Маҗарстан (маҗар. Magyarország) – Үзәк Аурупада урнашкан дәүләт. Австрия, Словакия, Украина, Румыния, Сербия, Хорватия һәм Словения белән чиктәш.

Маҗарстан
Илтамга
Шигарь Think Hungary more than expected Edit this on Wikidata
Башкала Будапешт
Халык саны 9 603 634 (1 октябрь 2022, Җанисәп, самое точное значение), 9 599 744 (2023, демографик баланс, самое последнее значение) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән декабрь 1000 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+01:00
Рәсми тел маҗар теле
География
Мәйдан 93,011.40 км²
Координатлар 47°N 19°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Дәүләт башлыгы Каталин Новак
Карта
Икътисад
ТЭП 181 848 миллион US$ (2021) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге Маҗарстан форинты
Инфеләсә 5.1% (2021)
Эшсезлек дәрәҗәсе 8% (2014)[1]
Туу күрсәткече 1.35 (2014)[2]
КПҮИ 0.846 (2021)[3]
Яшәү озынлыгы 75.56829 ел (2015, 2016)[4]
Пинсә яше 62.5 яшь
Джини коэффициенты 30.0 (2019)[5]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы уң[6]
Челтәр көчәнеше 230 вольт
Телефон коды +36
ISO 3166-1 коды HU
ХОК коды HUN
Интернет домены .hu


Этимологиясе үзгәртү

Русча венгр -Польшадан алынма: пол. węgier «венгр», (бор.-рус. ѹгринъ, укр. у́горець, сербск.-бор. слав. ѫгринъ, ѫгре

, серб. у̀гар, у̀гра, у̀грин, болг. унгарци, словен. vogǝr, vogrin, чех. uher, словак. uhor, пол. węgier, węgrzyn, литв. veñgras)[13].

Европа телләрендә лат. Ungari, Ungri, грек. Οὑγγρικός, Οὖγγροι, фр. hongrois, алман. Ungar(n), ингл. Hungarian(s), швед. ungrare. Әлеге экзоэтноним барысы да боронго болгардан килеп чыккан: on ogur - «ун өлеш (мөгезләр)». Башлангыч h- "Һуннар» тәэсире белән таркаладыр, мөгаен. Урта гасырларда Маҗарстанны Һуннар Патшалыгы дип озак атадылар, бу исем «Нибелунглар турында җыр» романда телгә алына.

Төрки телләрдә Маҗарстан исеме илнең төп халкының үз аталышынан маҗарлар (мадьяры) алынган.

География үзгәртү

Дәүләт территориясе нигездә тигезлекләдән гыйбарәт. Дунай елгасының уң яры 150—200 м биеклектәге Дунантул тигезлеге һәм Урта Маҗар тауларының массивларыннан гыйбарәт. Дәүләтнең төньяк-көнбатышында Кече Урта Дунай түбәнлегенең көньяк өлеше (Кишалфөлд), төньяк-көнчыгышында Карпат тауларының итәкләре (иң биек ноктасы — Матра массивындагы Кекеш тавы, 1015 м), көнбатышта Альп тауларының итәкләре (500—800 м) урнашкан.

Файдалы казылмалар: боксит, күмер, нефть, табигый газ, уран, марганис, тимер мәгъдәннәре.

Климат— уртача континенталь. Уртача температура -2…-4°С (гыйнвар), +20…+22,5°С (июль). Еллык явымнар саны 450—900 мм. Көнбатышта корылыклар була. Явымнарның күбесе җәй башында һәм көздә ява.

Тауларда һәм үрле урыннарда соры урман һәм кәсле-карбонатлы туфраклар, Тиса һәм Дунай үзәннәрендә аллювиаль туфраклар. Алфөлддә уңдыршсыз тозлы туфраклар очрыйлар. Маҗарстан территориясенең якынча 20% урманнар белән капланган. Урманнар нигездә тауларда сакланып калганнар.

Хайваннардан куян, дала тычканы, йомран, төлке, керпе, кошлардан тургай. миләш чыпчыгы, тукран, ябалак бар. камышлыкларда су кошлары очрыйлар.

Тарих үзгәртү

23 октября — 9 ноября

Халык үзгәртү

Эре шәһәрләр үзгәртү

Шәһәр Маҗар исеме Медье Халык саны (2011)
Будапешт Budapest Будапешт 1 729 040
Дебрецен Debrecen Һайду-Биһар 211 320
Мишкольц Miskolc Боршод-Абауй-Земплен 167 754
Сегед Szeged Чонград 168 048
Печ Pécs Баранья 156 049
Дьёр Győr Дьёр-Мошон-Шопрон 129 527
Ньиредьхаза Nyíregyháza Сабольч-Сатмар-Берег 119 746
Кечкемет Kecskemét Бач-Кишкун 111 411
Секешфеһервар Székesfehérvár Фейер 100 570
Сомбатһей Szombathely Ваш 78 884
Сольнок Szolnok Яс-Надькун-Сольнок 72 953
Татабанья Tatabánya Комаром-Эстергом 67 753
Капошвар Kaposvár Шомодь 66 245
Бекешчаба Békéscsaba Бекеш 62 050
Эрд Érd Пешт 63 631
Веспрем Veszprém Веспрем 61 721
Залаэгерсег Zalaegerszeg Зала 59 499
Шопрон Sopron Дьёр-Мошон-Шопрон 60 548
Эгер Eger Һевеш 56 569
Надьканижа Nagykanizsa Зала 49 026

Административ бүленеш үзгәртү

 

