Internet Movie Database

(IMDb битеннән юнәлтелде)

Internet Movie Database (IMDb, инглизчәдән — «Кинофильмнар Интернет-базасы») — дөньяда кинематограф турында иң эре веб-сайт һәм бирелмәләр базасы.

Internet Movie Database
ингл. Internet Movie Database
Нигезләнү датасы 17 октябрь 1990
Логотип
Кыскача исем IMDb
Нигезләүче Кол Нидһәм[d][1]
Дәүләт  Бөекбритания
Хуҗасы IMDb.com, Inc.[d] һәм Amazon.com[d]
Бәйле оешмалар Box Office Mojo[d]
Әсәр яки аның атамасы теле инглиз теле
Кулланылган тел инглиз теле
Тәнкыйтьчеләр бәясе 2.6/5 (Poor)
Җитештерә пользовательский контент[d]
Alexa урыны 53
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 4 603 986 һәм 549 000 ± 999[2]
Рәсми веб-сайт imdb.com(ингл.)
Куллану шартларына сылтама imdb.com/conditions(ингл.)
Яшеренлек сәясәте URL-ы imdb.com/privacy(ингл.)
Рәсми форум community-imdb.sprinklr.com(ингл.)[3]
Official jobs URL amazon.jobs/en/teams/imdb(ингл.)
Login URL imdb.com/registration/signin
Эзләү калыбы http://www.imdb.com/find?q=$1
 Internet Movie Database Викиҗыентыкта

Базада, 2017 елның декабренә, 4,7 млн артык кинофильмнар, телесериаллар һәм аларның аерым серияләре турында, шулай ук 8,3 млн кино белән бәйле персоналар, — актёрлар, режиссёрлар, сценаричылар һ. б. турында мәгълүматлар җыелган.[4]

1998 елдан бирелмәләр базасы белән Amazon.com ширкәте ия итә. IMDb-дагы мәгълүматның күбесе ирекле, шулай ук IMDb.com сайты ирекле програм тәэминаты (Apache, Perl һ. б.) нигезендә эшли.

Тарих үзгәртү

1990 елның 17 октябрендә, күп кенә кино яратучыларны берләштергән, «Usenet rec.arts.movies яңалыклар төркеме», ул вакытта 10 меңгә якын фильмнарга һәм телесериалларга 23 меңнән артык мәкаләләр тоткан, үзенең FAQ-сын индекслатырга уйлагач, — IMDb-га нигез салучыларның берсе (әлеге аның башкаручы директоры) — Кол Нидһәм, кинофильмнар бирелмәләр базасын оештыру өчен, берничә Unix-скриптлар язган. Ул вакытта база «rec.arts.movies movie database» дип атала иде, «Internet Movie Database» исеме соңырак барлыкка килде.

Акрынлап база зурайды һәм техник буенча камилләшкәләде. 1993 елда база Бөтендөнья пәрәвезендә, Велстәге Кардифф университеты серверларында, килеп чыкты. Инде ул вакытта база Интернетта киң танылган иде. 1996 елның гыйнварында «Internet Movie Database, Ltd» ширкәте барлыкка килде. Базаны ясаучылар аның акционерләре булып чыктылар. Киң танылганлыкка кармастан, база ясаучыларга хобби булып кына дәвам иткән иде — аларның күбесендә башка өзлексез эш урыннары булган.

Тиздән база университет серверларының ресурсларын тотып бетерде дә АКШ-дагы һәм Бөекбританиядагы аерып бирелгән серверларга күченде. Бер елдан соң аерып бирелгән серверларның саны 9 иде инде, әмма бу куәтлелекләр барыбер җитми булып чыкты. Базаны тоту кыенырак була башлады — сайтны алга алып барырга ресурслар җитеп бетми башлады. Берничә ширкәт IMDb-ны сатып алырга тәкъдим иткән иде, әмма базаның энтузиастлары ышанмагананар аларга — шушы ширкәтләр IMDb-да кино яратучылар өчен бердәнбер проект урынына маркетинг платформасы күргәннәр.

1998 елда «Amazon.com» ширкәтеннән Җефф Бэзос IMDb белән элемтәгә керде. IMDb ресурсларына гомуми түләүсез керү мөмкинлеген бозмау шартларын үтәрмен дип, ул IMDb акцияләренең өлешен сатып алырга тәкъдим итте. Капитал салуга алмашып, ул Amazon.com өчен кинопродуктларны IMDb.com сайты аша сатырга хокук теләгән иде. Шул вакыттан IMDb һәм Amazon.com хезмәттәшлек башладылар. Шушы сәбәпләр аркасында шактый зур булып серверлар көчләре киңәйтелде. «IMDb Ltd» акционерләренә дивидендлар түләнә. IMDb энтузиастларының күбесе ширкәт штатына кабул ителделәр, шулай ук яңа персонал да эшкә алынды. Бүгенгесе көнгә бу зур бизнесның кино яратучы-альтруистлар энтузиастлар берләшмәсе белән үзара ярдәм итешүенең аз санлы мисалларының берсе.

