Бәрәңге, бүлбеле паслён (картуф, картук, җир алмасы) (лат. Solánum tuberósum) — паслёнчалар гаиләсеннең паслён (Solanum) ыругыннан бүлбеле үләнсыман күпъеллык, аеруча әһәмиятле культуралы үсемлек. Аның җир асты бәбәкләрендә — столоннарда бүлбеләр барлыкка килә. Агулы җимешләреннән аермалы буларак, бәрәңгенең бүлбеләре мөһим туклану продукты булып тора.

Бәрәңге
Халыкара фәнни исем Solanum tuberosum L., 1753[1]
Таксономик ранг төр[1]
Югарырак таксон Паслен ыругы[1]
Җимеш төре җиләк[d]
Шушы чыганакларда тасвирлана Отто фәнни энциклопедиясе[d], Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d], Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 67(1)[d], Брокгауз һәм Ефронның кече энциклопедик сүзлеге[d], Британ энциклопедиясенең XI басмасы (1910-1911)[d], The Domestic Encyclopædia; Or, A Dictionary Of Facts, And Useful Knowledge[d] һәм The New Student's Reference Work[d]
Нәрсәнең чыганагы бәрәңге[d] һәм картофельный крахмал[d]

 Бәрәңге Викиҗыентыкта

Бу төр уртача климатлы илләрдә киң таралган. Ул — 60—100 см биеклегендәге туры сабаклы күпьеллык үсемлек. Яфраклары 7—11 яфракчыктан торган парсыз өзекле каурыйсыман. Чәчәкләре ак яки зәңгәрсу төстә, таҗ бишпочмаклы, кәсәдән 2 тапкыр озынрак. Җимеше — шарсыман яшел җиләк.

Вегетация чоры - 80-140 көн. Беренче яфраклар үсеп чыккан сабак куеныннан җир астында 15-20 см га кадәр озынлыктагы бәбәкләр барлыкка килә, алар, очка таба юанаеп, яңа бүлбеләр хасил итә. Бүлбеләрдә спираль буенча урнашкан күзчекләрдә 3-4 әр бөре була. Гадәттә, урта бөре шытып чыга, ул зарарланган очракта гына башкалары шытып үсә башлый. Бәрәңге бүлбеләре йомры, озынча һ.б. формада була; эче ак, тышкы ягы ак, сары, ал-кызгылт, зәңгәрсу төстә. Тамыр системасы чуксыман, чагыштырмача зәгыйфь үсешле.

Бәрәңгенең кыйммәте аның бүлбеләрендә крахмал күпләп туплануы, шулай ук аксымнар, витаминнар булуы белән билгеләнә. Бәрәңгене бүлбеләр ярдәмендә вегетатив үрчетәләр, ә орлыктан үрчетү селекциядә генә кулланыла. Аның югары уңыш бирә торган, салкынга чыдам, фитофторага һәм башка авыруларга каршы тора алучан күп кенә сортлары чыгарылган. Үсемлекнең барлык өлешләрендә (мәсәлән яшелләнгән бүлбеләрдә) агулы алкалоид — соланин бар. Яшелләнмәгән бүлбеләрдә соланин аз һәм ул пешкәндә таркалып юкка чыга.

Тарихи белешмә

үзгәртү

Бәрәңгенең туган җире — Чили. Безнең кыйтгада бәрәңгене Колумб Американы ачканчы белмәгәннәр. Ул Аурупага Колумб Америкага барып кайтканнан соң 85 ел узгач, якынча 1565 елда кертелгән, башта — Испаниядә, ә аннан башка илләрдә дә тарала.

Башта аны чәчәге өчен генә үстерәләр. Ул елларда бәрәңгене орлыгыннан үрчетәләр. Беренче булып бәрәңге үсемлеген бельгияле Филипп де Саври тасвирлый: ул акварель буяу белән аның рәсемен ясый һәм аңа тартуфель дип исем куша. Бәрәңгенең культуралашуына Пруссия короле Фридрих Вильгелм I зур өлеш кертә. Ул, 30 еллык сугыштан соң (1651 ел), бәрәңге игү нимесләрнең милли бурычы булырга тиеш дип белдерә. Ләкин ул азык культурасы буларак 17 нче гасыр ахырында гына үрчетелә башлый. Бәрәңге Россиягә Балтыйк һәм Ак диңгезләр портлары яисә Польша аша үтеп кергән булса кирәк.

