Мьянма
Мьянма (бирм. မြန်မာပြည်), Мьянма Җөмһүрият Берлеге (бирм. ပြည်ထောင်စုမြန်မာနိုင်ငံတော် ; 1989 елга кадәр – Бирма, Бирма Берлеге) – Көньяк-Көнчыгыш Азиядә, Һинд-кытай ярымутравының көнбатыш өлешендә урнашкан дәүләт.
Байрак
| |
Шигарь | Let the journey begin ![]() |
---|---|
Башкала | Нейпьидо |
Халык саны | 53 370 609 (2017) ![]() |
Нигезләнгән | 4 гыйнвар 1948 ![]() |
Рәсми тел | Бирма теле |
География | |
Мәйдан | 676,577.2 км² |
Координатлар | 22°N 96°E ![]() |
Сәясәт | |
Дәүләт башлыгы | Мьин Шве |
Хөкүмәт башлыгы | Мин Аун Хлайн |
![]() | |
Икътисад | |
ТЭП | 65 125 миллион US$ (2021), 59 364 миллион US$ (2022) ![]() |
Акча берәмлеге | кьят |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 3% (2014)[1] |
Туу күрсәткече | 2.05 (2021) |
КПҮИ | 0.585 (2021)[2] |
Яшәү озынлыгы | 69.62 ел (2021) |
Джини коэффициенты | 30.7 (2017)[3] |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Электр аергычы төре | Europlug,[4] тип D,[4] Schuko,[4] BS 1363[4] |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң[5] |
Челтәр көчәнеше | 230 вольт[4] |
Телефон коды | +95 |
ISO 3166-1 коды | MM |
ХОК коды | MYA |
Интернет домены | .mm |
Атама үзгәртү
Атамасы латыйн имлясында Burma дип языла. «Мьянма» сүзе исә «Җитез», «Көчле» дигәнне аңлата һәм «Мья» сүзенә аваздаш булып тора (анысы «зөбәрҗәт» дигән сүз). «Бирма» атамасы илдә популяр түгел
2010 елның октябрендә Мьянма ил атамасын «Мьянма Берлеге»ннән «Мьянма Җөмһүрият Берлеге»нә үзгәртә, шулай ук дәүләт байрагы һәм дәүләт гербы (туграсы) да үзгәртелә.
Башкала үзгәртү
2005 елның 6 ноябренә кадәр илнең башкаласы Янгон булган. 7 ноябрьдә илнең министрлыклары һәм ведомстволары яңа башкала ― Нейпьидо шәһәренә күченә башлый. Башкаланы күчерүнең сәбәпләре ачык билгеле түгел. Бер версия буенча, илнең үзәгендә урнашкан булу яңа башкаланы диңгездән һөҗүм итүдән саклый ала. Шулай ук яңа башкала милли азчылыклар яшәүче төбәкләргә якын урнашкан һәм аларны контрольдә тоту өчен уңай шартлар барлыкка килгән [6].
География үзгәртү
Мьянма көнбатышта Һиндстан һәм Бангладеш, төньяк-көнчыгышта Кытай, көнчыгышта Лаос һәм көньяк-көнчыгышта Таиланд белән чиктәш. Илнең чикләрен Бенгалия култыгы һәм Моутама култыгы, Андаман диңгезе сулары юа.
Дин үзгәртү
Мьянма хөкүмәтенең рәсми сәясәте буенча, Мьянмадагы барлык этник, дини һәм тел төркемнәре дә тигез хокуклы. 2005 елда Мьянма диннәр эшләре министрлыгы «Дин иреге турында декларация» бастырган.
2014 елда диннәр:
- Буддачылык тарафдарлары 88 %
- Христианнар 6,2 %
- Мөселманнар 4,2 %
- Һинд дине вәкилләре 0,5 %
АКШ Дәүләт департаментының дин иреге турындагы халыкара докладында әйтелгәнчә, 2006 елда илнең буддачылык тарафдары булмаган халкының саны исәпкә алу барышында нык киметеп күрсәтелгән[7].
Моны да карагыз үзгәртү
Искәрмәләр үзгәртү
- ↑ http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
- ↑ https://hdr.undp.org/data-center/human-development-index#/indicies/HDI; Отчёт о развитии человечества; чыгару датасы: 2022.
- ↑ https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI.
- ↑ 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
- ↑ Left is right (But right is left).
- ↑ Запретная зона:секретная столица Азии(ингл.)
- ↑ Burma:International Religious Freedom Report 2006(ингл.)