Базаның күп бүлекләре әле хәзер дә шактый зур дәрәҗәдә үз теләкләре белән эшләгән кулланучылар белән тутырыла һәм төзәтелә, шулай итеп ул вики-проектларына охшаш; актив катнашучылар кертемнәренә бәя бирү системасы да бар[5]. Википедиянең кинематографик мәкаләре өчен IMDb нигезле чыганак буларак кулланыла, әмма тема буенча төп яки бердәнбер чыганак дип куллану өчен шактый ышанычлы дип танылмый.

IMDb сайтына ай саен миллионнан артык кеше керә, ул Бөтендөнья пәрәвезенең йөз иң киң танылган сайтларының берсе. Әмма, фильм турында күберәк мәгълүмат алыр өчен, сайтта теркәлергә кирәк.

Тавыш бирүләр үзгәртү

IMDb-ның киң танылган мөмкинлеге — онлайн-тавыш бирүләр. Сайтка керүче теләсә кайсы теркәлгән кулланучы, фильмнар өчен рейтинг чыгарып, аларга тавыш бирә ала. 1-дән («иң начар фильм») 10-га («шедевр») кадәр баллар. Шулай итеп, IMDb-да сайтка керүчеләрнең фикере буенча 250 иң яхшы бөтен заманнар фильмнары ачыкланганнар. Шулай ук 100 иң начар фильмнар да ачыкланганнар. 250 иң яхшы фильмнар рейтингын ясаганда тавыш биргәннәрнең барысының да тавышларын исәпкә алмыйлар. Тавышлар исәпләүчене «әйләндерүләрдән« качу максаты хакына махсус чаралар кулланыла. Мәсәлән, даими тавыш бирүче катнашучыларның гына тавышлары исәпкә алына. Жанрлар буенча, унъеллыклар буенча һ. б. фильмнарның аерым рейтинглары бар.

IMDb юрамасы буенча иң яхшы фильмнар үзгәртү

2017 елның 2 июненә 25 иң яхшы фильмнар:

  1. Шоушенктан качу (Фрәңк Дарабонт, 1994)   (1,81M)
  2. Исем атасы (Фрәнсис Форд Коппола, 1972)   (1,24M)
  3. Исем атасы 2 (Фрәнсис Форд Коппола, 1974)   (852k)
  4. Кара алпар (Кристофер Нолан, 2008)   (1,79M)
  5. 12 бик нык ачуланган ир-атлар (Сидни Лүмет, 1957)   (491k)
  6. Шиндлер исемлеге (Стивен Спилберг, 1993)   (931k)
  7. Криминал укылма (Квентин Тарантино, 1994)   (1,42M)
  8. Балдаклар хакиме: Корольның кайтуы (Питер Җексон, 2003)   (1,30M)
  9. Яхшы, яман, явыз (Серҗо Леоне, 1966)   (538k)
  10. Кыйнашучылар клубы (Дэвид Финчер, 1999)   (1,30M)
  11. Балдаклар хакиме: Балдак Бердәмлеге (Питер Җексон, 2001)   (1,32M)
  12. Йолдыз сугышлары. Эпизод V: Империя җаваплы сугу ясый (Ирвин Кершнер, 1980)   (906k)
  13. Форрест Гамп (Роберт Земекис, 1994)   (1,36M)
  14. Башлангыч (Кристофер Нолан, 2010)   (1,59M)
  15. Балдаклар хакиме: Ике кальга (Питер Җексон, 2002)   (1,18M)
  16. Кәккүк оясы өстеннән очып үткән чакта (Милош Форман, 1975)   (726k)
  17. Яхшы егетләр (Мартин Скорсезе, 1990)   (783k)
  18. Матрица (Ларри һәм Энди Вачовскилар, 1999)   (1,31M)
  19. Җиде самурай (Акира Куросава, 1954)   (245k)
  20. Йолдыз сугышлары. Эпизод IV: Яңа өмет (Җорҗ Лукас, 1977)   (979k)
  21. Ходай шәһәре (Фернанду Мейреллиш, 2002)   (568k)
  22. Җиде (Дәвид Финчер, 1995)   (1,1M)
  23. Бәрәннәрнең дәшмәве (Җонатан Демми, 1991)   (962k)
  24. Бу гүзәл тормыш (Фрәңк Капра, 1946)   (299k)
  25. Тормыш матур (Роберто Бениньи, 1997)   (460k)

