Кукуруз

(Кукуруза битеннән юнәлтелде)

Кукуруз[28] (Zea mays яки шикәр кукурузы) — бөртеклеләр (Poaceae) гаиләсенең Zea L. (кукуруз) ыругының бердәнбер культуралы бөртекле ашлык вәкиле, берьеллык бер өйле үсемлек. Җирдәге иң борынгы культуралы үсемлекләрнең берсе, үзеннән-үзе чәчелеп үсүгә һәм кыргыйлануга сәләтсез.

Кукуруз
Сурәт
Кыскача исем Z. mays
Халыкара фәнни исем Zea mays L., 1753[1]
Таксономик ранг төр[1]
Югарырак таксон Zea sect. Zea[d][1]
Таксонның халык атамасы India-corn[2], corn,[3], Aburoo, maíz[4], Gugarutz, Mais, Tyrk, Царевица, Kaba, Blat de moro, Dacsa, Panís, kukuřice, Majs, Kukuruz, Mais, Bli, Καλαμπόκι, Indian Corn, maize, Teosinte, Maizo, Coronta o Panocha, Elote o Choclo, Maiz, Olote, Mais, ذرت, Maissi, Maïs, Meis, תירס, मक्का, Kukorica, jagung, Maizo, Maís, Mais, トウモロコシ, zumri, Jagung, Parastā kukurūza, Jagung, Maïs[5], Mais, ਮੱਕੀ, Kukurydza, abati, auati, avati, Milho, Кукуруза, Kukurica siata, koruza[6], Кукуруз, Majs, சோளம், ข้าวโพด, Mısır, ظات حعشلعق قوناق, Formenton, Granturco, Sorgo Turco, Dinrêye, 玉米[7][8][9][…], 玉蜀黍[10][7][9][…], blé d’Inde, viljamaissi[11], 玉蜀黍[12][13], 玉米[12][13], 包谷[12][13], 珍珠米[12][13], 苞芦[13], 玉米须[9], 玉蜀黍叶[9], 糯玉米[9], 玉米油[9], 玉米花[9], 玉米轴[9], 玉蜀黍苞片[9], 玉蜀黍根[9], Maize[14], Corn[14], boroña[15], الذُرة الشاميَّة, الذُرة الصفراء, الذُرة المصريَّة, الذُرة الإسبانيَّة, عَيْش الريف һәм حِنْطَة الجِرْذَان
Җимеш төре бөртекчә[d]
Нәрсәнең чыганагы маис[d], кукурузный крахмал[d], Кукурузное масло[d], кукурузные стебли[d], кукурузная солома[d], кукурузина[d], кукурузное ядро[d] һәм corn stover[d]
ХТСБ саклану статусы югалу куркынычы иң аз булган[d][16]
Бүләкләр
Углерод эзе 0,7 kilogram of carbon dioxide equivalent per kilogram[18]
Водный след 1222 cubic metre per ton[19], 1314 cubic metre per ton[19] һәм 700 cubic metre per ton[19]
Нинди вики-проектка керә ВикиПроект Инвазив биология[d]
Зоны морозостойкости растений 2[d][20]
Таксон ареалы Пекин[8], Кытай[21][22], Фуҗиян[d][23], Тибетский автономный район[d][24] һәм Гуандун[d][25]
Ссылка на авторов таксона L.
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomydetail.aspx?id=42207[26]
Геном төзелеше URL-ы plants.ensembl.org/Zea_mays[27]
 Кукуруз Викиҗыентыкта
Zea mays "fraise"
Zea mays "Oaxacan Green"
Zea mays "Ottofile giallo Tortonese”

Сыйфатлама

үзгәртү

Кукуруз — җылылык, яктылык яратучы язгы үсемлек, корылыкка чыдам культура. Сабагы туры, 5–6 м га кадәр биеклеккә кадәр үсә, башка кыяклылардан аермалы буларак, куыш түгел. Тамыры 100–150 см тирәнлеккә китә. Чәчәкләре — аерым җенесле. Яфраклары чиратлашкан, киң кыяклы, дулкынлы, өске өлеше төкле. Җимешлекле башакчыклар чәкәннәргә җыйналган. Чәкән яфрак куентыгында юанайган кыска ян бәбәктә урнаша. Башакчыклар бер чәчәкле, чәчәк элпәләре юк, җимешлек йомры җимшәннән һәм очында икегә аерылган озын ефәксыман баганачыктан тора. Серкәчле башакчыклар ике чәчәкле, һәр чәчәк өч серкәчле. Башакчыклар сабак очында урнашкан эре җәенке себеркәчләргә җыйналган. Аларны җил серкәләндерә. Чәкән 4–50 см озынлыкта, диаметры — 7–10 см, авырлыгы 30–50 г. 1–2, сирәгрәк 3 чәкәне тулысынча үсеп өлгерә. Җимеше — бөртекчә.

