Стивен Спилберг
Сти́вен А́ллан Спи́лберг (ингл. Steven Allan Spielberg; 18 декабрь 1946 ел, Цинциннати, АКШ) — сценарист, продюсер һәм иң уңышлы американ режиссёрларның берсе.
Стивен Спилберг | |
---|---|
Туган телдә исем | ингл. Steven Allan Spielberg |
Әйтелеш | |
Туган | 18 декабрь 1946 (77 яшь) Цинциннати, Огайо, АКШ |
Милләт | яһүди |
Ватандашлыгы | Америка Кушма Штатлары[1] |
Әлма-матер | Лоң-Бичтәге Калифорния университеты[d], Saratoga High School[d] һәм Arcadia High School[d] |
Һөнәре | фильм төшерүче, сценарий язучы |
Сәяси фирка | АКШ Демократик фиркасе |
Җефет | Кейт Кэпшоу[d] |
Балалар | Саша Спилберг[d], Джессика Кэпшоу[d], Max Spielberg[d], Сойер Спилберг[d], Theo Spielberg[d] һәм Destry Allyn Spielberg[d] |
Ата-ана |
|
Кардәшләр | Энн Спилберг[d] |
Бүләк һәм премияләре | «Оскар» (1993, 1998) «Алтын глобус» (1982, 1993, 1998) BAFTA (1993) |
Яшь чаклары
үзгәртүСтивен Спилберг Цинциннатида (Огайо штаты, АКШ) инженер булып эшләгән Арнольд Спилберг һәм профессиональ пионист Лея Адлер гаиләсендә дөньяга килә. Гаиләдә Энн, Сью һәм Нэнси исемле тагын өч бала була. Стивенның балачагы Аризона һәм Нью Джерси штатларында уза.
Ата-анасы аерылышканнан соң ул әтисе белән Калифорния штатындагы Саратогага күченә. Аның өч бертуган сеңлесе әнисе белән Аризонада кала. 1965 елда Стивен Саратога Югары мәктәбен тәмамлый.
Беренче кыска фильмнарын ул 10 яшьләрендә әтисе бүләк иткән камерага төшерә.
Карьера
үзгәртүКалифорниядә Стивен ике тапкыр Көньяк Калифорния университетының киномәктәбенә кереп карый, ләкин аны алмыйлар. Аннары ул техник колледжка керә, ял көннәрендә исә 20 минутлык «Эмблин» фильмын төшерә. Бу фильмга гаять югары бәя биргән Universal Pictures компаниясе 1969 елда аның белән «Төнге галерея» сериалының беренче эпизодын төшерүгә килешмә төзи.
Ике елдан ул «Дуэль» исемле тулы метражлы беренче фильмын төшерә.
Фильмография
үзгәртү- 1959 — The Last Gun (Соңгы корал)
- 1961 — Fighter Squad (Хәрби взвод)
- 1964 — Firelight (Күктәге утлар)
- 1968 — Amblin (Эмблин)
- 1971 — Duel (Дуэль)
- 1974 — The Sugarland Express (Шугарленд экспрессы)
- 1975 — Jaws (Теш казналары)
- 1977 — Close Encounters of the Third Kind (Өченче дәрәҗә якын мөнәсәбәтләр)
- 1979 — 1941 (Мең тугыз йөз кырык беренче)
- 1981 — Raiders of the Lost Ark (Индиана Джонс: җуелган көймә эзләреннән)
- 1982 — E.T. the Extra-Terrestrial (Башка планетадан килгән)
- 1984 — Indiana Jones and the Temple of Doom (Индиана Джонс һәм язмыш сарае)
- 1985 — The Color Purple (Җете кызыл төс)
- 1987 — Empire of the Sun (Кояш империясе)
- 1989 — Indiana Jones and the Last Crusade (Индиана Джонс һәм соңгы тәре явы)
- 1989 — Always (Һәрчак)
- 1991 — Hook (Ыргак-капитан)
- 1993 — Jurassic Park (Юра дәвере паркы)
- 1993 — Schindler’s List (Шиндлер исемлеге)
- 1997 — The Lost World: Jurassic Park (Җөелган дөнья: юра периоды паркы)
- 1997 — Amistad (Амистад)
- 1998 — Saving Private Ryan (Гаскәр Райанны коткару)
- 2001 — Artificial Intelligence: AI (Ясалма зиһен)
- 2002 — Minority Report (Махсус фикер)
- 2002 — Taken (Урланганнар)
- 2002 — Catch Me If You Can (Булдыра алсаң, мине тотып кара)
- 2004 — The Terminal (Терминал)
- 2005 — War of the Worlds (Дөньялар бәрелеше)
- 2005 — Munich (Мюнхен)
- 2008 — Fourth Installment of the Indiana Jones Adventures (Индиана Джонс һәм бәллүр баш сөяге)