IMDb-дагы Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе һәм Россия фильмнары үзгәртү

Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе-ның һәм Россиянең барысыда диярлек фильмнары, сериаллары һәм мультфильмнары IMDb-га кертелгәннәр. Өстәвенә күбесендә шактый югары рейтинг, ләкин тавышлар саны аз. Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе-ның («Сталкер», «Солярис», ««Потёмкин» броненосецы», «Бар да кара» һәм башкалар) һәм Россиянең («Төнге Дозор», «Көнге Дозор», «Маңгул», «Левиафан», «Кайту», һәм башкалар), кагыйдәләр буенча иң яхшы 250 фильмнар исемлегенә эләгү өчен кирәкле 25 000 тавышларны бик аз фильмнар гына җыя алды. 2017 елның 2 июненә 250 иң яхшы фильмнар исемлегендәге өчесе Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе-ныкы иде: 148-нче урында Андрей Рублёв (фильм), 178-нче урында «Бар да кара» һәм 208-нче урында «Сталкер» — һәм Россиянекеләр:

2017 елның 2 июненә 60 иң яхшы (тавыш саны 1000-нән дә ким булмаган фильмнар) Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе фильмнары исемлегенә керделәр:

  1. Очрашу урынын үзгәртергә ярамый (1979)   (3033)
  2. Язның унҗиде мизгеле (1973)   (2816)
  3. Эт йөрәге (1988)   (4703)
  4. Шерлок Һолмсның һәм доктор Ватсонның маҗаралары: Бәскервилләр эте (1981)   (4086)
  5. «Ы» операциясе һәм Шурикның башка маҗаралары (1965)   (8611)
  6. Солдатның әтисе (1964)   (3026)
  7. Нәкъ шул Мөнһаузен (1979)   (2319)
  8. Бриллиантлы кул (1968)   (9604)
  9. Уңыш джентльменнәре (1971)   (7627)
  10. Сугышырга картлар гына бара (1974)   (3090)
  11. Шерлок Һолмсның һәм доктор Ватсонның маҗаралары: Аяусыз көрәш (1980)   (1934)
  12. Кавказ әсире һәм Шурикның яңа маҗаралары (1967)   (7586)
  13. Хезмәти роман (1977)   (5542)
  14. 12 урындык (1976)   (3232)
  15. Гадәти могҗиза (1979)   (2087)
  16. Шерлок Һолмсның һәм доктор Ватсонның маҗаралары: Агра хәзинәләре (1983)   (1831)
  17. Шерлок Һолмс һәм доктор Ватсон (1979)   (1880)
  18. Шерлок Һолмсның һәм доктор Ватсонның маҗаралары: Шантаж корольы (1980)   (1728)
  19. Алтын бозау (1968)   (1638)
  20. Шерлок Һолмсның һәм доктор Ватсонның маҗаралары: Юлбарыс аулау (1980)   (1635)
  21. Киноаппаратлы кеше (1929)   (16k)
  22. Иван Василий улы һөнәрен алмаштыра (1973)   (11k)
  23. Язмыш көлүе, яки Җиңел пар белән! (1975)   (8318)
  24. 12 урындык (1971)   (4024)
  25. Тәүбә итү (1984)   (2954)
  26. Ә таңнар монда тынычлар (1972)   (2520)
  27. Һамлет (1964)   (1974)
  28. Киләчәктән кунак кыз (1985)   (1589)
  29. Ак Бим Кара колак (1977)   (1286)
  30. Дерсу Узала (1975)   (18k)
  31. Торналар оча (1957)   (11k)
  32. Менү (1976)   (4181)
  33. Автомобильдән саклан (1966)   (3221)
  34. Покровка капкасы (1983)   (1809)
  35. Гадәти фашизм (1965)   (1039)
  36. Көзге (1975)   (24k)
  37. Ностальгия (1983)   (14k)
  38. Кин-дза-дза (1986)   (9181)
  39. Мәскәү күз яшьләренә ышанмый (1980)   (8524)
  40. Мәхәббәт һәм күгәрченнәр (1985)   (2361)
  41. Гараж (1980)   (2256)
  42. Д’Артаньян һәм өч мушкетёр (1979)   (2247)
  43. Рәхим итегез, яки Чит кешеләргә керергә рөхсәт ителми (1964)   (1628)
  44. Мәхәббәт формуласы (1984)   (1551)
  45. Себериада (1979)   (1486)
  46. Иванның балачагы (1962)   (20k)
  47. Солдат турында баллада (1959)   (7682)
  48. Кеше язмышы (1959)   (1899)
  49. Король Лир (1971)   (1095)
  50. Онытылган борынгы бабалар шәүләләре (1965)   (4372)
  51. Афоня (1975)   (2285)
  52. Көзге марафон (1979)   (1979)
  53. Кызлар (1961)   (1918)
  54. Йомышчы (1986)   (1913)
  55. Шерлок Һолмсның һәм доктор Ватсонның маҗаралары: Егерменче гасыр башлана (1986)   (1661)
  56. Алар Ватаны өчен сугышканнар (1975)   (1519)
  57. 1953 елның салкын җәе (1988)   (1357)
  58. Аждаһаны үтерергә (1989)   (1064)
  59. Чүлнең ак кояшы (1970)   (5109)
  60. Механик пианино өчен тәмамланмаган пьеса (1977)   (2253)

