Оскар премиясе

(Оскар (премия) битеннән юнәлтелде)

Америка кинематограф сәнгате һәм фәннәре академиясе премиясе (ингл. Academy Awards), 1940 еллардан бирле рәсми булмаган исеме — «О́скар» (ингл. Oscar) — һәр ел бирелә торган Америка киносәнгать академиясенең премиясе. Кинематограф өлкәсендә АКШта төп премия булып санала. Тантана ел саен турыдан-туры эфирда дистәләрчә илдә күрсәтелә.

Оскар, 2009 тантанасы

Тарих үзгәртү

 
Беренче «Оскар» тантанасы, 1929 ел.

Беренче «Оскар» тантанасы 1929 елның 16 маенда Голливудның «Roosevelt» кунакханәсендә үзган. Беренче церемонияләр радио аша тапшырылса, 1953 елдан башлап аларны телевидениедән күрсәтә башлаганнар. 1976 елга кадәр тантананы NBC каналы күрсәткән, шул елдан башлап бу хокук «ABC» каналында.

Алтын сын (статуэтка) беренче тантанада ук тапшырылган иде, ләкин Оскар сүзе 1939 елда гына барлыкка килгән. Бер версия буенча, Академиядә эшләүче китапханәче Маргарет Херрик «Бу сын миңа Оскар дәдәне хәтерләтә!» дип кычкырганы тәэсир ясаган. Икенче фикер буенча исә сынга исемне Бетт Дейвис биргән (ул аны иренә охшаткан).

70 ел буена тантана март ахырлары — апрель башларында уздырылган иде, ләкин 2004 елдан башлап, аны февраль ахыры — март башына күчерделәр.

Тавыш бирү тәртибе үзгәртү

Кызыклы фактлар үзгәртү

  • Иң күп «Оскар»ны Уолт Дисней алган. Аның барлыгы 26 «оскар» бар.
  • Академиядә 6 меңнән артык кеше эшли.

Сылтамалар үзгәртү