Маҗарстан 19 медьега бүленә:

  1. Баранья
  2. Бач-Кишкун
  3. Бекеш
  4. Боршод-Абауй-Земплен
  5. Ваш
  6. Веспрем
  7. Дьёр-Мошон-Шопрон
  8. Зала
  9. Комаром-Эстергом
  10. Ноград
  1. Пешт
  2. Сабольч-Сатмар-Берег
  3. Тольна
  4. Фейер
  5. Һайду-Биһар
  6. Һевеш
  7. Чонград
  8. Шомодь
  9. Яс-Надькун-Сольнок

Дәүләт корылышы үзгәртү

Маҗарстан — демократик дәүләт. Гамәлдәге Конституцияск 2011 елның18 апрелендә кабул ителгән. Дәүләт башлыгы — президент. Аның вәкаләт мөддәте — 5 ел. Канун чыгаручы органы — парламент — Дәүләт мәҗлесе. Аны халык гомуми тиң һәм яшерен тавыш бирү юлы белән 4 елга сайлый. Башкарма хакимият органы — Министрлар Шурасы, аның башында баш министр тора.

Икътисад үзгәртү

Маҗарстан уртача күләмле зур керемле икътисадка ия.[14] Ул Европа Берлеге икътисаднының бер өлеше булып тора. 1990-елларда, социалистик икътисадтан базар икътисадына күчү кысаларында Маҗарстан икътисады либирәлләштерүне кичергән. Маҗарстан — Халыкара икътисадый хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы әгъзасы (1995 елдан),[15] Бөтендөнья сәүдә оешмасы әгъзасы (1996 елдан)[16], Европа Берлеге әгъзасы (2004 елдан).

Тулаем эчке продуктта авыл хуҗалыгы 7.1%, сәнәгать 29.7%, хезмәт күрсәтү тармагы 63.3%ны тәшкил итә. 2013 елгы мәгълүматларына күрә, Маҗарстан экспорты 93.01 миллиард долларын тәшкил итә[17]; төп партнерлар: Алмания (25.6%), Румыния (6.2%), Словакия (6.1%), Австрия (6.0%), Италия (4.8%), Франция (4.8%), Бөекбритания (4.2%), һәм башкалар.[18] Төп экспорт таварлары — машиналар һәм җиһазлар (53.5%), башка эшләнмәләр (31.2%), ашамлыклар 8.7%, ягулык һәм электр энергиясе (3.9%), чимал (3.4%).

Маҗарстан экспорты 89.51 миллиард долларын тәшкил итә[17]; төп партнелар: Алмания (25.1%), Россия (8.8%), Кытай (7.4%), Австрия (7.1%), Словакия (5.6%), Польша (4.8%), Италия (4.5%), Нидерланд (4.2%) .[19] Төп импорт таварлары — машиналар һәм җиһазлар (45.4%), башка эшләнмәләр (34.3%), ягулык һәм электр энергиясе (12.6%), ашамлыклар (5.3%), чимал (2.5%) (2012).

Төп икътисад тармаклары — тау эше, металлургия, төзелеш материаллары, азык-төлек, текстиль, химикатлар (күбесенчә фармацевтика), автотранспорт. Төп авыл хуҗалыгы культуралары — бодай, кукуруза, көнбагыш, бәрәңге, шикәр чөгендере.

Дин үзгәртү

Католиклар — 3,8 млн, кальвинистлар — 1,1 млн, лютераннар — 0,2 млн, яһүд дине тарафдарлары — 10 мең, башка диннәр вәкилләре — 167 мең (2011)[20]. Рәсми мәгълүматлар буенча, Маҗарстан халкының (9 684 мең кеше) 0,50  % ы (50 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[21].

Моны да карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  2. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  3. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  4. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  5. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  6. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  7. Nyolc napig Kövér László lesz a köztársasági elnök, az ő kezében a svédek NATO-csatlakozása // TelexMagyarország: 2024.
  8. Census.gov (2013). Country Rank. Countries and Areas Ranked by Population: 2013. U.S. Department of Commerce. әлеге чыганактан 2013-05-09 архивланды. 2013-05-09 тикшерелгән.
  9. Hozzáférés: 2013. július 18. Данные на 2013
  10. [http://epp.eurostat.ec.europa.eu/tgm/table.do?tab=table&init=1&language=en&pcode=tgs00079&plugin=1 Population and living conditions in Urban Audit cities, core city Total population in Urban Audit cities], eurostat.
  11. 11,0 11,1 11,2 11,3 Report for Selected Countries and Subjects
  12. Human Development Report 2013. United Nations. әлеге чыганактан 2014-10-06 архивланды. 2013-03-14 тикшерелгән.
  13. М. Фасмер. Этимологический словарь русского языка — М.: Прогресс, 1964—1973. — Т. 1—4.
  14. http://data.worldbank.org/about/country-and-lending-groups#High_income
  15. http://www.oecd.org/about/0,3347,en_33873108_33873438_1_1_1_1_1,00.html
  16. http://www.wto.org/english/thewto_e/countries_e/hungary_e.htm
  17. 17,0 17,1 архив күчермәсе, archived from the original on 2009-06-10, retrieved 2015-09-12 
  18. архив күчермәсе, archived from the original on 2018-02-12, retrieved 2015-09-12 
  19. архив күчермәсе, archived from the original on 2016-08-06, retrieved 2015-09-12 
  20. 2011 елгы халык санын алу нәтиҗәләре. Дин
  21. Muslim Population By Country 2020(ингл.)