Олег Анофриев, Олег Андрей улы Анофриев (рус. Олег Андреевич Анофриев, 1930 елның 20 июле, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, Төньяк Кавказ крае, Геленҗик районы, Геленҗик2018 елның 28 марты, Мәскәү) — РФ кино һәм театр актеры, җырлар авторы, җырчы. РСФСР атказанган (1969), РФ халык (2004) артисты.

Олег Анофриев
Туган телдә исем фото:24smi.org
рус. Олег Андреевич Анофриев
Туган 20 июль 1930(1930-07-20)
Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, Төньяк Кавказ крае , Геленҗик
Үлгән 28 март 2018(2018-03-28) (87 яшь)
Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, Мәскәү
Күмү урыны Аксиньинское кладбище[d]
Ватандашлыгы Калып:Байраклаштыру/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе
Россия байрагы РФ
Әлма-матер МСАТ мәктәп-студиясе[d]
Һөнәре кино һәм театр актеры
Җефет Наталья Георгий кызы Отливщикова (1932), табиб
Балалар кызы Мария (Солоденина, 1959), табиб-остеопат
Ата-ана
  • Андрей Сергей улы Анофриев, табиб (әти)
  • Мария Гаврила кызы Анофриева, хуҗабикә (әни)

Аксин зираты
Сайт https://www.liveinternet.ru/users/oleg_anofriev/

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1930 елның 20 июлендә Төньяк Кавказ крае (хәзерге Краснодар крае) Геленҗик районы үзәге (1923-1963 елларда) Геленҗик шәһәрендә табиб гаиләсендә туган, Мәскәүдә үскән. Бөек Ватан сугышы елларын Свердлауда уздырган. Алтынчы сыйныфтан мәктәп драма түгәрәгендә шөгыльләнә. МХАТ мәктәп-студиясен тәмамлаган (1954). Анатолий Эфрос һәм Олег Ефремовның Үзәк балалар театрына (рус. ЦДТ) чакыру ала. 1960-1962 елларда Маяковский исемендәге театрда, 1962-1973 елларда Моссовет исемендәге театрда, 1974 елдан Киноактер театры труппасында хезмәт итә. Сәхнәдә уйнаган беренче роле — Олег Ефремовның «Ялган авыру» (рус. Мнимый болной) спектаклендә булса, кинодагы дебюты — 1955 елда төшкән «Матурлык сере» (рус. Секрет красоты) кыска метражлы фильмындагы Эдик роле була.

1992 елда кинорежиссер буларак, «Гашыйк булу» (рус. Быть влюбленным) кинофильмын төшерә, музыкасын да үзе яза.

Кинода алтмышлап рольдә уйный: «Гадәти вакыйга» (рус. Простая история, 1960), «Ал җилкәннәр» (рус. Алые паруса, 1961), «Хезмәттәшләр» (рус. Коллеги, 1962), «Югалган вакыт турында әкият» (рус. Сказка о потерянном времени, 1964), «Төньяк варианты» (рус. Северный вариант, 1974), «Беренче рейс» (рус. Первый рейс, 1976), «Капчыктагы мәче» (рус. Кот в мешке, 1978), «Билгесез сукмакларда» (рус. Там, на неведомых дорожках, 1982), «„Грета“ вилласы сере» (рус. Тайна виллы „Грета“, 1983), «Капуциннар бульварыннан килгән кеше» (рус. Человек с бульвара Капуцинов, 1989) һ. б. Иң соңгы уйнаган фильмы — «Тагын яшәргә кирәк» (рус. Опять надо жить, 1999).

Фильмнар, мультфильмнар, спектакльләр, музыкаль әкиятләр өчен илледән артык җыр, романс һәм көй язган: «Төньяк варианты» (рус. Северный вариант), «Капчыктагы мәче» (рус. Кот в мешке), «Күңелле утырабыз» (рус. Хорошо сидим) һ. б.

Актер шулай ук мультфильмнарда тавыш яздыруда катнаша. Мәсәлән, «Бремен музыкантлары»нда (рус. Бременские музыкантаы, 1969), принцессадан кала, барлык партияләрне дә үзе яздыра. Шулай ук «Поп һәм аның эшчесе Балда турында әкият» (рус. Сказка о попе и о работнике его Балде, 1973), «Ничек итеп арыслан һәм ташбака җыр җырлады» (рус. Как львенок и черепаха пели песню, 1974), «Портта» (рус. В порту, 1975) мультфильмнарында аның тавышы яңгырый.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 1969 РСФСР атказанган артисты
  • 2004 РФ халык артисты

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү