Мөхәммәт Җиһангиров
Мөхәммәт Җиһангиров, Мөхәммәт Солтангәрәй улы Җиһангиров, рус. Зиангиров Мухамед Султангирович (Султангараевич) (1923 ел, Үзбәкстан, Яңа юл районы — 1943 елның 30 сентябре, Украина ССР, Днепропетровск өлкәсе, Солонянск районы, Войсковое) — Бөек Ватан сугышында катнашып, һәлак булган Советлар Берлеге Каһарманы (19.03.1944, вафатыннан соң), автоматчы, ефрейтор (1943).
Мөхәммәт Җиһангиров | |
---|---|
Туу датасы | 1923 ел |
Туу урыны | Үзбәкстан |
Үлем датасы | 30 сентябрь 1943 |
Үлем урыны | Украина |
Иялек | РСФСР→ ССРБ |
Гаскәр төре | пехота |
Дәрәҗә | ефрейтор[d] |
Бүләкләр һәм премияләр |
Тәрҗемәи хәле үзгәртү
1923 елда хәзерге Үзбәкстанның Ташкәнт өлкәсе Яңа юл районында крестьян гаиләсендә туган. Милләте — татар. Башлангыч мәктәпне тәмамлаган. Күмәк хуҗалыкта эшләгән. 1941 елның декабреннән Кызыл гаскәрдә хәрби хезмәттә.
Бөек Ватан сугышы үзгәртү
1942 елның июленнән хәрәкәттәге армиядә: Воронеж (1942), Көньяк-Көнбатыш (1942-1943) фронтлары составында сугышларда катнаша. 1943 ел башында Данбасны азат итүдә катнаша. Көньяк-Көнбатыш фронт, 6нчы армия, 198нче аерым укчы тоткарлаучы отряд автоматчысы булып хезмәт итә.
Днепрны кичкән вакытта каһарманлык күрсәтә. 1943 елның 26 сентябрендә Украина ССР Днепропетровск өлкәсе Солонянск районы Войсковое авылы тирәсендә Днепрны беренче десант төркеме белән бергә кичә. Каршы ярда плацдарм яулап алынгач, берничә мәртәбә разведкага бара һәм әһәмиятле мәгълүматлар алып кайта. Башы яраланса да, сафта кала, дошман контрһөҗүмнәрен кире кайтаруда һәм дошманны эзәрлекләүдә катнаша. 1943 елның 30 сентябрендә һәлак була. Войсковое авылында җирләнә.
1944 елның 19 мартында (вафатыннан соң) Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелә.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү
- Советлар Берлеге Каһарманы (19.03.1944, вафатыннан соң)
- Ленин ордены (19.03.1944, вафатыннан соң)
- 1нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены (11.10.1943)
- «Батырлык өчен» медале
Чыганаклар үзгәртү
- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
- Татарская энциклопедия. В 6 т. Т.2 (Г-Й). Казань, 2005.
Әдәбият үзгәртү
- Джураев Т.Д. Верные сыны Родины. Ташкәнт, 1964.
- Березняк Н.Г. Герои Советского Союза - узбекистанцы. Ташкәнт, 1984.
- Советлар Союзы Геройлары – якташларыбыз. Казан, 1990.
- Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6