Россиядә бәрәңгене күпләп куллану XIX гасырның 40 нчы елларында гына башлана (мәгълүм бәрәңге фетнәләреннән соң). 200-300 еллар элек безнең бабаларыбыз бәрәңгене бөтенләй белмәгәннәр дә. Алар аның урынына шалкан ашаганнар. Аның Россиягә керүен Петр Iнең чит илләргә сәяхәте (1697 ел) белән бәйләп әйтәләр. Патша Роттердамнан Шереметьевка бер капчык бәрәңге җибәртә һәм аны илнең төрле төбәкләренә таратырга куша. Ләкин бу омтылулар әллә ни нәтиҗә бирми. 1764 елда бәрәңге Новгород губернасында, Арзамас, Елец, Владимир провинцияләрендә, Мәскәү тирәсендәге Кашир өязендә, Төньякта - Каргополь, Олонец шәһәрләрендә кечерәк мәйданнарда үстерелә. 1765 елда Сенатның «Илдә бәрәңге үстерүчелекне башлау турында»гы (19 гыйнв. 1765) барлык губерналарга җир алмасы һәм аны үрчетү турындагы аңлатмаларны таратырга дигән фәрман игълан ителә.

Шул ук елда Сенат губерналарга «Җир алмасын, ягъни потетес - бәрәңге үстерү турында» кулланма һәм 58 мичкәгә тутырып (шуның 2 се Казан губернасына билгеләнә) 464 пот 30 кадак (7424 кг) бәрәңге җибәрә. Казан губернасында бәрәңге үстерә башлау турында мәгълүмат беренче мәртәбә Казан, Зөя, Тәтеш, Чистай, Мамадыш, Чабаксар, Козьмодемьянск өязләре дворяннар башлыкларының Имп. ирекле икътисад җәмгыятенә (1802) җибәргән рапортларында күрсәтелә, анда бәрәңгенең яшелчә бакчаларында ашамлык һәм терлек азыгы буларак үстерелүе, сабакларының мөгезле эре терлеккә, атларга ашатылуы турында хәбәр ителә. Бәрәңге дүртпочмаклап казылган чокырларда, базларда һәм идән асларында саклана.[2]

Һәм шуннан бәрәңге игү тарала башлап, Себергә кадәр барып җитә. Ә 1890 елгы ачлыктан соң, ул инде чынлап торып игелергә тотына.

 
 
 
 
Сулдан уңга бәрәңгенең: чәчәкләре, яфрагы, җимеше, бүлбеләре

Химик состав, азык кыйммәте

үзгәртү

Бәрәңге уртача 76,3% судан һәм 23,7% (макс. 36,8% ка кадәр) коры матдәдән, шул исәптән 17,5 % (макс. 29,4% ка кадәр) крахмал, 0,5% шикәр, 1-2% (макс. 4,6 % кадәр) аксым, 1 % чамасы минераль тозлардан тора. Бәрәңге - С, В1, В2, В6, РР, К витаминнары һәм каротиноидлар чыганагы. Азык-төлек сәнәгатендә бәрәңгедән крахмал, киптерелгән һәм кыздырылган бәрәңге (чипсы), бәрәңге боламыгы, суытылган бәрәңге (гарнир өчен, биточки, котлет һ.б.), бәрәңге лачаулары, саго һ.б. җитештерелә.

