Үзбәкстанда ислам

Үзбәкстанда ислам (үзб. Ўзбекистонда ислом, O'zbekistonda islom) — Үзбәкстан территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Үзбәкстан халкының (33 млн 469 мең кеше) 96,50 % ы (26 млн 550 мең кеше) (бөтен дөнья мөселманнарының 1,70 % ы) — Ислам дине тарафдары (2020)[1].

Үзбәкстанда ислам
Дәүләт  Үзбәкстан
 Үзбәкстанда ислам Викиҗыентыкта
Имам әл-Бохари мемориалы. Сәмәркандтан 25 километр ераклыкта Хартанг авылында урнашкан. 1998 елда торгызылган.

Үзбәкстанда мөселманнарның күбесе хәнәфи мәзһәбендәге сөнниләр. Ислам динен үзбәкләрдән (ил халкының 80 % ы) башка, җирле таҗиклар (ил халкының 3,0 % ы), каракалпаклар (2,5 %), татарлар (ил халкының 1,5 % ы), уйгырлар һ. б. тота[2].

Тарих үзгәртү

 
Саманилар дәүләте (819—999)
 
Сәмәркандта Биби-Ханым мәчете. 1399—1405 елларда Аксак Тимер төзеткән
 
Олугбәк мәдрәсәсе

Хәзерге Үзбәкстан территориясенә һәм Урта Азия халыклары арасына ислам VII гасырның соңгы чирегендә Гарәп яулары вакытында үтеп кергән. Башта ислам Төркестанның көньяк өлешләрендә таралыш ала, аннары акрынлап төньякка тарала. Ислам дине белән төбәктә җирле халык тарафыннан кулланылган Исламга кадәрге инанулар (аерым алганда, зороастризм) арасында көрәш бара.

Яңа дин төбәк белән фарсы Саманилар(ингл.) династиясе (IX—X гасыр) идарә иткәндә ныгый. Бу чорда төрки халыкларның шактый өлеше ислам динен кабул иткән.

810—870 елларда яшәгән галим Имам әл-Бохари «Әл-Җамиг әс-сәхих» исемле хәдисләр җыентыгын төзегән.

824—890 елларда яшәгән Имам әт-Тирмизи Ислам юриспруденциясенә нигез салучыларның берсе була.

Монгол яулары чорында Урта Азиягә килгән монгол хакимнәре үзләре дә исламга күчә, Чагатай олысының яулап алынган халыклары белән бер диндә була.

Әмир Аксак Тимер (1336—1418) идарә иткәндә Исламның көчәюе күзәтелә. Аның биләмәләрендә күп кенә дини биналар, шул исәптән Сәмәркандта Биби-Ханым мәчете(ингл.) (1399—1405 елларда) төзелгән. Суфилар башлыгы әдип Әхмәд Ясәви кабере өстенә зур корылма (мавзолей) төзетә башлаган. Анда зиярәт кылуны мөселманнар ярым хаҗга бару белән тиңләгәннәр.

14171420 елларда Тимериләр дәүләте хакиме һәм галим-астроном Мирза Олугбәк Сәмәркандта Олугбәк мәдрәсәсе салдыра. Әлеге мәдрәсәне һәм Олугбәк обсерваториясен[3] төзү Сәмәркандны урта гасырларның фән үзәге буларак таныта. Мәдрәсә XV гасырның иң яхшы ислам дәрелфөнүне булып исәпләнгән. Математика, геометрия, мантыйк, табигать фәннәре төпле укытылган. Мирза Олугбәк үзе дә мәдрәсәдә укыткан. Данлыклы шәкертләр арасында Габдрахман Җәми булуы билгеле.

XVII гасыр башында Ширдар һәм Тыйлля-Кяри мәдрәсәләре салына[4].