2017 елның 2 июненә 25 иң яхшы Россия фильмнары рейтингы (тавышларның саны 1000-нән дә ким һәм 25 000-нән артык булмаган фильмнар):

  1. Кайту (2003)   (33k)
  2. Кояштан арыганнар (1994)   (11k)
  3. Кардәш (1997)   (11k)
  4. Утрау (2006)   (8823)
  5. Юләр (2014)   (5172)
  6. Себер цирюльниге (1998)   (9734)
  7. Кардәш 2 (2000)   (8183)
  8. Кәккүк (2002)   (6421)
  9. 12 (2007)   (12k)
  10. Сөрген (2007)   (5200)
  11. Карак (1997)   (4037)
  12. Кавказ әсире (1996)   (3570)
  13. Риваять № 17 (2013)   (3492)
  14. Сугыш (2002)   (2727)
  15. Себер. Монамур (2011)   (1643)
  16. Ир-атлар нәрсә турында сөйләйләр (2010)   (3807)
  17. Милли аулау үзенчәлекләре (1995)   (2873)
  18. Италияле (2005)   (2837)
  19. Адекват булмаган кешеләр (2011)   (2768)
  20. Сайлау көне (2007)   (2122)
  21. ДМБ (2000)   (1356)
  22. Брест кальгасы (2010)   (6946)
  23. Көнчыгыш-Көнбатыш (1999)   (4068)
  24. Географ глобусны эчүгә тотып бетергән (2013)   (2934)
  25. Ворошилов атучысы (1999)   (2232)

Жанрлар тәртибе үзгәртү

IMDb-да фильмнарның жанырлары түбәндәгечә бүлгәләнгән (жанр исемнәренең төп нөсхәләреннән соң җәяләрдә тәрҗемәсе бирелгән):

Статистик үзгәртү

2017 елның 2 июненә [4] IMDb базасында булган: фильмнар һәм телесериаллар турында 4 317 028 мәкаләләр, шул исәптән:

  • 2 824 115 — аерым ТВ-програмнар
  • 372 755 — тулы метражлы фильмнар
  • 474 352 — кыска метражлы фильмнар
  • 114 770 — сериаллар
  • 80 524 — документаль фильмнар

кешеләр турында 7 519 366 мәкаләләр, шул исәптән:

  • 1 991 533 — актёрлар
  • 1 159 628 — актрисалар
  • 840 858 — продюсерлар
  • 616 719 — сценаричылар
  • 478 881 — режиссёрлар

Alexa Internet үзгәртү

Alexa.com статистикасы буенча 2017 елның 2 июненә, Internet Movie Database, аңа керүчелә буенча, дөньяда 56-нчы урында, һәм АКШ-да 30-нчы урында тора[6].

Шулай ук карагыз үзгәртү

Төркем:Интернеттагы фильмнар бирелмәләр базалары

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Col Needham of IMDb: ‘Everything about me is movies’Nikkei Inc., 2014. — ISSN 0307-1766; 1476-8844
  2. YouTube Application Programming Interface
  3. IMDb Community Forums
  4. 4,0 4,1 4,2 IMDb статистигы(ингл.) (Тикшерелгән 17 февраль 2013)
  5. IMDb Badges (en). Internet Movie Database. 2016-03-19 тикшерелгән.
  6. Imdb on Alexa. imdb.com. әлеге чыганактан 2011-08-25 архивланды. 2010-09-27 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү