Исраил, Израиль, тулы рәсми исеме Исраил Дәүләте, Исраил Дәүләте (яһүд. מדינת ישראל, гарәп. دولة اسرائيل‎) — Азиянең көньяк-көнбатышында, Урта диңгезнең көнчыгыш яр буенда урнашкан дәүләт. Төньякта Лөбнан, төньяк-көнчыгышта Сүрия, көнчыгышта Үрдүн һәм Иордан елгасының Көнбатыш яры территориясе белән һәм көньяк-көнбатышта Мисыр һәм Газа секторы белән чиктәш.

Исраил
Байрак
Илтамга
Башкала Котдус
Халык саны 9 840 000 (2023, бәя) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 14 май 1948 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы Израиль стандарт вакыты, UTC+02:00, UTC+03:00
Рәсми тел яһүд теле
География
Lleoliad Көньяк Левант Edit this on Wikidata
Мәйдан 20,770 км²
Координатлар 31°N 35°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Дәүләт башлыгы Ицхак Герцог
Хөкүмәт башлыгы Биньямин Нетаньяху
Карта
Нигезләүче Давид Бен-Гурион
Икътисад
ТЭП 520 700 миллион доллар (2022) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге Исраил шекеле
Инфеләсә 5.3% (2022)
Эшсезлек дәрәҗәсе 66.36% (1952)
Туу күрсәткече 3.08 (2014)[1]
КПҮИ 0.919 (2021)[2]
Яшәү озынлыгы 82.60 ел (2017)[3]
Пенсия яше 67 яшь
Джини коэффициенты 38.6 (2018)[4]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы уң[5]
Челтәр көчәнеше 230 вольт
Телефон коды +972
ISO 3166-1 коды IL
ХОК коды ISR
Интернет домены .il

Дәүләт буларак 1948 елның 14 маенда (5708 елның 5 ияры) БМО Генераль Ассамблеясенең 1947 елның 29 ноябрендә кабул ителгән № 181 резолюциясе нигезендә игълан ителә.

Бәйсезлек Декларациясе нигезендә, Исраил яһүд дәүләте булып санала. Шул ук вакытта Исраил күпмилләтле һәм демократик дәүләт, анда яһүдиләр белән бергә тигез хокукларга нинди дин тотуга карамастан, башка этник төркемнәр дә: гарәпләр-мөселманнар, гарәпләр-христианнар, друзлар, бәдәвиләр, самаритлар («шомронимнар»), адыглар һәм башкалар ия. Мәсәлән, друз һәм бәдәви депутатлары, гарәп фиркалары һәм депутатлары кнессетка кергәннәр.

Исраил — дөньяда ил халкының дүрттән өч өлешен яһүдиләр тәшкил итүче бердәнбер ил. Ил халкының 18 % ы — мөселманнар, 2 % ы — христианнар (православие, католиклык, әрмән апостол чиркәве, протестантлык) һәм 1,6 % ы — друзлар, әләвитләр. Һинд дине тарафдарлары илдә диннәрен иркен тота ала. Мөселманнарга күпчелек сөнни һәм азчылык әхмәдия гарәпләр, шигый друзлар, сөнни бәдәвиләр, сөнни чиркәсләр (3,5 мең кеше) керә[6].

Кораллы көчләр

үзгәртү

2018 елда Исраилның саклану бюджеты $18.5 млрд тәшкил итте, дип хәбәр итә Стокһольмдагы SIPRI халыкара тикшеренү институты[7].


Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  2. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  3. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  4. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  5. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  6. Государство Израиль. Население(рус.)
  7. Фарсы куәте: Иранның кораллы көчләре ни дәрәҗәдә көчле?

Сылтамалар

үзгәртү

Шулай ук карагыз

үзгәртү