Кукурузның 7 ярым-төре бар: тешсыман, балавыз сыман, крахмаллы, кремнийлы, «шартлаучан», шикәрле, ярылы.

Игелү тарихы

үзгәртү

Кукуруз Үзәк һәм Көньяк Америкадан чыккан; туган җирендә ул — 3—5 мең еллардан бирле игелә торган үсемлек.[29] Башка фикер буенча, моннан 8000 ел элек Мексикадагы Бальсас үзәнлеге индеецлары искитмәле бер үсемлекне йорт тирәләрендә үстерә башлыйлар. Шулай итеп, маис (кукуруз) бу кешеләрне аучылык белән көн күрүче күчмә тормыштан утрак тормышка ияләндерә.[30] Х. Колумб һ.б. диңгезчеләр белән кукуруз Европада пәйда була: башта Испаниягә, шуннан соң Англиягә, Португалиягә, Франциягә, Италиягә килеп керә. Европадан исә Һиндстанга, Кытай, Индонезиягә «чыгып китә». Йөз ел да узмый, флораның әлеге искитмәле вәкиле бөтен дөньяга тарала. Җир йөзендәге иң борынгы культураларның берсе булган кукуруз авыл хуҗалыгына нигез сала. Кукуруз игә башлау белән, аның «тирәсендә» башка төрле һөнәрчелекләр дә туа һәм үсә, нәтиҗәдә, цивилизация барлыкка килә. Һич икеләнүсез әйтергә мөмкин: Америка континентының барлык борынгы цивилизацияләренең дә чәчәк атуы кукурузга бәйле. Индеецлар аңардан 200 төрдән артык ризык әзерли белгәннәр. Кыздырганнар да, пешергәннәр дә, яфрагыннан сироп һәм шәраб ясаганнар, чәчәк серкәсен сумса эчлеге итеп файдаланганнар. Яфрагы шулай ук түбә ябуга, кәүсәсе стена ясауга, ә калдыклары учак ягуга киткән.

Россия империясе һәм СССРда игелү тарихы

үзгәртү

Безнең ил халкы өчен кукуруз Хрущев исеме белән бәйле. Ләкин ул Россиядә әле XVII гасырда ук үстерелгән. Аны Кырымда, Кавказда һәм Украинаның көньягында үстергәннәр. Империянең көньяк шәһәрләрендә кукуруз урамнарда да сатылган: ачык һавада зур казаннарда яшь чәкәннәрне пешереп сата торган булганнар. Хакимияткә коммунистлар килгәч, бу культурага игътибар беткән. Бары 1959 елда, совет башлыгы Никита Хрущев АКШка барып кайтканнан соң гына аңа игътибар уяна.

Татарстанда

үзгәртү

Татарстанда кукуруз — төп силос культурасы, 1954 елдан игелә. Органик һәм минераль ашламалар керткәндә, кара, соры урман, аксыл-коңгырт һәм кәсле-көлсу туфракларда югары уңыш бирә. Кукурузны кырда һәм терлек азыгы чәчүлекләрендә үстерәләр. Элгәрләре — көзге бөртеклеләр, бөртекле-кузаклылар, сызма культуралар һәм язгы бодай. 6–12 см тирәнлектә чәчелә. Кукурузның — бөртеге тулысынча өлгергәч, ә силос өчен балавыз сыман өлгерү чорында җыялар. Республикада силос һәм яшел терлек азыгы өчен чәчүлекләр мәйданы 126 мең га тәшкил итә. Яшел массаның уңышы 1 га дан 212 ц (2004).[31]

Идел-Урал шартларында тешсыман кукуруз (68—76% крахмал, 8—10% аксым, якынча 5% май) һәм кремнийлы кукуруз (65—83% крахмал, 8—18% аксым, 5%‑ка кадәр май) үстерелә.

Азык-төлек буларак һәм икътисади әһәмияте

үзгәртү

Кукурузның әһәмияте бик зур, ул кыйммәтле бөртекле азык һәм терлек азыгы культурасы. Азык (он, ярма, кукуруз таякчыклары, Е витаминына бай кукуруз мае һ.б.), крахмал-патока, сыра ясау, спирт сәнәгатендә кулланыла. Бөртеге катнаш азык сәнәгате өчен чимал һәм концентрацияләнгән терлек азыгы буларак файдаланыла. Җимешлегенең чәчләре медицинада кулланыла. Сабагы һәм яфракларыннан кәгазь, линолеум, вискоза, ясалма бөке ясыйлар. Бөртекчәләрдән май сыгалар, крахмал алалар, җимешлек баганачыклары медицинада кулланыла.[29] Әлеге культура башлыча азык-төлек җитештерүдә күпләп кулланыла, шулай ук фуражга бара. Моннан тыш кукуруздан югары сыйфатлы спирт һәм ягулык-майлау материаллары да ясыйлар.

