Аскорбин әчелеге

(С витамины битеннән юнәлтелде)

Аскорбин әчелеге, аскорбин кислотасы (L төрендәге аскорбин әчелеге - С витамины) — С6Н8О6 формуласы белән органик кушылма, кеше азыгында төп матдәләрнең берсе, тоташтыргыч һәм сөяк тукымаларының нормаль эшчәнлеге өчен кирәк.

Аскорбин әчелеге
Аскорбин әчелеге
Аскорбин әчелеге (Acidum ascorbinicum)
Химик берләшмә
ИЮПАК 2,3-дегидро-L-гулон әчелегенең гамма-лактоны
Брутто-формула C₆H₈O₆
Мол.
масса
г/моль
CAS 50-81-7
PubChem 1071
DrugBank 00126
Химик мәгълүмат
Формула C6H8O6 
Мол. маса г/моль
Фармакологик мәгълүмат
Биологик ирешү ?
Метаболизм бавыр аша
Ярымтаркалыш чоры ?
Бүленүләре ?
Сәүдә маркасы ?
Терапевтик кисәтүләр
Йөклелек категориясе

?

Кануни статус
Куллану алымнары ?

Метаболик процессларда конфермент вазифасын башкара, антиоксидант булып тора.

С-витамины үзгәртү

L төрендәге аскорбин әчелеге бер генә биологик актив изомер, С - витамины дип йөртелә.

Аскорбин әчелеге табигатьтә җимешләрдә һәм яшелчәләрдә бар.

Аскорбин әчелеге җитмәве зәңгелә авыруына (цинга) китерә. С витамины җитешмәү, кагыйдә буларак, аның азыклар белән аз керүе нәтиҗәсендә килеп чыга, ләкин ул, ашказаны-эчәк тракты, бавыр һәм ашказаны асты бизе авырулары нәтиҗәсендә, витаминны сеңдерү процессы бозылу сәбәпле, эндоген юл белән дә килеп чыгарга мөмкин.

Витамин җитешмәү процессы яшерен рәвештә бара һәм ул көтелгәнгә караганда күбрәк очрый. Аның төп билгеләре — эшкә сәләтнең кимүе, тиз ару-ялчу, организмның салкынга түзмәве, салкын тию авыруларына (томау, югарыгы тын алу органнарының лайлалы ярасы ялкынсыну, көчле респиратор авырулар һ. б.) тиз бирелүчәнлек.

Әһәмият үзгәртү

Коллаген, серотонин триптофаннан, катехоламин булдыруда, кортикостероид синтезында төп роль уйный. Шулай ук С - витамины холестерин үт әчелекләренә әйләнүдә катнаша.

Убихинон һәм Е - витаминын торгыза, интерферон синтезында катнаша, димәк иммунитет ныгый.

Өчвалентлы тимер икевалентлы тимергә әвелдерә, димәк аның үзләштерүенә булыша.

Гемоглобин глюкозалаштыруын туктый, глюкозага сорбитка әйләнүне туктата.

Чыганаклар үзгәртү

Табигатьтә аскорбин әчелеге белән иң бай җимешләр, яшелчәләр:

Кеше азыгында С витаминының табигый чыганаклары — үсемлек продуктлары. Бавыр, бөерләр (10 мг%), болан итен һәм бигрәк тә болан телен санамаганда, терлекчелек продуктларында аның микъдары аз. Сөт продуктларыннан кымыз һәм сөт-кислоталы ацидофиль эчемлекләр С витаминының күп булуы белән аерылып торалар.

Тасвирлама үзгәртү

Витамин С — кристаллик маддә. Суда эрүчән. Табигый шартларда өч төрле формада: аскорбин кислотасы, дегидроаскорбин кислотасы һәм аскорбиген хәлендә очрый. Бу формаларның өчесе дә витамин активлыгына ия.

Үсемлекләрдә С витаминының төп микъдары (70%ка кадәр) аскорбиген хәлендә; ул окисьлашуга аеруча бирешмәүчән, аскорбин кислотасының бәйләнгән формасы булып тора. Кеше организмы аны синтезламый. Организмда 5000 мг чамасы аскорбин кислотасы бар, ул төрле органнар һәм системаларның тукымаларына таралган, матдәләр алмашыну, синтезлау һәм башка процессларда катнаша, шулай ук организмның реактивлыгына, аның саклану механизмнарына, инфекцияләргә,

тышкы тирәлекнең теге яки бу уңайсыз факторларына каршы тору ныклыгына уңай, тәэсир итә.

Бу витамин эсселеккә чыдамсыз, югары температурада бозыла. Аскорбин әчелеге организмдагы оксидлану һәм матдәләр әйләнешендә катнаша. Аның азыкта җитешмәве кан тамырларының имгәнүенә, зәңгелә авыруын сәбәп була. Медицинада киң кулланыш тапкан.

Тәүлектәге ашау нормасы үзгәртү

Җенес Яшьлек С-витаминын ашау нормасы[1], мг/тәүлек
Сабыйлар 6 айга кадәр 40
Нәниләр 7-12 айга кадәр 50
Балалар 1-3 яшь 15
Балалар 4-8 яшь 25
Балалар 9-13 яшь 45
Кызлар 14-18 яшь 65
Егетләр 14-18 яшь 75
Ирләр 19 яшьтән өлкәнрәк 90
Хатыннар 19 яшьтән өлкәнрәк 75

С авитаминозын кисәтү өчен аскорбин кислотасының зур микъдары таләп ителми. ФАО/ВОЗ экспертлары комиссиясе аны 20—30 мг тәкъдим итә. Ләкин организмның эчке тирәлеген нормальләштерүдә оптималь нәтиҗәгә ирешү өчен аскорбин кислотасы 3—5 мәртәбә күбрәк, ягъни тәүлеккә 70—100 мг таләп ителә. Моның өчен тәүлеклек азык рационына ел буе яңа өлгергән яшелчә һәм җиләк-җимеш өстәп .торырга кирәк. Аларны күтәренке нормаларда куллану эчәкләрдәге микрофлораның иң яхшы хәлдә булуын тәэмин итә, эчәклектә таркалу процесслары башланудан саклый, организмның эчәклектән килә торган агулы матдәләр белән агулануын булдырмый.

Кызыклы фактлар үзгәртү

Аурупада куркыныч зәңгелә эпидемияләре XVIII гасыр урталарында, C витаминына бай бәрәңге игелә башлагач туктый.[2] Исәпләүләр буенча, кешенең С витаминына көнлек нормасы 300 г чи бәрәңгедә бар (кызганычка каршы, җылытканда, С - витамины тиз таркала).

Аш хәзерләгән вакытта С витаминын саклау өчен продуктларны артык кайнатырга ярамый, ашны савытның капкачын ябып әзерләргә, яшелчәләрне кайнап торган суга яки шулпага салырга һәм сода өстәмәскә кирәк.

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Чупахина Г. Н. Система аскорбиновой кислоты растений: Монография. — Калинингр. ун-т. — Калининград, 1997. ISBN 5-88874-063-2
  • «Нормы физиологических потребностей в энергии и пищевых веществах для различных групп населения Российской Федерации» МР 2.3.1.2432-08
  • Vitamin C MedlinePlus. U.S. Department of Health and Human Services, National Institutes of Health. Last updated: 27 February 2013. (англ.) (Проверено 6 марта 2013)
  • Суточная норма аскорбиновой кислоты (витамина C).
  • http://www.stada.ru/products/citrodjeks.html.
  • Табигать витаминнары. Н. Ә. Мөстаев тәрҗемәсе. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1985, 239 бит.