Метаболизм
Метаболи́зм (грек. μεταβολή — «әверелү, үзгәреш»), яки матдәләр алышынуы — тере организмда тереклекне саклау өчен зарур булган химик реакцияләр җыелмасы. Бу процесслар организмнарга үсәргә һәм үрчергә, үз структураларын саклап калырга һәм тышкы тәэсирләргә җавап кайтарырга ирек бирәләр. Метаболизм гадәттә ике баскычтан тора: катаболизм барышында катлаулы органик матдәләр гади матдәләргә таркалалар; анаболизм барышында энергия чыгымнары белән аксымнар, шикәр, майлар һәм нуклеин кислотасы кебек матдәләр барлыкка килә.
Метаболизм | |
Способствовавшим фактором является | питание[d] |
---|---|
Метаболизм Викиҗыентыкта |
Матдә алышынуы организм күзәнәкләре һәм составының даимилеге кан әйләнеше ярдәмендә тәэмин ителүче күзәнәкара сыекча арасында урын ала.
Матдәләр алмашыннан, ягъни һәрбер тере организмда, шул исәптән кеше организмында да, бара торган өзлексез үзгәрешләрдән башка тереклек ь мөмкин түгел. Безнең тәндәге барлык органнарның һәм күзәнәкләрнең г ярашып эшләүләрен тәэмин итү өчен күп энергия кирәк. Ул каян алына?
Әлбәттә, азыктан. 20 көн эчендә ашказанына якынча кешенең үз авырлыгы кадәр азык ; матдәләре һәм су керә. Ашкайнату органнарында төп туклыклы мат дәләр — аксымнар, майлар һәм углеводлар «кайнатыла». Аларның кисәкчекләре тагын да ваграк матдәләргә («шакмаклар») таркала. Бу таркалу матдәләрнең канга үтеп керә алулары өчен кирәк, кан аларны тәннең барлык өлешләренә, һәр күзәнәккә тарата.
Менә шунда, күзәнәкләрдә, иң кызыгы башлана да инде. Күзәнәк—тулы бер завод кебек. Аның бар «цех»ларында эш кайный. Хәтта күзәнәкнең тышчасы да эшли. Аны «тәэмин итү цехы» дип атарга мөмкин. Күзәнәккә кирәк матдәләрне ул эчкә күчерә, ә кирәк түгелләрен тышка этеп чыгара.
Күзәнәктә туклыклы матдәләр эшкәртелә, үзгәрә, өстәвенә бөтен үзгәрешләр, хәтта иң катлаулылары да, гаҗәеп бер тизлек белән бара.
Моңа аксымнар белән бәйле махсус «тизләткечләр» булыша. Күмерсу һәм май кисәкчекләре белән ни була соң? Алар организмда бераз запас рәвешендә туплана. Әмма нигездә алар күзәнәккә кирәкле башка : матдәләргә әверелә яки кислород белән кушылып таркала башлый, ягъни оксидлаша. Кан кислородны үпкәләрдән алып килә. Май һәм углеводлар оксидлашу нәтиҗәсендә тулысынча углекислый газга һәм суга әверелә. Бу вакытта организмга кирәкле энергия чыгарыла.
Азык — энергия чыганагы гына түгел, ул төзү материалы да. Нигездә күзәнәкләрне төзегән аксымнар өлешчә таркала һәм оксидлаша, ә алар урынына яңа аксымнар хасил булырга тиеш.
Күзәнәкләрнең «җыю цехлары» эшенә күз салыйк. Монда без анда телгә алган «шакмаклар»дан аксым «җыела». Бу — бик катлаулы һәм авыр эш. ; Күзәнәкләр составына 100 дән артык төрле аксым керә, шуның өстенә төрле күзәнәкләрнең аксымнары бертөрле генә түгел. «Шакмаклар»ны тиз һәм хатасыз тоташтырырга кирәк. Аларның тоташу тәртибендә кечкенә генә төгәлсезлек тә күзәнәкләрнең генә түгел, хәтта бөтен орган эшенең нык бозылуына китерергә мөмкин. Күзәнәк үзенең аксымнарын тиз, җайлы, хатасыз төзи.
Якынча ярты ел эчендә барлык аксымнар алмашынып бетә. Даими : рәвештә яңарып торып, күзәнәкләр гомер буена эшкә сәләтле булып кала. : Матдәләр алмашы дөрес барсын өчен, азыкта аксым, май, углеводлар I һәм шулай ук витаминнар җитәрлек күләмдә булырга тиеш. Әмма аларның ; артык булуы да зарарлы! Тулы гармония булсын өчен, хәрәкәтчән тормыш ; алып барырга, гимнастика, спорт белән шөгыльләнергә, режимны төгәл үтәргә кирәк.
Катаболизм
үзгәртүКатаболизм дип шикәрләр, майлар һәм аминокислоталарның чагыштырмача зур булган молекулаларының таркалуына китергән метаболик процесслар атала.
Анаболизм
үзгәртүАнаболизм дип энергия чыгымы белән баручы катлаулы молекулаларның биосинтезының метаболик процесслары атала.