Җир йөзендә бүген кукуруз — бодайдан кала иң күп игелә торган культура. АКШта ел саен 300 миллион тонна кукуруз орлыгы җыеп алына, Кытайда – 145, ә Россиядә нибары 3 миллион тонна. Дөрес, Америкада моның 85 проценты терлек-туарга ашатыла, һәм шуңа да биредәге малларның ите йомшаклыгы, сутлыгы белән аерылып тора. Гомумән алганда, кукуруз җиде төргә бүленә: шуның бишесе техник культурага керә – ул малларга ашату, ярма, крахмал, май ясау өчен тотыла, ә ике төре ашау өчен китә. Һәр американ елына 1,5 килограмм кукуруз орлыгы ашый. Шикәрле сортын чи килеш һәм консервлап ашыйлар, ә ярыла торган сортыннан попкорн ясыйлар.[30]

Дөньяда еллык кукуруз җитештерү

күләме (мең тонна)

1965 226 544
1970 265 831
1975 341 661
1980 396 623
1985 485 527
1990 483 343
1995 517 329
2000 592 472
2005 713 458
2006 706 656
2007 789 641
2008 826 718
2009 818 823
Кукуруз җитештерүче төп 15 ил (мең тонна)
Чыганак: БМО азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы
Ил 1985 1995 2005 2009
  АКШ 225453 187969 282261 333011
  Кытай 64102 112361 139498 164107
  Бразилия 22018 36267 35113 51232
  Мексика 14103 18352 19338 20142
  Индонезия 4329 8245 12523 17629
  Һиндстан 6643 9534 14709 16680
  Франция 12409 12739 13687 15288
  Аргентина 11900 11404 20482 13121
  КАҖ 8444 4866 11715 12050
  Украина н/д 3391 7166 10486
  Канада 6969 7270 9332 9561
  Румыния 11903 9923 10388 7973
  Италия 6356 8454 10427 7877
  Венгрия 6817 4649 9050 7528
  Нигерия 1826 6931 5957 7338

Сәламәтлек өчен файдасы турында

үзгәртү

Кукурузны чын мәгънәсендә сәламәтлекне кайгыртучы дип әйтергә була. Ул – йөрәк һәм кан әйләнеше системасына үтә дә кирәкле К витаминының иң яхшы чыганакларының берсе. Бу үсемлекнең тагын бер яхшы ягы – анда Е витаминының күп булуы. Бу витамин – организмның картаюын тоткарлаучы. Кукурузда нерв системасының алыштыргысыз ярдәмчеләре булган В төркеме витаминнары да, иммунитетны көчәйтүче С витамины да, сөяк һәм тешләрнең ныклыгын тәэмин итүче Д витамины да, шулай ук тимер, йөрәкне саклаучы һәм матдәләр алмашын нормальләштерүче калий һәм магний да бар. Чистартылмаган кукуруз мае аппетитны баса һәм ябыктыручы күп диеталарда файдаланыла. Кукуруз кыздырган, майлы ризык һәм спиртлы эчемлекләрнең организмга китергән зыянын киметергә ярдәм итә. «Кырлар патшасы» бавыр һәм үт куыгы эшчәнлегенә уңай йогынты ясый, шуңа күрә аны холецистит һәм гепатитларны булдырмаска ярдәм итүче туклану рационына кертәләр. Уылган орлыгы яраларны төзәтергә ярдәм итә, аны дерматитларны (тән бозылу) дәвалауда да кулланалар. Ә кукуруз төге (рыльца) исә сидек, үт кудыргыч һәм кан туктаткыч, сидек һәм үт куыгындагы ташларны эретүче һәм агулануга каршы чара санала.[30]

 
Diabrotica

Авырулары

үзгәртү

Корткычлары — чыбык личинкалар һәм ялган чыбык личинкалар, ябалакчыклар, сабак күбәләге һ.б.; авырулары — куыклы һәм тузанлы кисәү гөмбәсе, фузариоз, нигроспороз, чәкәннең агаруы һ.б.

