2018 ел
2018 (ике мең унсигезенче) ел — кәбисә булмаган ел, милади тәкъвим буенча дүшәмбе көнне башлана. Бу безнең эраның 2018 елы, III меңьеллыкның 18 елы, XXI гасырның 18 елы, XXI гасырның 2 унъеллыгының 8 елы, 2010 елларның 9 елы. 2018 елдан бирле 6 ел үтте.
Еллар |
---|
2014 · 2015 · 2016 · 2017 — 2018 — 2019 · 2020 · 2021 · 2022 |
Унъеллык |
1990-еллар · 2000-еллар — 2010-еллар — 2020-еллар · 2030-еллар |
Гасырлар |
XX гасыр — XXI гасыр — XXII гасыр |
Милади тәкъвим | 2018 MMXVIII |
Юлиан тәкъвим | 2017—2018 (14 гыйнвардан) |
Юлиан тәкъвим византия эрасы белән |
7526—7527 (14 сентябрьдән) |
Римны нигезләгәннән башлап | 2770—2771 (4 майдан) |
Яһүдләр тәкъвиме |
5778—5779 ה'תשע"ח — ה'תשע"ט |
Һиҗри тәкъвим | 1439—1440 (12 сентябрьдан) |
Борынгы әрмәннәр тәкъвиме | 4510—4511 (11 августтан) |
Әрмәннәрнең чиркәү тәкъвиме | 1467 ԹՎ ՌՆԿԷ
|
Кытай тәкъвиме | 4714—4715 (16 февральдан) 丁酉 — 戊戌 кызыл әтәч — сары эт |
Хәбәш тәкъвим | 2010 — 2011 |
Борынгы һинд тәкъвиме | |
- Викрам-самват | 2074—2075 |
- Шака самват | 1940—1941 |
Шәмси тәкъвим | 1396—1397 |
Буддачылык тәкъвиме | 2561 |
Япон ел исәбе | 30 ел Хэйсэй |
Россиядә ирекле ярдәмче (волонтер) елы[1].
Беларусиядә Кече Ватан елы[2].
Вакыйгалар
үзгәртү- XXIII Кышкы Олимпия уеннары.
- Футбол буенча дөнья чемпионаты 2018 узачак.
- ТҮРКСОЙ 2018 елны «Чыңгыз Айтматов елы» итеп игълан итте.
- 1 гыйнвар
- Швейцария Президенты вазифасына Ален Берсе керде[3].
- Россия Ауразия Икътисади Берлегендә рәислек итә башлый[4].
- Болгария Евросоюзда рәислек итә башлый[5].
- Казакъстанда хатын-кызлар өчен пенсия яшен арттыру башлана[6].
- 2 гыйнвар — Молдавия Конституция суды Министрлар кандидатураларын һәм вице-премьерларны раслау турындагы указга кул куйган вакытта Президент Игорь Додонның вәкаләтләрен вакытлыча туктатып тору турында Карар кабул итте[7][8].
- 5 гыйнвар — Молдавия Конституция суды Россия массакүләм мәгълүмат чаралары трансляциясен тыю турындагы канунга кул куйган вакытта Президент Игорь Додонның вәкаләтләрен вакытлыча туктатып тору турында Карар кабул итте[9].
- 8 гыйнвар — Барбадосның генерал-губернаторы Сандра Мэйсон вазифасына керде[10].
- 9 — 13 гыйнвар — Чэндэдә (КХР) хатын-кызлар арасында туплы хоккей буенча дөнья чемпионаты. Җиңүне Швеция җыелма командасы яулады[11].
- 2 гыйнвар — Сент-Люсиянең генерал-губернаторы Невилл Сенак вазифасына керде[12].
- 12 — 13 гыйнвар — Чехиядә Президент сайлауларының беренче туры. Икенче турга Милош Земан һәм Иржи Драгош чыкты[13].
- 16 гыйнвар — Косово сербларының лидерларыннан берсе, «Азатлык, демократия, дөреслек» хәрәкәте башлыгы Оливер Иванович Косовск-Митровица (Төньяк Косово) шәһәрендә үтерелә[14].
- 22 гыйнвар — вазифасына Либерия президенты Җорҗ Веа керә[15].
- 26 — 28 гыйнвар — Чехиядә Президент сайлауларының икенче туры. Җиңүне Милош Земан яулады[16].
