Иммунитет (лат. лат. immunitas — азат булу, котылу), тере җан ияләренең үз бөтенлеген һәм биологик индивидуальлеген саклап калып, зарарлаучы агентлар тәэсиренә каршы тору сәләте; организмның барлык генетик чит затлардан саклану ысулы.

Иммунитет
Кайда өйрәнелә Иммунология
 Иммунитет Викиҗыентыкта
Иммун җавабы (рәсем тәрҗемәсе): 1) башлангыч җавап - антитәнчекләр җавабы,2) саклау иммунитеты (атналар) - шикле яңадан йогышлану 3) хәтер (еллар) - зәгыйфь яки шикле яңадан йогышлану
Иммунитетны тикшерүче Луи Пастер үз лабораториясендә

Кеше, хайван һәм үсемлек иммунитеты (фитоиммунитет); бактериягә, вируска, агуга, шешкә каршы, тумыштан булган, барлыкка килгән һ.б. иммунитет аерып йөртелә. Кеше һәм умырткалы хайваннар инфекцион авыру үткәргәннән яки вакциналар һәм анатоксиннар җибәргәннән соң актив иммунитеты, сывороткалар һәм иммуноглобулиннар җибәргәннән соң пассив иммунитет алуга сәләтле (яңы туган балада авырлы вакытта ана организмыннан килгән антиҗисемлнәр исәбенә һәм күкрәк сөтен имгәндә барлыкка килә).

Тумыштан булган һәм барлыкка килгән иммунитет [күзәнәкләр] иммунитет һәм гумораль иммунитетка бүленә. Организмның аерым бер авыру тудыручы микроорганизмга специфик бирешмәү кимәле (иммунологик реакцияләр буенча бәяләнә) Иммунитет каршы тору дәрәҗәсенә карап билгеләнә.

Инфекцион авыру тудыргычларга һәм канцерогеннарга карата кеше иммунитеты түбәнәюенә булышлык иткән иң мөһим факторларга тирә-як мохитне пычрату, ксенобиотиклар тәэсире, стресс, микронутриентлар (аминокислоталар, витаминнар, минераллар һ.б.) җитешмәүе, туклану үзенчәлекләре һ.б. керә. Фитоиммунитет хуҗа-үсемлекнең тукымалары һәм әгъзалары төзелешенең морфологик үзенчәлекләренә, күзәнәкләрендә алкалоидлар, гликозидлар һ.б. булуга, фитонцидлар барлыкка килүгә, фермент системаларының эшчәнлек активлыгына һ.б. бәйле. Медицинада,шул исәптән ветеринариядә,серодиагностика (антигеннар һәм антиҗисемнәр арасында реакцияләр), серотерапия (антиҗисемнәрне ясалма җибәрү) һәм төрле авыруларны серо искәртү (специфик И. булдыру максатында иммунлаштыру) ысулларын кулланалар; иммунитет реакцияләрен шулай ук биотехнологиядә, биохимиядә, ген инженериясендә, генетикада файдаланалар. Үсемлекләр селекциясендә иммунитет өйрәнү өлкәсендәге фәнни казанышлар авыл хуҗалыгы культураларының авыру тудыргычларга, корткычларга һәм аларның тереклек эшчәнлеге калдыкларына карата бирешмәвән булдыру өчен кулланыла.

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
  • Краткая медицинская энциклопедия / гл. ред. Б.В.Петровский. — издание второе. — М.: «Советская энциклопедия», 1989.
  • Галактионов В.Г. Эволюционная иммунология: Учеб. пособие. — М.: ИКЦ «Академкнига», 2005. — 408 с. — 2000 экз. — ISBN 5-94628-103-8