Диабротика – кукуруз культурасына бик зур зыян китерүче корткыч. Коңгызның личинкалары башта кукурузның тамырларын зарарлый, үсеп җитеп коңгызга әйләнгәч, үсемлекнең яфрак һәм кәчәнен кимерергә керешә. Нәтиҗәдә кукуруз чәкәннәре орлык бирер дәрәҗәдә үсеп җитлегә алмый. Россельхознадзор идарәсе белгечләре әйтүенчә, диабротикага каршы бик көчле пестицидлар ярдәмендә генә көрәшеп була.[32]

Чыганаклар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 1,2 Linnæi C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  2. Gwefan Llên Natur
  3. АКШ авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекләр базасы
  4. Diccionariu de l'Academia de la Llingua Asturiana — 2000. — ISBN 978-84-8168-208-3
  5. Nederlands Soortenregister
  6. The Little Flora of Slovenia (3rd ed.)Tehniška založba Slovenije, 1999. — ISBN 86-365-0300-0
  7. 7,0 7,1 林秦文, 肖翠, 马金双 中国外来植物数据集, A dataset on catalogue of alien plants in China // 生物多样性 — 1993. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2022127
  8. 8,0 8,1 苏芝敏, 郭培培, 赵娟娟 һ.б. 2007-2020年北京城区植物物种名录数据集, A plant species list dataset for urban area of Beijing, China 2007 – 2020 — 2022. — doi:10.57760/SCIENCEDB.J00001.00473
  9. 9,00 9,01 9,02 9,03 9,04 9,05 9,06 9,07 9,08 9,09 庄会富, 王亚楠, 王趁 һ.б. A Scientific Dataset of useful plants of China, 中国有用植物数据集 — 2021. — doi:10.11922/SCIENCEDB.J00001.00212
  10. Catalogue of Life in Taiwan — 2003.
  11. Finnish Biodiversity Information Facility — 2012.
  12. 12,0 12,1 12,2 12,3 Institute of Botany, Chinese Academy of Sciences List of plant species in China (2022 Edition) — 2022. — doi:10.12282/PLANTDATA.0061
  13. 13,0 13,1 13,2 13,3 13,4 Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 10(2) / мөхәррир Ч. Шоулян — 1997.
  14. 14,0 14,1 Illinois Plants: Wild Plants of the Prairie StateШампейн: Illinois Natural History Survey.
  15. Diccionariu de l'Academia de la Llingua Asturiana — 2000. — ISBN 978-84-8168-208-3
  16. The IUCN Red List of Threatened Species 2022.2 — 2022.
  17. https://www.nutzpflanzenvielfalt.de/gem%C3%BCse-des-jahres-202122-mais
  18. Teran T. D., Suckow T. So schmeckt Zukunft: Der kulinarische Kompass für eine gesunde Erde / Hrsg.: WWF Deutschland — 2021.
  19. 19,0 19,1 19,2 Hoekstra A. Y., Mekonnen M. M. Table 3 // The green, blue and grey water footprint of crops and derived crop products // Hydrology and Earth System SciencesCopernicus Publications, 2011. — ISSN 1027-5606; 1607-7938doi:10.5194/HESS-15-1577-2011
  20. https://plants.ces.ncsu.edu/plants/zea-mays/
  21. 肖翠, 刘冰, 吴超然 et al. 北京维管植物编目和分布数据集, A dataset on inventory and geographical distributions of vascular plants in Beijing, China // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2022064
  22. 刘培亮, 卢元, 岳明 et al. 陕西省维管植物名录(2021版) // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2022061
  23. (unspecified title)doi:10.17520/BIODS.2022537
  24. (unspecified title)doi:10.17520/BIODS.2023188
  25. (not translated to zh-hans), (not translated to zh-hans) 广东省高等植物多样性编目和分布数据集, A dataset on inventory and geographical distributions of higher plants in Guangdong, China // 生物多样性 — 2023. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2023177
  26. GRIN үсемлекләр таксономиясе
  27. Ensembl Genomes
  28. http://www.antat.ru/ru/iyli/publishing/book/2015/Этимологический%20словарь-2%20том.pdf
  29. 29,0 29,1 Мәүлүдова Л.Г., Ботаника: Югары төзелешле үсемлекләр системасы: Югары уку йортлары өчен дәреслек бит404, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2013-05-20 
  30. 30,0 30,1 30,2 «Кырлар патшасы», archived from the original on 2015-09-22, retrieved 2013-12-13 
  31. Татар энциклопедиясе. Т.3. Казан, 2012.
  32. Диабротика – кукуруз культурасына бик зур зыян китерүче корткыч., archived from the original on 2015-06-26, retrieved 2013-12-13