- 28 гыйнвар
- Финляндиядә президент сайлаулары[17].
- оппозицияче Алексей Навальный җинаять җаваплылыгына тартылмау сәбәпле, президент сайлауларында кандидат итеп теркәлүгә җибәрмәү сәбәбе буенча Бөтенроссия «сайлаучылар эш ташлавы» узды [18].
- 28 гыйнвар — 4 гыйнвар — Хабарау шәһәрендә (Россия) һәм Харбин шәһәрендә (Кытай) туплы хоккей буенча дөнья чемпионаты[19].
- 1 февраль
- Кувейт, Катар һәм Гарәп Әмирлекләре артыннан Иордания Төньяк Корея белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзә[20].
- Россия Федераль куркынычсызлык хезмәте Нижгарда президент сайлаулары көнендә теракт әзерләгән «Ислам дәүләте» террорчысын бетергән[21].
- 2 февраль — АКШ яңа атом-төш доктринасын Салкын сугыш чорыннан тәкъдим итте, анда атом-төш куркынычы булган төп Илләр билгеләп үтелде: Россия, Кытай, Иран һәм Төньяк Корея[22].
- 3 февраль — Сүрия провинциясе Идлиб алмаш зенит-ракета комплексыннан Су-25 очкычы (очучы Роман Филипов) Россия террорчылары тарафыннан бәреп төшерелә[23].
- 6 февраль — Falcon Heavy авыр сыйныфлы Америка ракетасының беренче тест очышы булды[24].
- 9 — 25 февраль — 2018 елгы Кышкы Олимпия уеннары (Корея Республикасы)[25].
- 9 — Ан-148 Мәскәү янында һәлакәте
- 23 февраль — Алинә Заһитова тимераякта хатын-кызлар арасында ялгыз фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы исемен яулый.
- 4 март — Бөекбританиянең Солсбери каласында элекке Россия шымчысы Сергей Скрипальне һәм кызын «новичек» белән агулыйлар.
- 18 март — Россиядә Владимир Путинны 4нче срокка сайлау көне
- 25 март — Кемерово шәһәрендә «Кышкы чия» сәүдә үзәгендә 60 кеше, шул исәптә 41 бала янып үләләр.
- 15 июнь — Казанда, Саранскида Футбол буенча дөнья чемпионаты 2018 беренче уеннары уза.
- 15 июнь — Ураза бәйрәме.
- Зонд Һаябуса-2 астероидтан грунт үрнәкләрен алу өчен 1999 JU3 астероиды белән якыная.
- 13 июль — Австралиядә һәм Антарктидада өлешчә кояш тотылу күзәтелде[26].
- 16 июль — Финляндиянең башкаласы Һельсинкидә Россия президенты Владимир Путин һәм АКШ президенты Дональд Трамп арасында беренче тулы форматлы очрашу узды[27][28].
- 25 — 27 июль — Йоһаннесбургта (Көньяк Африка Җөмһүрияте) BRICS-ның X-нчы саммиты узды.
- 30 июль — Үзәк Африка республикасында берьюлы өч россияле журналист үтерелде (Орхан Джемаль, К. Радченко һәм А. Расторгуев). Алар Россиянең "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте эшчәнлеге турында документаль фильм төшерү өчен килгәннәр.
- 31 июль — Кояш өйрәнү өчен билгеләнгән Solar Probe Plus космик аппаратына старт бирү планлаштырыла[29].
- 3 август — Россия Президенты Владимир Путин 2019 елның 1 гыйнварыннан башлап ӨКС-ны 18 %-тан 20 %-ка кадәр арттыру турында канунга кул куйды[30].
- 11 август — өлешчә кояш тотылу көне.
- 12 август — NASA кояшның тышкы таҗын һәм кояш җилен өйрәнү өчен «Паркер» кояшлы зондын җибәргән.
- 14 август — Генуя шәһәрендә (Италия) Понте-Моранди күпере җимерелде.
- 21 август — Корбан бәйрәме.
- «Казан» милли-мәдәни үзәге урамга куып чыгарлыган.
- 2—8 сентябрь — Бөтендөнья күчмәләр уеннары.
- 5 сентябрь — инглиз полициясе Скрипальләргә һөҗүм итүчеләрнең исемнәрен игълан иткән.
