Үзбәкстан гимны

милли гимн

Үзбәкстан Җөмһүриятенең дәүләт гимны (үзб. Oʻzbekiston Respublikasi davlat madhiyasi / Ўзбекистон Республикаси давлат мадҳияси) — Үзбәкстан дәүләт символларыннан берсе.

Үзбәкстан гимны
Сүзләрнең авторы Абдулла Арипов
Композиторы Мөтәвәккил Борһанов
Дәүләт Үзбәкстан байрагы Үзбәкстан
Билгеләнү вакыты 1992 ел
Хор башкаруында хәзерге заман тексты

Язылу тарихы үзгәртү

Оркестр башкаруында (Үзбәкстан ССҖ заманындагы язма)

 
Үзбәкстан дәүләт байрагы
 
Үзбәкстан дәүләт гербы

Үзбәкстан Җөмһүриятенең дәүләт гимны (үзб. Oʻzbekiston Respublikasi davlat madhiyasi / Ўзбекистон Республикаси давлат мадҳияси) Үзбәкстанның Югары Шурасы тарафыннан 1992 елның 10 декабрендә кабул ителгән. Гимнның икенче атамасы — Серқуёш ҳур улкам (Кояшлы хөр дәүләтем).[1][2][3]

Советлар Берлеге таркалгач, Үзбәкстан (Беларусь һәм Таҗикстан белән беррәттән[4]) союздаш республика чорындагы гимнның көен саклап калды. Бу көйне 1947 елда композитор Мөтәл (Мөтәвәккил) Борһанов (үзб. Муттал Бурҳонов) язган иде.

Иске гимн “Сәлам сиңа, рус халкы, өлкән туганыбыз” дигән сүзләр белән башлана һәм аңарда шул замандагы рәсми идеология сүзлеге тулысынча чагыла иде.[5].

Гимнга яңа сүзләр беркетү өчен бәйге игълан ителде. Ахыр чиктә танылган үзбәк шагыйре Абдулла Арипов (үзб. Абдулла Орипов) тәкъдим иткән текстка өстенлек бирелде. Рус теле Үзбәкстанда рәсми тел булып саналмаса да, 2019 елда үзбәк язучысы Ораз Абдуразаковның әдәби тәрҗемәсе пәйда булды.

Гимн тексты үзгәртү

Үзбәкстанның милли симфоник оркестры гимнның беренче һәм “эталон буларак” башкаручысы дип санала. Радиода, телевизиядә һәм төрле чараларда куллану өчен, 2006 елда гимнның 4 варианты яздырылды, алар шартлы рәвештә “Катгый”, “Гадәти”, “Яшьләр өчен” һәм “Сүзсез” дип атала.

Үзбәк кирилл язуында Үзбәк латин язуында Тәрҗемәсе
1. Серқуёш ҳур улкам, элга бахт, нажот,

Сен ўзинг дўстларга йўлдош, меҳрибон,

Меҳрибон!

Яшнагай то абад илму фан, ижод,

Шуҳратинг порласин токи бор жаҳон!

Хор:

Олтин бу водийлар — жон Ўзбекистон,

Аждодлар мардона руҳи сенга ёр!

Улуғ халқ қудрати жўш урган замон,

Оламни маҳлиё айлаган диёр!

2. Бағри кенг ўзбекнинг ўчмас иймони,

Эркин, ёш авлодлар сенга зўр қанот,

Зўр қанот!

Истиқлол машъали, тинчлик посбони,

Ҳақсевар, она юрт, мангу бўл обод!

Хор:

Олтин бу водийлар — жон Ўзбекистон,

Аждодлар мардона руҳи сенга ёр!

Улуғ халқ қудрати жўш урган замон,

Оламни маҳлиё айлаган диёр!

1. Serquyosh, hur oʻlkam, elga baxt, najot,

Sen oʻzing doʻstlarga yoʻldosh, mehribon,

Mehribon!

Yashnagay to abad ilmu fan, ijod,

Shuhrating porlasin toki bor jahon!

Xor:

Oltin bu vodiylar — jon Oʻzbekiston,

Ajdodlar mardona ruhi senga yor!

Ulugʻ xalq qudrati joʻsh urgan zamon,

Olamni mahliyo aylagan diyor!

2. Bagʻri keng oʻzbekning oʻchmas iymoni,

Erkin, yosh avlodlar senga zoʻr qanot,

Zoʻr qanot!

Istiqlol mashʼali, tinchlik posboni,

Haqsevar, ona yurt, mangu boʻl obod!

Xor:

Oltin bu vodiylar — jon Oʻzbekiston,

Ajdodlar mardona ruhi senga yor!

Ulugʻ xalq qudrati joʻsh urgan zamon,

Olamni mahliyo aylagan diyor!

1. Кояшлы хөр илем, сиңа бәхет, нәҗат,

Син үзең дусларга юлдаш, миһербан,

Миһербан!

Гөрләп үссен мәңге гыйлем, фән, иҗат,

Шөһрәтең нурлансын, яктырсын җиһан!

Кушымтасы:

Алтын бу үзәннәр — җан Үзбәкстан,

Мирасың, рухың — бабалар мәрданы!

Бөеклек кодрәте ирешкән заман,

Бар галәм соклангыч сиңа, Ватаным!

2. Ихласлы үзбәкнең үлемсез иманы,

Ирекле яшь буын — сиңа зур канат,

Зур канат!

Бәйсезлек мәшгале саклар дөньяны,

Намуслы ана йорт, мәңге бул, чәчәк ат!

Кушымтасы:

Алтын бу үзәннәр — җан Үзбәкстан,

Мирасың, рухың — бабалар мәрданы!

Бөеклек кодрәте ирешкән заман,

Бар галәмне сокландыргыч Ватаным!

Гимнның үзбәк-татар сүзлекчәсе үзгәртү

серқуёш — кояшлы; ҳур — хөр; улка — ил, дәүләт; эл — ил, ил-көн; бахт — бәхет; нажот — нәҗат, котылу; сен ўзинг — син үзең; дўстлар — дуслар; йўлдош — юлдаш; меҳрибон — миһербан; яшнагай — яшәрә бар, чәчәк ат; то абад (гарәп алынмасы) — мәңгегә, мәңгелеккә; илм — гыйлем; фан — фән; ижод — иҗат; шуҳратинг — шөһрәтең; порласин токи — яктыртсын, нурласын; бор — бар, барча, барысы; жаҳон — җиһан; олтин — алтын; бу — бу; водийлар (гарәп алынмасы) — үзәннәр; жон — җан; Ўзбекистон — Үзбәкстан; аждодлар — ата-баба; мардон — мәрданәлек, ир-егетлек; руҳ — рух; сенга — сиңа; ёр — яр, тиңдәш; улуғ — олуг, бөек; халқ қудрати — халык кодрәте; жўш урган — туры килгән, юш килгән; замон — заман; оламни — галәмне; маҳлиё айлаган — сокландырган; диёр — төбәк, ил, ватан; эркин — иркен; ёш — яшь; авлодлар — буыннар; зўр — зур; қанот — канат; истиқлол — истикълал, бәйсезлек; машъали — мәшгале, факелы; тинчлик — тынычлык; посбони — сакчысы; ҳақсевар — хаклыкны, дөреслекне ярата торган; она юрт — Ил-Ана, ана йорт; мангу — мәңге; обод бўл — имин бул.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү