Нәүрүз (фар. نوروزяңа көн[1], tat.lat. Näwrüz(үле сылтама)) — шәмси тәкъвим буенча Яңа елның башы (Фарвардин аеның беренче көне), Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме[2].

Нәүрүз
نوروز
Нәүрүз نوروز

Шәмси тәкъвим буенча яз башы һәм яңа ел килү бәйрәме
Кабул ителү урыны Азәрбайҗан, Албания, Әфганстан, Босния һәм Герцеговина, Һиндстан, Иран, Казакъстан, Кыргызстан, Пакистан, Таҗикстан, Татарстан, Төркия, Үзбәкстан һ.б.
Сыйфат Халыкара
Әһәмият Яңа ел башы
Дата 19, 20, 21 йә 22 март (язгы көн-төн тигезлеге)
Бәйрәм ителү Хафт син (هفت سین), Наурыз коже һ.б.

Кояш тәкъвиме буенча яшәгән борынгы иранлы һәм төрки халыкларының ышануларына бәйле чара, язгы көн-төн тигезлеге чорына (19, 20, 21 йә 22 мартка) туры килә.

2009 елда ЮНЕСКО тарафыннан Бөтендөнья матди булмаган мәдәни мирас исемлегенә кертелә, 2010 елгы БМО Генераль Ассамблеясе карары нигезендә рәсми халыкара бәйрәм статусын ала.

Яңа чор башлану бәйрәменең Фарвардин аеның беренче көнендә рәсми котланылуның Ахәменид дәүләте чорында (б.э.к. VI-IV гасырлар) абашланганы Шаһнамә поэмасыннан билгеле, тик Нәүрүз сүзе язма чыганакларда яңа эраның II гасырыннан башлап кына очрый.[3] Исламның таралуына карамастан, халык үз мәдәни мирасына хөрмәт йөзеннән бәйрәм итүне дәвам итә.

Бу бәйрәмнең анимизм элементлары барлыгы мәгълүм. Нәүрүз көнендә борынгы иран халыклары үзләренең борынгы бабалар рухларына табынганнар иде. Соңрак бу гадәт Борынгы Иранның рәсми дине булган зәрдөштлек тарафыннан үз ителә. Зөрдештләрнең төп җиде бәйрәмнәренең берсе

  совпадал с концом зимы и преддверием весны и переходил в праздник поминания душ предков (Новруз). Он приходился на ночь накануне весеннего равноденствия[4].  

Күк-Ата, Җир-Ана һәм политеист тәңречелек пантеонына кергән башка мифик затларга ышанган болгарлар һәм башка төрки кабиләләрнең мәҗүси мәдәниятләренә борынгы иранлыларның тәэсирләре астында керә дип уйланыла.[5] Төрки тәкъвим буенча Нәүрүз (Яңа ел) бәйрәменнән соң Яңарыш ае башлана.

Шулай ук бәһаиләрдә котланыла.

Татарларда Нәүрүз

үзгәртү

Нәүрүз бәйрәмен татарлар да каршылый. Яңа елны март аенда башлап җибәрүнең татарлар яшәгән Урта Идел буенда булганлыгы мәгълүм. Ул чорда Нәүрүз көннәрендә (ул берәр атнага — 10 көнгә сузылган) йорттан-йортка кереп «нәүрүз әйтеп» йөрү гадәте булган. Моны укучы балалар, шәкертләр башкарган. Нәүрүз такмагын укып, яки яттан әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр.

  Гадәт буенча, Нәүрүз көнне иртә таңнан яшьләр урамга чыкканнар. Егетләр арасында бәйрәмнең башлыгы Алпамша билгеләнгән. Алпамша булган кеше: «Әнә карга очып килә, Нәүрүзне бәйрәм итәргә куша!» – дип кычкырып җибәргән. Бу бәйрәмдә милли уеннар, спорт ярышлары, атлар чабышы үткәрелгән. Нәүрүзгә кадәр кешеләр бер-берсенә булган үпкәләрен гафу иткән, дуслашу билгесе итеп, бүләкләр бирешкәннәр. Ә яшьләр кызыклы такмаклар әйтешкән. Нәүрүз бәйрәмен шулай ук «Карга туе» дип йөрткәннәр һәм бу көнне «карга боткасы» пешергәннәр. Элек кешеләр табигатьнең уянуын каргалар килү белән бәйләгән, җылы, матур көннәрне нәкъ менә шул кошлар алып килә дип уйлаганнар. Шуңа күрә карга изге кош булып саналган. Иген чәчәр алдыннан бабаларыбыз, бәйрәм ясап, күңелләрен күтәргән. Иртәннән балалар җыелышып, өйдән өйгә йөреп, ботка пешерер өчен он, ярма, йомырка, май, җимешләр җыйганнар. Аларны бер кеше дә буш кул белән чыгармый. Балалар өй янына киләләр дә, җырлап, такмаклар әйтеп әлеге өйгә, аның хуҗаларына изге теләкләр телиләр. Шулай итеп, бөтен йортка кереп чыгалар һәм җыйган әйберләрен өлкәннәргә кайтарып бирәләр. Өлкәннәр болынга чыгып ботка пешерә, ә яшьләр, балалар шунда җырлыйлар, бииләр, такмак әйтәләр, төрле кызыклы уеннар уйныйлар. Бу бәйрәмдә кешеләр ял вакытларын бик күңелле үткәрә. Соңыннан бергәләшеп ботка ашыйлар, бер-берләренә теләкләр телиләр: дөньялар имин булсын, сугышлар булмасын, яңгырлар яусын, игеннәр уңсын, балалар акыллы, тәүфыйклы, миһербанлы булсыннар. Бүгенге көндә Нәүрүз бәйрәменә багышланган «Нәүрүзбикә», «Нәүрүз гүзәле» бәйгеләрен үткәрү таралды. Ул бәйгеләрдә татар кызлары бөтен яклап үзләренең осталыгын күрсәтә. Анда алар татар халык җырларын башкаруда, милли бию осталыгында, татар халык ашларын әзерләүдә ярыша. Егетләр арасында канат тартышу, уктан ату һәм башка ярышлар үткәрелә. Татар халкында гадәттә Нәүрүзне өч көннән алып 13 көнгә хәтле билгеләп үткәннәр. Бәйрәм вакытында зур учак ягу, аның аша сикерү, әйләнү булган, кешеләр бер-берсенә бәхет, муллык теләгән.[6]
 

Әстерхан татарлары элек-электән (юлиан тәкъвиме буенча) бу бәйрәмне Әмил исеме астында 14 март көнне билгели иде.

Галерея

үзгәртү

Шулай ук карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Нәү — яңа, яшь; руз — көн, көндез. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 464, 482.
  2. Нәүруз — иранлыларның иске календаре буенча ел башы көне, яңа ел бәйрәме (төн белән көннең язгы тигезлек көне 21 март көненә туры килә). — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. – Б. 461.
  3. Novrouz in the Course of History, archived from the original on 2007-03-21, retrieved 2016-03-21 
  4. (Дорошенко. Е. А. «Зороастрийцы в Иране». М., «Наука», 1982., стр. 69]
  5. Протобулгары причерноморья
  6. Н. Нәбиуллин. Хуш киләсең, Яңа ел!, «Безнең гәҗит», 2015-11.

Сылтамалар

үзгәртү