- 9 сентябрь
- 23 сентябрь — 6 октябрь — Бөтендөнья шахмат олимпиадасы (Батум, (Гөрҗистан).[32].
- 29 сентябрь — Баймак районы, Темәс авылында җирле халык белән килмешәк чеченнар арасында канлы бәрелеш.
- 30 сентябрь — Македониядә Республика исемен үзгәртү турында референдум, сайлаучылар килмәү сәбәпле, узмаган дип танылган.
- 3 октябрь
- Аркадий Дворкович Халыкара шахмат федерациясе (ФИДЕ) президенты итеп сайланды.
- Россия президенты Владимир Путин пенсия яшен ир-атлар өчен — 65 яшькә, хатын-кызлар өчен — 60 яшькә кадәр күтәрде.[33][34].
- 7 октябрь — Бразилиядә гомуми сайлаулар; сайлауларның икенче турына Бразилия президентларына кандидатлар Жаир Болсонау һәм Фернанду Аддад чыкты.
- 12 октябрь — вазифасыннан киткән Рөстәм Хәмитов урынына Башкортстан президенты вазифасын вакытлыча башкаручы итеп Радий Хәбиров тәгаенләнгән.
- 17 октябрь — Киреч политехник көллиятендә массакүләм үтереш; 21 кеше (үтерүчене дә кертеп) үтерелгән, 50-дән артык яраланган.
- 12 ноябрь — Шаян-ТВ телеканалы тапшыруларын башлады.
- 20 ноябрь — Мәүлид бәйрәме.
- 25 ноябрь — Керич бугазында инцидент, Россия хәрби кораблары Украинаның сәүдә корабларын үткәрми, хәрби катерларга һөҗүм итә, диңгезчеләрне әсирлеккә ала.
- 1 декабрь — Казанда Радик Юлъякшин концерты 9 мең тамашачы җыйды.
- 27 декабрь — Татар энциклопедиясенең интернет сайты дөнья күрде .[35]
Вафатлар
үзгәртү- Төп мәкалә: 2018 елда вафатлар исемлеге
- 1 гыйнвар — Сәгыйть Садри (100), Австралия татар җәмгыятенә нигез салучы.[1] 2018 елның 4 гыйнвар көнендә архивланган.
- 12 гыйнвар — Асия Галиева (89), Татарстанның халык әртисе.
- 14 гыйнвар — Владимир Быков (68), хоккей тренеры.
- 19 гыйнвар — Павел Казанков, җиңел атлетикачы.
- 10 февраль — Равил Сәйфетдинов, ТР атказанган укытучысы.
- 11 февраль — Мөхәммәт Миначев(79), татар милли хәрәкәте эшлеклесе (Мәскәү).
- 18 март — Георгий Мосолов, СССР Каһарманы.
- 19 март — Сәгыйдә Мөхәммәтдинова, Социалистик Хезмәт Каһарманы.
- 20 март — Дилбәр Габдерхманова, Үзбәкстан дирижеры.
- 20 март — Виктор Ерин, РФ эчке эшләр министры.
- 28 март — Олег Анофриев, РФ кино һәм театр актеры, РФ халык артисты.
- 5 апрель — Каюм Ихин, Социалистик Хезмәт Каһарманы.
- 5 апрель — Исао Такахата, режиссер, сценарист һәм продюсер.
- 8 апрель — Айдар Хисаметдинов, балет биючесе.
- 14 апрель — Фәния Чанышева, татар шагыйрәсе һәм прозаигы.
- 21 апрель — Нина Дорошина, РФ кино һәм театр актрисасы.
- 23 апрель — Җәвит Акчурин, фотохәбәрче, КФУ доценты.
- 23 апрель — Виктор Абалакин, астроном.
- 25 апрель — Әзһәр Мөхәммәдиев (85), тарихчы галим, КФУ профессоры.
- 25 апрель — Шөһрәт Габбасов, үзбәк кино режиссеры.
- 26 апрель — Тайфур Сәгыйтов, язучы.
- 2 май — Тимур Акулов, ТР президенты киңәшчесе, РФ Дәүләт думасы депутаты.
- 4 май — Ринат Баттал, язучы.
- 8 май — Сания Заһирова, Социалистик Хезмәт Каһарманы (1966).
- 13 май — Марго Киддер, Канада-АКШ кино актрисасы.