Икътисади мөһимлеге

үзгәртү

Совет чорында бәрәңгене файдалану шундый тәртиптә бара иде: җыйган бәрәңгенең 50% ашарга китә, 10% терлекләргә тотыла, 20% спирт заводларына, 17% чит илләргә сатыла, 2%тан дарулар ясала.[3] Крахмал - патока һәм спирт җитештерү сәнәгате өчен чимал. 17,6% крахмаллы 1 т бәрәңгедән 112 л спирт, 55 кг сыек углекислота, 0,39 л аракы мае (сивушное масло) яки 1500 л барда яки 170 кг крахмал, 1000 кг сыгынты (мезга) яки 80 кг глюкоза, 65 кг гидрол һ.б. продуктлар алырга мөмкин. Бәрәңге спирты - фармацевтика, парфюмерия һәм аракы-шәраб сәнәгатендә, крахмалы кондитер һәм туку сәнәгатендә файдаланыла. Бәрәңге - терлек азыгы. Органик матдәләрнең үзләштерелүе (83-97%) буенча, башка тамыразыклар кебек, бәрәңге дә үсемлек азыклары арасында алдынгы урыннарның берсен били. Бер мәйдан берәмлегеннән уртача гына уңыш алынганда да, үлән һәм орлык культураларына караганда бәрәңге туклыклы матдәләрне күбрәк бирә. Югары уңыш бирә торган, киң таралган культура буларак, икенче икмәк булып санала. Ашлык уңмаган 1920-21 дә һәм Ватан сугышы елларында республика халкын азык белән тәэмин итүдә мөһим урын тота.

Бәрәңге игү

үзгәртү

Бәрәңге вегетатив юл белән, башлыча, бүлбеләрдән (селекция максатында орлыктан) үрчетелә. Генератив юл белән үрчетелгән бәрәңгенең продуктлылыгы ким була. Үсемлекне очыннан, күзчекләреннән, шытымнан, сабагыннан да үрчетергә мөмкин. ТР элиталы орлыкчылыгында үсемлек тукымасыннан файдаланып та (мерисистема ысулы) үрчетәләр. Бәрәңге бөреләре туфракта 5-8°С җылылык булганда шыта башлый. Тишелеп чыгу өчен иң уңай температура 15-20 °C, фотосинтез, сабак, яфрак үсү, чәчәк ату өчен 16-22 °C. Бәрәңге бүлбеләре төнге температура 10-13 °C булганда яхшы үсә. Югары температурада (төнлә 20 °C һәм аннан да югары булса) бәрәңгенең җылылык үзлекләре бозыла. Температура -2 °C тан түбәнрәк булса, бәрәңге үсемлеге кыраудан зарарлана. Бәрәңгенең транспирация (суны парга әйләндерү) коэффиициенты уртача 400-500. Чәчәк ату чорында, сабаклары иң нык үсеп, бүлбеләр барлыкка килгән вакытта, бәрәңгегә иң күп дым һәм тукландыру таләп ителә. Бәрәңге уңышы 200-250 ц/га булганда, үсемлек туфрактан 100-175 кг азот, 40-50 кг фосфор, 140-230 кг калий ала. Бәрәңге үстерү өчен кара туфрак, соры урман туфрагы, кәсле көлсыман, механик составы буенча комсыл, җиңел һәм уртача балчыксыл туфрак кулай санала.[4]

Бәрәңгене туфракта 6-8 градус булганда утыртырга ярый. Утыртыр алдыннан бәрәңге орлыгын «яравайлаштырырга» кирәк. Болай иткәндә орлыктагы күзәнәкләр дә ныгый һәм андагы кайбер авыруларны да бетерергә мөмкин. Күпләр бәрәңге орлыгын никадәр тирәнрәк утыртсаң, уңыш та шулкадәр күбрәк була, дип уйлый. Бу бер дә дөрес түгел. Орлыкны 8 сантиметрдан да тирәнгәрәк күмәргә ярамый. Чөнки тирән күмсәң, ул тиз генә үсеп китә алмый.

Бәрәңге киң рәт ысулы белән утыртыла. Рәт аралары 60 яки 70 см калдырыла, үсемлекләр арасындагы ара 25, 30 яки 35 см итеп калдырыла. Чәчү нормасы 2,5—3,5 т/га бүлбе (бүлбенең уртача авырлыгы 50-80 гр), чәчү тирәнлеге 8-12 см.

Бәрәңге уңышының түбән булуына аны ел да бер үк участокка чәчү дә йогынты ясый. Шуның өчен дә галимнәр бәрәңге участогын урталай бүлеп, аның икенче яртысына азотка бай күпьеллык үләннәр, борчак, ясмык кебек культуралар чәчәргә тәкъдим итә. Ә инде 2-3 елдан соң үләннәр чәчелгән җиргә бәрәңге, ә тегесенә, киресенчә, үләннәр чәчәргә мөмкин.Болай иткәндә, уңыш бермә-бер арта.[5]

Авырулар һәм корткычлары

үзгәртү

Бәрәңге төрле авыруларга бирешүчән: гөмбә авырулары - фитофтороз, макроспориоз, кутыр; бактериаль - караяк, боҗрасыман черек; вируслы - «тимгелле тап», яфракның бөтерелүе һ.б.; бәрәңге бүлбесендә һәм сабакта була торган нематодалы (йомры) суалчаннар белән зарарлана. Корткычлардан колорадо коңгызы, каты корт, ялган каты корт, аю чикерткә, болын күбәләге, гамма-күбәләк, лайлалы әкәм-төкәм иң куркынычлылардан санала.

Карантин корткычлар һәм бәрәңге авырулары аеруча куркыныч тудыралар. Алтынсыман һәм төссез бәрәңге нематодасы, бәрәңгедәге яман шеш, бәрәңге көясе, бәрәңгедәге черек авырулары нәкъ менә шундый куркыныч авыру төренә керәләр. Мәсәлән, алтынсыман бәрәңге нематодасы авыруы уңышның 70 процентка кадәр кимүенә китерергә мөмкин. Карантин булмаганнардан: фитофтороз, каты корт, колорадо коңгызы кебек корткычлар һәм авырулар да бәрәңге уңышына тискәре йогынты ясыйлар. Шуңа да бәрәңге сабакларын киптереп, тиз арада җыеп алу кирәк. Бәрәңгене бер урында берничә еллар буе үстергән очракта төрле авыруларны китереп чыгаручы микроблар туфракта туплана баралар. Шуңа да бәрәңгенең чәчү урынын үзгәртеп тору уңай нәтиҗә бирә.[6]

Колорадо коңгызы — бәрәңгенең төп корткычы. Ул ачык яки кызгылт сары, озынча овал формасында, озынлыгы 0,8-1,4 мм, бәрәңге яфрагының аскы ягына йомырка сала. Яшь кортлары соры, өлкәннәре – кызгылт сары. Гәүдәсе ябешкәк, тыгыз, өч яктан кабарынкы, сирәк төкле, корт (личинканың) озынлыгы 16 мм кадәр. Уңай шартларда 3-4 көн эчендә үсә. Туфракта курчаклана, курчак фазасы 8-14 көн дәвам итә. Бәрәңгенең һәм башка эт карагаты сыманнар гаиләсенә караган үсемлекләрнең яфрагы һәм сабагы белән туклана. Елына 1-2 буын үсә. Өлкән бөҗәк туфракка тирәнгә күмелеп кышлый.[7] Колорадо коңгызын агуларга өйрәнеп киләләр. Корткычка каршы көрәшнең иң нә­тиҗәлесе – утырту бәрәңгесен “Крайзер”, “Престиж” препаратлары белән эшкәртү. Бер коңгыз 500гә хәтле күкәй сала икән, шуңа күрә аның тиз үрчүенә гаҗәпләнәсе юк. Ә препаратлар белән эшкәртелгән бәрәңге утыртылган җирдә, “колорадо зәхмәте” күкәй салырга өлгермичә үлә.[8]

Илләр буенча җитештерү

үзгәртү

2005 елда бәрәңге үстерү буенча беренче урында Кытай булды, аннан калышып Россия һәм Һиндстан баралар. Җан башына исәпләгәндә алдынгы урынны Беларусь били.

Бәрәңге җитештерү (FAOSTAT), тонналап, 2004—2005 еллар
FAOSTAT мәгълүмат (БМОның Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы) 2006 елның 14 ноябренә 2011 елның 17 гыйнвар көнендә архивланган.

Кытай 70 036 279,00 21 % 73 036 500,00 23 %
Россия 35 914 240,00 11 % 37 461 488,00 12 %
Һиндстан 25 000 000,00 8 % 25 000 000,00 8 %
Украина 20 754 800,00 6 % 19 462 000,00 6 %
АКШ 20 685 670,00 6 % 19 151 080,00 6 %
Алмания 13 044 000,00 4 % 11 624 000,00 4 %
Польша 13 998 654,00 4 % 11 009 392,00 3 %
Беларус 9 902 100,00 3 % 8 185 000,00 3 %
Нидерланд 7 487 700,00 2 % 6 835 985,00 2 %
Франция 7 255 378,00 2 % 6 680 817,00 2 %
Бөекбритания 6 316 000,00 2 % 5 815 000,00 2 %
Бангладеш 3 907 000,00 1 % 4 855 000,00 2 %
Канада 5 170 790,00 2 % 4 850 000,00 2 %
Иран 4 180 000,00 1 % 4 200 000,00 1 %
Төркия 4 800 000,00 1 % 4 170 000,00 1 %
Румыния 4 230 210,00 1 % 3 985 000,00 1 %
Перу 2 996 090,00 1 % 3 284 223,00 1 %
Бразилия 2 931 180,00 1 % 2 950 990,00 1 %
Япония 2 842 000,00 1 % 2 708 000,00 1 %
Бельгия 3 229 622,00 1 % 2 653 949,00 1 %
Башка илләр 65 752 492,00 20 % 65 297 137,00 20 %
Җәмгысе 330 434 205,00 100 % 323 215 561,00 100 %
Бәрәңге җитештерү еллар буенча,[9] мең тонналап.
Ил 1985 1995 2005
Кытай 26 793 45 984 73 777
Россия 39 909 36 400
Һиндстан 12 571 17 401 25 000
Украина 14 729 19 300
АКШ 18 443 20 122 19 111
Алмания 21 054 10 888 11 158
Польша 36 546 24 891 11 009
Беларус 9 504 8 600
Нидерланд 7 150 7 340 6 836
Франция 7 787 5 839 6 347

Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы биргән статистикага күрә, 2004 елда.[10]
тамыразыклар җитештерелде (миллион тонналап):

Бәрәңге 328
   
Маниок 203
   
Батат 127
   
Ямс 40
   
Таро 11
   
Башкалар 7
   

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Linnaeus C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  2. Бәрәңге үстерүчелек // Татар энциклопедиясе. Казан, 2008., archived from the original on 2016-03-06, retrieved 2013-05-21 
  3. Өмет гәзите, 2015. 65№. (PDF), archived from the original (PDF) on 2017-04-13, retrieved 2015-10-14 
  4. Бәрәңге // Татар энциклопедиясе. Казан, 2008., archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2013-05-21 
  5. Орлыгы Бохарада түгел – №54 (11923),24 апрель, 2013, archived from the original on 2014-08-17, retrieved 2013-05-07 
  6. Бәрәңгене саклый беләсезме?, archived from the original on 2016-03-13, retrieved 2013-05-21 
  7. Башкорт энциклопедиясе 2016 елның 5 март көнендә архивланган. (башк.)
  8. “Ватаным Татарстан”, 17.09.2011, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2013-12-28 
  9. http://faostat.fao.org/faostat/servlet/XteServlet3?Areas=%3E862&Items=116&Elements=51&Years=2005&Years=1995&Years=1985&Format=Table&Xaxis=Years&Yaxis=Countries&Aggregate=&Calculate=&Domain=SUA&ItemTypes=Production.Crops.Primary&language=EN(үле сылтама) (FAOSTAT)
  10. http://faostat.fao.org/faostat/servlet/XteServlet3?Areas=862&Items=%3E1720&Elements=51&Years=2004&Format=Table&Xaxis=Years&Yaxis=Countries&Aggregate=&Calculate=&Domain=SUA&ItemTypes=Production.Crops.Primary&language=EN1(үле сылтама) (FAOSTAT)

Чыганаклар

үзгәртү