.б.), җиһазат, һ.б.[10] Төп импорт партнөрлары — Россия (25%), Кытай (21%), Көньяк Корея (16%), Казакстан (8,3%), Алмания (4,9%), Төркия (4,8%), Украина (2,4%), Италия (1,6%), Һиндстан, Җапан (1,3%), Франция, Польша, Литва (1,1%).[11] Имортлана торган таварлар — җиһазат (һава суыргычлар, телефоннар, төзелеш машиналары, җылыту җиһазаты, һ.б.), транспорт чаралары (автомобил өлешләре, йөк автомобилләре, очкычлар, боралаклар, трактырлар), металлар (тимер мәхсулатлары, әлүмин, химия мәхсулатлары (дарулар, кан, һ.б.), минераль мәхсулатлар, пыласмас һәм каучык, агач эшләнмәләре, азык-төлек (он, бодай, чәй, һ.б.), тикстил, кәгазь, һ.б.н.[12]

Үзбәкстанда туган танылган шәхесләр үзгәртү

Татарлар, башкортлар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  2. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  3. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  4. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  5. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  6. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  7. Население Узбекистана
  8. Постоянное среднее число населения за 1991—2011 годы. Узстат. әлеге чыганактан 2012-06-25 архивланды. 2012-06-19 тикшерелгән.
  9. ПРЕДСТАВИТЕЛЬСТВО ТОРГОВО-ПРОМЫШЛЕННОЙ ПАЛАТЫ РФ В ЦЕНТРАЛЬНОЙ АЗИИ. әлеге чыганактан 2012-06-25 архивланды. 2012-06-21 тикшерелгән.
  10. http://atlas.media.mit.edu/en/visualize/tree_map/hs92/export/uzb/all/show/2014/
  11. http://atlas.media.mit.edu/en/visualize/tree_map/hs92/import/uzb/show/all/2014/
  12. http://atlas.media.mit.edu/en/visualize/tree_map/hs92/import/uzb/all/show/2014/

Тышкы сылтамалар үзгәртү