- 21 май — Нурхәтим Бикколов, рәссам.
- 6 июнь — Кира Моратова, совет һәм украин кино режиссеры.
- 11 июнь — Наил Алан, татар журналисты.
- 12 июнь — Рәис Баһаветдинов, Социалистик Хезмәт Каһарманы.
- 14 июнь — Станислав Говорухин, режиссер.
- 14 июнь — Евгений Никольский, РФА академигы.
- 15 июнь — Мәсгуть Миңнекәев, Социалистик Хезмәт Каһарманы.
- 18 июнь — Илдус Әмирхан (77), татар мәгърифәтчесе.
- 10 июль — Николай Дементей, БССР югары шурасы президиумы рәисе.
- 12 июль — Зоя Коршунова, Социалистик Хезмәт Каһарманы.
- 27 июль — Гафур Каюмов, драматург, режиссер.
- 29 июль — Аркадий Алексеев, океанолог.
- 31 июль — Флёра Тарханова, шагыйрә, тәрҗемәче, журналист.
- 18 август — Кофи Аннан, БМО Генераль сәркатибе (1997—2007).
- 31 август — Александр Захарченко, Донецк Халык Җөмһүрияте Башлыгы.
- 31 август — Сабир Шәрипов, башкорт язучысы.
- 3 сентябрь — Тәүзыйха Зарипова, Социалистик Хезмәт Каһарманы.
- 13 сентябрь — Рим Һидиятуллин (78), шагыйрь, журналист, БР атказанган мәдәният хезмәткәре.
- 18 сентябрь — Фәһимә Хисамова, профессор, тел галиме.
- 18 сентябрь — Лилия Нәҗметдинова, спортчы, тренер (нәфис гимнастика)
- 4 октябрь — Мәхмүт Рәфыйков, кино операторы.
- 11 октябрь — Рифгать Әхмәтҗанов (85), тел белгече.
- 13 октябрь — Тәслимә Фәйзуллина, Тинчурин театры артисты, ТР халык артисты.
- 15 октябрь — Пол Аллен, Америка эшкуары, Microsoft корпорациясен гамәлгә куючыларның берсе.
- 15 октябрь — Өлфәт Мәганов, Татарстан АССРның атказанган нефтьчесе.
- 16 октябрь — Исмәгыйль Әхмәт, КХҖ дәүләт эшлеклесе.
- 26 октябрь — Николай Караченцов, театрның һәм киноның Совет һәм Россия актеры; РСФСР-ның халык артисты (1989).
- 27 октябрь — Шәфәгать Салихов (60), музыкант.
- 5 ноябрь — Касыйм Тәхау (93), татар язучысы, фронтовик, журналист.
- 8 ноябрь — Әгъдәс Борһанов (98), тарих фәннәре докторы, профессор.
- 8 ноябрь — Әсхәл Әхмәт-Хуҗа, шагыйрь, тәрҗемәче.
- 15 ноябрь — Рауза Хәйретдинова, Камал театры актрисасы.
- 23 ноябрь — Фәнис Фәтхи (57), журналист.
- 30 ноябрь ― Джордж Буш, АКШның 41нче президенты (1989—1993).
- 2 декабрь — Рөстәм Зәкуан (61), язучы, Тукай премиясе (2018).
- 25 декабрь — Фәрит Аги (Иделле, 75), күренекле татар журналисты, «Азатлык» радиосы журналисты (1969-2006), мөдире (1989-2006).
- 27 декабрь — Зәкия Туишева (98), Әлмәт татар драма театрының режиссёры һәм баш режиссёры.
- 28 декабрь — Илгизәр Вәлиев, ТРның атказанган табибы.
Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары
үзгәртүНобель премиясе лауреатлары
үзгәртү- Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе (2018) — Ольга Токарчук (Польша). 2019 елда гына алган.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Путин предложил объявить 2018-й Годом добровольца и волонтера, ТАСС. 31 декабрь 2017 тикшерелде.
- ↑ 2018 год объявляется Годом малой родины (ru-RU). 10 февраль 2018 тикшерелде.
- ↑ Глава МВД Швейцарии вступил в должность президента. РИА Новости (2018-01-01). 2018-01-01 тикшерелгән.
- ↑ Россия приняла на себя председательство в органах ЕАЭС. Интерфакс (2018-01-01). 2018-01-01 тикшерелгән.