Совет чоры үзгәртү

1943 елда, Бөек Ватан сугышы чорында, сугышчан алласызлык сәясәте дини түземлек сәясәтенә алмашынган вакытта, ССРБның биш республикасы (Казакъстан ССР, Кыргызстан ССР, Таҗикстан ССР, Төрекмәнстан ССР, Үзбәкстан ССР) мөселманнарын берләштерүче, үзәге Ташкентта булган Урта Азия һәм Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәте (үзб. Ўрта Осиё ва Қозоғистон мусулмонлари диний бошқармаси, каз. Орта Азия және Қазақстан мұсылмандарының діни басқармасы, рус. САДУМ) оештырылган. Биш республиканың мөфтие итеп Ишан Бабахан ибн Абделмәҗидхан(ингл.) сайланган. Аның тырышлыгы белән 1945 елда Бохарадагы Мир-и-Гарәп мәдрәсәсен(рус.) яңадан ачарга рөхсәт алынган һәм, зур өзеклектән соң, ССРБ ватандашларына беренче мәртәбә хаҗга бару оештырылган.

1971 елда Ташкентта совет илендә беренче ислам югары уку йорты — Имам әл-Бохари исемендәге Ислам институты ачыла.

1991 елда САДУМ Үзбәкстан мөселманнары идарәсе (Ўзбекистон мусулмонлари идораси) итеп үзгәртелә, ул Үзбәкстан Министрлар Кабинеты каршындагы Дин эшләре комитеты контролендә тора.

1993 елда мөфти Мөхәммәтсадыйк Мәхәммәтйосыф, кулга алынудан куркып, Согуд Гарәбстанына кача, 1999 елда Ислам Кәримов, хәвефсезлек вәгъдә итеп, аны Үзбәкстанга кайтырга ризалата[5].

Яңа заман үзгәртү

Үзбәкстан бәйсезлек алгач, илдә традицион ислам формасы яңара. Согуд Гарәбстаны һәм Төркиядән илгә ислам миссионерлары килә. Алар күпчелек суфичылык һәм ваһһабичылыкка өнди. 1992 елда Наманган шәһәрендә Согуд Гәрабстанының ислам университетларында белем алган радикаль исламчылар төркеме хөкүмәт бинасын басып ала һәм ил президенты Ислам Кәримовтан Үзбәкстанны Ислам дәүләте итеп игълан итүне һәм бердәнбер хокукый система буларак шәригатьне тануны таләп итә. Боевикларга ил буенча каты һөҗүм ясала, аларның лидерлары Әфганстанга һәм Пакистанга кача. 1992 елның мартында Үзбәкстанда җирле исламчыл оешмалар «законнан тыш» дип табылган. 1992 һәм 1993 елларда Согуд Гарәбстаныннан килгән 50 миссионер илдән куыла. Суфичылык миссионерлары да илдә үз эшчәнлеген туктатырга мәҗбүр ителгән. 1994 елда үткәрелгән җәмәгатьчелек фикерен сораштыру нәтиҗәләре буенча, илдә ислам белән кызыксыну бик тиз арта бара.

1996 елда Ислам дәүләте игълан итүне максат итүче Үзбәкстан ислам хәрәкәте(ингл.) оеша (2002 елдан Төркестан ислам хәрәкәте, ТИХ). Күп кенә илләр, шул исәптән, АКШ (2012), РФ (2003) ТИХ оешмасын «террорчылык оешмасы» итеп таныган[6].

2013 елның июленә Үзбәкстанда 2 037 мәчет эшләп килә, 14 700 үзбәкстанлыга бер ислам гыйбадәтханәсе туры килә.

Үзбәкстан мөселманнары идарәсе рәисе — мөфти Усмонхон Алимов.

Мәчет үзгәртү

Төп мәкалә: Минар мәчете

Минар мәчетеТашкентның җәмигъ мәчете, Үзбәкстанның иң зур мәчетләреннән берсе. Төзелеш эшләре 2013 елда башланган, 2014 елның октябренә Корбан бәйрәме алдыннан тәмамлана. Мәчет дәүләт бюджеты һәм Үзбәкстан мөселманнары идарәсе хисабына төзелгән[7].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү