Бангладеш
Бангладеш Халык Җөмһүрияте, (бенг. গণপ্রজাতন্ত্রী বাংলাদেশ), Бангладеш (бенг. বাংলাদেশ [ˈbaŋlad̪eʃ] – Көньяк Азиядәге дәүләт. Бөтен чикләре буенча диярлек Һиндстан тарафыннан уратып алынган, бары көньяк-көнчыгышта күпмедер өлештә Бирма һәм Бенгалия култыгы белән чиктәш.
Байрак
| |
Шигарь | Beautiful Bangladesh ![]() |
---|---|
Башкала | Дакка |
Халык саны | 169 356 251 (2021) ![]() |
Нигезләнгән | 26 март 1971 ![]() |
Сәгать кушагы | Бангладеш стандарт вакыты, UTC+06:00 |
Кардәш шәһәрләр | Ниссин |
Рәсми тел | бәңгәл теле |
География | |
Мәйдан | 147,570 км² |
Координатлар | 24.01667°N 89.86667°E ![]() |
Сәясәт | |
Канун чыгару органы | Баңладеш парламинте |
Дәүләт башлыгы | Шахабуддин Чуппу |
Хөкүмәт башлыгы | Шейх Хасина Вазед |
![]() | |
Crefydd/Enwad | Ислам ![]() |
Икътисад | |
Акча берәмлеге | Баңладеш такасы |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 4% (2014)[1] |
Туу күрсәткече | 2.10 (2021) |
КПҮИ | 0.661 (2021)[2] |
Яшәү озынлыгы | 74.43 ел (2021) |
Джини коэффициенты | 32.4 (2016)[3] |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Электр аергычы төре | NEMA 1-15, Europlug,[4] тип D,[4] BS 1363,[4] Type K[4] |
Автомобил хәрәкәте ягы | сул[5] |
Челтәр көчәнеше | 220 вольт |
Телефон коды | +880 |
ISO 3166-1 коды | BD |
ХОК коды | BAN |
Интернет домены | .bd, .বাংলা |
АтамаҮзгәртү
Хәзерге Һиндстан штаты Көнбатыш Бенгал белән бергә Бенгалия этнолингвистик регионын тәшкил итә. Бангладеш атамасы рәсми бенгали телендә «Бенгалия иле» дигәнне аңлата.
ТарихҮзгәртү
Ил чикләренең хәзерге урнашуы Бенгал һәм Һиндстанның 1947 елда бүленүе вакытында, регион «Көнчыгыш Пакъстан» исеме белән яңадан төзелгән Пакъстан дәүләтенә кергәндә ачыклана. Әмма ул чакта «Көнчыгыш Пакъстан» «Көнбатыш Пакъстаннан» 1600 чакрымга сузылган чик белән аерылган була. Сәяси һәм тел дискриминациясе, өстәвенә, икътисади яктан кысу Пакъстанга каршы күтәрелешләр барлыкка килүенә китерә һәм 1971 елгы бәйсезлек өчен сугыш нәтиҗәсендә, Бангладеш дәүләте төзелә. Бәйсезлек алган яшь дәүләткә ачлык, табигый катаклизмнар, коточкыч ярлылык, сәяси тотрыксызлык һәм хәрби түнтәрешлеләр күрергә туры килә. Демократик институтларны кире торгызу бары 1991 елда гына, сәяси көрәш тынгач һәм икътисадый үсеш башлангач кына мөмкин була. Хәзерге көндә Бангладеш дөньяви демократик дәүләт булып санала.
ДемографияҮзгәртү
Бангладеш халык саны буенча дөньяда җиденче урында тора һәм ул дөньяның халык иң тыгыз урнашкан, ярлылык дәрәҗәсе югары булган дәүләтләр исемлегенә керә. Ләкин илдә азмы-күпме икътисадый үсеш көчәя бара һәм хәзерге ярлылык дәрәҗәсе 1990-еллар дәрәҗәсеннән 20% ка кимрәк.
ГеографияҮзгәртү
Географик яктан дәүләт Ганг һәм Брахмапутра елгалары арасындагы уңдырышлы өлкәдә урнашкан. Бангладешта муссоннар һәм циклоннар аркасында һәр елны су басулар була.
Сәяси хәлеҮзгәртү
Бангладеш хөкүмәте парламент демократиясе булып тора. Ил Британия Дуслыгы, Ислам Конференциясе Оешмасы һәм башка халыкара оешмалар әгъзасы.
ДинҮзгәртү
Бангладешта рәсми дин булган (1988 елдан) ислам вәкилләре ил халкының 90,40 % ын тәшкил итә. Һинд дине Бангладешта икенче иң зур дин, илнең Статистика бюросы мәгълүматы буенча, ил халкының якынча 8,96 % ын алып тора. Башка диннәр тарафдарлары (буддизм, христианлык) да бар.
СылтамаларҮзгәртү
- Бангладеш страдает от наводнений 2011 елның 28 июль көнендә архивланган. (рус.)
Шулай ук карагызҮзгәртү
Бангладешта Һинд дине гыйбадәтханәләре исемлеге
Чхота Анхик Мандир
Адинатх Гыйбадәтханәсе, Махешкали
Сонаранг Игезәк Гыйбадәтханәләре
Шушуния тавында мәгарә гыйбадәтханәсе
Башка телле бүлектә тулырак мәкалә бар: Bangladesh (ингл.) Сез тәрҗемә ярдәме белән бу мәкаләне язып бетереп проектка ярдәм итә аласыз.
|
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
- ↑ https://hdr.undp.org/data-center/human-development-index#/indicies/HDI; Отчёт о развитии человечества; чыгару датасы: 2022.
- ↑ https://knoema.com/atlas/Bangladesh/topics/Poverty/Income-Inequality/GINI-index.
- ↑ 4,0 4,1 4,2 4,3 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
- ↑ http://chartsbin.com/view/edr.