- ↑ The Presidency of the Council European Union (en). әлеге чыганактан 2017-11-20 архивланды. 2017-11-18 тикшерелгән.
- ↑ В Казахстане повысят пенсионный возраст женщин с 2018 года.
- ↑ Конституционный суд Молдавии приостановил полномочия президента Додона. РБК (2018-01-02). 2018-01-02 тикшерелгән.
- ↑ Конституционный суд Молдавии вновь приостановил полномочия президента Игоря Додона. Meduza (2018-01-02). 2018-01-12 тикшерелгән.
- ↑ В Молдавии запретят российские новости против воли президента.
- ↑ New Governor General Dame Sandra Mason installed. NationNews (2018-01-08). әлеге чыганактан 2018-01-09 архивланды. 2018-01-09 тикшерелгән.
- ↑ Женская сборная России завоевала серебро чемпионата мира по хоккею с мячом.
- ↑ http://tass.ru/encyclopedia/person/С/senak-nevill
- ↑ Земан и Драгош вышли во второй тур президентских выборов в Чехии (рус.), ТАСС. 28 гыйнвар 2018 тикшерелде.
- ↑ В Косово убит сербский политик Оливер Иванович (ru-RU), Interfax.ru (2018-01-16). 17 гыйнвар 2018 тикшерелде.
- ↑ https://news.ru/v-mire/legendarnyj-eks-futbolist-dzhordzh-vea-oficial-no-stal-prezidentom-liberii/
- ↑ Милош Земан вновь стал президентом Чехии (рус.), ТАСС. 28 гыйнвар 2018 тикшерелде.
- ↑ Presidentinvaali. 2018 елның 1 апрель көнендә архивланган.(фин.)
- ↑ «Забастовка избирателей» состоялась более чем в ста городах России (рус.), Голос Америки (2018-01-28). 28 гыйнвар 2018 тикшерелде. 2018 елның 10 июль көнендә архивланган. архив күчермәсе, archived from the original on 2018-07-10, retrieved 2018-10-19
- ↑ Харбин начал с переноса игр.
- ↑ Иордания разорвала дипотношения с КНДР (ru-RU), Interfax.ru (2018-02-01). 5 февраль 2018 тикшерелде.
- ↑ ФСБ показала видео ликвидации планировавшего теракт на выборы боевика, РБК (2018-02-01). 16 апрель 2018 тикшерелде.
- ↑ Новая ядерная доктрина США: Россия не враг, но вызывает беспокойство (en-GB), BBC Русская служба (2018-02-03). 5 февраль 2018 тикшерелде.
- ↑ Минобороны сообщило о гибели пилота сбитого боевиками в Сирии Су-25. РБК. 2018-02-05 тикшерелгән.
- ↑ SpaceX запустила в космос ракету Falcon Heavy с кабриолетом Tesla. Би-би-си (2018-02-06). 2018-02-06 тикшерелгән.
- ↑ Южнокорейский Пхёнчхан получил право провести зимние ОИ 2018 года.
- ↑ http://www.livekuban.ru/news/zhizn/s-solnechnogo-zatmeniya-nachalas-pyatnitsa-13-iyulya/
- ↑ «Лучше, чем супер»: итоги встречи Путина и Трампа
- ↑ Встреча Путина и Трампа в Хельсинки. Как это было. 7 сентябрь 2018 тикшерелде. 2018 елның 7 сентябрь көнендә архивланган. архив күчермәсе, archived from the original on 2018-09-07, retrieved 2018-10-20
- ↑ Solar Probe Plus.(ингл.)
- ↑ Президентом России В. Путиным подписан закон о повышении ставки НДС, Газета.Ru. 7 сентябрь 2018 тикшерелде.
- ↑ https://rg.ru/2018/04/01/edinaia-rossiia-provedet-otbor-kandidatov-dlia-regionalnyh-vyborov.html
- ↑ http://www.chessdom.com/chess-olympiad-2018-to-take-place-in-batumi-georgia/
- ↑ Путин подписал закон о внесении изменений в пенсионное законодательство
- ↑ Подписаны законы, направленные на обеспечение сбалансированности и долгосрочной финансовой устойчивости пенсионной системы (рус.), Президент России. 4 октябрь 2018 тикшерелде.
- ↑ https://www.azatliq.org/a/29679715.html