Босния һәм Герцеговина

Бо́сния һәм Герцегови́на (Босна һәм Һерцеговина, Бүснә-Һәрсәк,[8] босн. һәм хорв. Bosna i Hercegovina, BiH, серб. Босна и Херцеговина, БиХ) – Балкан ярымутравының үзәгендә урнашкан дәүләт.

Босния һәм Герцеговина
Байрак
Илтамга
Шигарь The heart shaped land Edit this on Wikidata
Башкала Сараево
Халык саны 3 816 459 (2022) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 1 март 1992 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы Үзәк Аурупа вакыты, UTC+01:00, UTC+02:00
Рәсми тел бошнак теле, хорват теле, серб теле
География
Мәйдан 51,197 км²
Координатлар 44°N 18°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Канун чыгару органы Босния һәм Герцеговина. Парламент ассамблеясы
Дәүләт башлыгы исеме Бүснә-Һәрсәк Президиумы
Дәүләт башлыгы Бәкер Гыйззәтбәкович
Карта
Crefydd/Enwad Ислам, Яһүд дине, Pravoslawlıq, Католицизм Edit this on Wikidata
Икътисад
ТЭП 23 650 миллион US$ (2021), 24 528 миллион US$ (2022) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге конвертламалы марка
Эшсезлек дәрәҗәсе 28% (2014)[1]
Туу күрсәткече 1.263 (2014)[2]
КПҮИ 0.780 (2021)[3]
Яшәү озынлыгы 76.911 ел (2016)[4]
Пинсә яше 65 яшь
Джини коэффициенты 33 (2011)[5]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы уң[6]
Челтәр көчәнеше 230 вольт[7]
Телефон коды +387
ISO 3166-1 коды BA
ХОК коды BIH
Интернет домены .ba

Тарих үзгәртү

Халык саны — 3,53 млн кеше (2013). Территориясе: 51 200 км². Төньяктан, көнбатыштан һәм көньяктан Хорватия белән, көнчыгыштан Сербия белән көньяк-көнчыгыштан Каратау белән чикләнгән. Көньяк-көнбатышта Әдрән диңгезенә чыгыш бар. Дәүләт телләре босна теле, хорват теле һәм серб теле. Башкаласы — Сараево.

Идарә итү формасы — парламент җөмһүрияте. 1992 елдан БМО әгъзасы. 2016 елның февраль аенда Европа берлегенә керү гаризасын җибәрә.

Төп тышкы икътисади хезмәттәшләр - Европа берлеге дәүләтләре. Акча берәмлеге — алмаштырыла торган (конвертацияләнә торган) марка.

Босний дәүләте X—XI гасырларда барлыкка килә. Беренче патшалар католиклар булганнар. 1463 елда Госман дәүләте Боснияне яулап ала. Халыкның шактый зур өлеше Исламны кабул итә.

Дин үзгәртү

2013 елда мөселманнар ил халкының 50.7 % ын, православныйлар 30.75 % ын, католиклар 15.19 % ын, башка диннәр тарафдарлары 1.15 % ын, атеистлар 0.79 % ын тәшкил иткән[9].

Исемнең этимологиясе үзгәртү

 
Босна елгасы

Босния хакында беренче яхшы сакланган искәртмә «Империя белән идарә итү» исемле хезмәттә ясалган[10] (948 һәм 952 еллар арасында Константин VII тарафыннан язылган сәяси-географик белешмәлек). Анда «кечкенә җир» (юнан телендә χωρίον) "Босона" (Βοσώνα) дип атала. Бу исем гидроним (Босна елгасыннан нигез ала). Антон Майер фикеренчә, Босна исеме юнан телендәге «Bass-an-as» тамырыннан килә ала, мәгънәсе «агым су» дигәнне аңлата («bos» яки «bogh»).

Һерцеговина исеме (алман телендәге «duke» сүзеннән («hерцогның җире» булып чыга)[11] Степан Вукчич дигән босния магнатының исеменнән алынган топонимГосман империясе бу җирдә идарә иткән вакытта аны баштан «Һерцоговина сәнҗагы» (төр. Hersek Sancağı) дип атыйлар, соңрак «Һерцоговина әйәләте» дип әйтелә. Һәм инде 1850-елларда аны «Босна һәм Һерцеговина» исеме белән таный башлыйлар.

1992 нче елда бәйсезлек игълан итү белән «Босния һәм Һерцеговина җөмһүрияте» исемен ала. Әмма 1995 нче елда Дайтон килешүе һәм аның белән бергә кабл ителгән яңа конституциясе нигезендә исеме рәсми рәвештә «Босния һәм Һерцеговина»га үзгәртелә. 

География үзгәртү

осна көнбатыш Балканнарда урнашкан. Төньякта һәм көнбатышта Хорватия белән (932 км), көнчыгышта Сербия белән (302 км) һәм көньяк-көнчыгышта Каратау белән (225 км) чикләшә. 20 километрга якын яр юлы бар. Ул Неум шәһәрен чолгап ала.[12]

 
Неум шәһәреннән Әдрән диңгезенә күренеш, жәй 2010

Илнең исеме ике төбәктән нигез ала - Босна һәм Һерцоговина. Алар арасындагы чик бик төгәл түгел. Территориянең биштән дүртен төньяктагы Босна төбәге алып тора. Калган көньяк җирләрдә Һерцеговина урнашкан.

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  2. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  3. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  4. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  5. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  6. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  7. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  8. https://matbugat.ru/news/?id=9220
  9. Preliminarni rezultati popisa stanovništva, domaćinstava i stanova u Bosni i Hercegovini 2013 (PDF), archived from the original (PDF) on 2018-11-23, retrieved 2020-02-29 
  10. Constantine VII Porphyrogenitus (1993). De Administrando Imperio (Moravcsik, Gyula ed.). Washington D.C.: Dumbarton Oaks Center for Byzantine Studies. pp. 153–155
  11. Malcolm, Noel (2002). Bosnia: A Short History. Pan Books. ISBN 978-0-330-41244-5
  12.  Field Listing – Coastline 2017 елның 16 июль көнендә архивланган.The World Factbook, 22 August 2006