Гөлҗимеш витаминнарга, пектин матдәләргә, органик кислоталарга, минераль элементларга бай. Аны витаминнар хәзинәсе дияргә була. Биологик актив матдәләрдән В, Е, К витаминнары, шулай ук тритерпиноидлар, рутин, эфир майлары, тиамин, бромид, пиридоксин, гидрохлорид, токоферол ацетат, рубиксатин, никотинамид һәм башкалар бар. Гөлҗимеш составында калий, магний, кальций, фосфор, тимер, марганец, цинк, бакыр кебек минераль матдәләрне табарга була. Тамырында дуплау матдәләре, орлыгында май, Е витамины, каротин барлыгы билгеле. Гөлҗимеш — розаның бер туганы. Аның 400 гә якын төре мәгълүм. Җи­ меше витаминлы препаратлар әзерләүдә кулланыла. С витамины микъдары ягыннан ул кара карлыганны — 5-6, лимонны — 30-40, алманы 100-120 тапкыр узып китә, ә каротин мәсьәләсендә кишер һәм абрикостан гына калыша. Кипкән гөлҗимеш организмны ныгытучы витаминлы чәй әзерләүдә аеруча күп файдаланыла. Чәйдә С витамины мөмкин кадәр күп саклансын өчен, аны түбәндәгечә ясыйлар. 1 аш кашыгы гөлҗимешкә 0,5 литр салкын су салалар. 8-10 сәгатьтән соң төнәтмәне якынча 70 градус (кайнау хәленә килмәсен) кайнарлыкта тоталар, сөзәләр һәм шунда ук эчәләр. Кешенең С витаминына булган ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен, көнгә 1 -3 җимеш куллану җитә. Бу—гөлҗимешнең дәвалау үзлеге никадәр куәтле булу турында сөйли. Орлыгындагы май яраларны дәвалауда һәм дерматоз вакытында файдаланыла. Аңардан даруның тәмен һәм исен яхшыртучы алсу төстәге су әзерлиләр. Гөлҗимеш шулай ук физик һәм акыл эшчәнлеген активлаштырырга, ары­ ганлыкны бетерергә ярдәм итә. Мәгълүм булганча, гөлҗимеш төнәтмәсен : кулланучылар сирәк авырый, озак вакыт хезмәткә сәләтле була. Гөлҗимеш , балалар организмының төрле авыруларга каршы торучанлыгын арттыра, бу аның витаминнарга бай булуы белән аңлатыла. Халык медицинасында гөлҗимеш салкын тигәндә, (бигрәк тә көчле йөткерү интектергәндә), туберкулезны дәвалауда, неврастенияне кисәтүдә кулланыла. Гөлҗимеш тамырының аракылы төнәтмәсе буыннардагы ревматизмны дәвалауда файдаланыла. Орлыгыннан әзерләнгән төнәтмә сидек юлларындагы ташны чыгарырга ярдәм итә.

Гөлҗимеш
Сурәт
Халыкара фәнни исем Rosa L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон розалар[d]
Таксонның халык атамасы rose[3] һәм Roos[4]
Таксономик төр Rosa cinnamomea[d]
Җимеш төре чикләвекчек[d]
Нәрсәнең чыганагы Шиповник[d], Гөлчәчәк[d], Розовое масло[d] һәм съедобное растение[d][5]
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=10544[6]
Commons-logo.svg Гөлҗимеш Викиҗыентыкта

ИскәрмәләрҮзгәртү