Ра́дио (лат. radiusнур, radio — нур чәчәм) — чыбыксыз элемтә төре. Сигналны ташучы ролен радиодулкыннар башкара.

Радио
Сурәт
Ачыш датасы 1894
Схематик иллюстрациясе
Код МСОК 4 6010
 Радио Викиҗыентыкта
Радиоалгыч

Шартлы рәвештә дулкыннарны озын, урта, кыска һәм ультракыскаларга бүләләр.

1895 елның 7 маенда елда физик Александр Попов беренче тапкыр радиоэлемтә сеансын уздыра. Шул уңайдан 1945 елдан башлап ССРБда, хәзер исә Русиядә, 7 май Радио көне буларак билгеләнә.

Радио ярдәмендә кешеләр меңнәрчә километр арадан бер-берсен бер бүлмәдәге кебек яхшы ишетәләр. Тавыш шундый ерак араларга махсус аппаратлар — радиотапшыргыч һәм радиоалгычлар ярдәмендә җибәрелә. Радиотапшыргычта сүзләр, музыка — кыскасы, теләсә нинди тавыш махсус дулкыннарга — радиодулкыннарга әверелә. Радиотапшыргычның антеннасы радиодулкыннарны һәр тарафка тарата. Бу дулкыннар атмосферада да, һавасыз космоста да яктылык тизлеге белән бер үк дәрәҗәдә яхшы таралалар, агач, пыяла, таш аркылы үтеп керәләр. Үзара кисешкән очракта да радиодулкыннар бер-берсе белән кушылмый. Радиоалгыч антенна ярдәмендә радиодулкыннарны тотып ала, аларны көчәйтә һәм яңадан сүзләргә, музыкага һәм башка авазларга әверелдерә.

Радиога үткәргеч чыбыклар кирәкми, аны тыңлаучыларның саны, чиксез, аның өчен ерак аралар да берни түгел. Шуңа күрә радио ин массовый мәгълүмат һәм пропаганда чараларының берсенә әверелде.

Радиодулкыннар, яктылык һәм тавыш кебек үк, каршылыкка очраганда өлешчә кире кайтарылалар. Кире кайтарылган дулкыннар буенча алда нинди каршылык булуын, аның күләмен белергә мөмкин. Радиолокация — предметларны радиодулкыннар ярдәмендә ерак аралардан торып эзләп табу — шуңа нигезләнгән. Радиолокатор төнлә, томан вакытында, ерак ара¬лар аша телевизион «күз» күрә алмаганны да «күрә».

Шулай ук карагыз үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Кем ул? Нәрсә ул? : балалар энцикл.: 3 т.: кече яшьтәге мәкт. балалары өчен / СССР ПФА; редкол.: А. А. Дорохов, Т. А. Куценко, С. В. Михалков һ. б.; русчадан С. С. Гайфуллина, С. К. Хәкимов, Г. М. Ханов һ. б. тәрҗ. – Казан : Татар. кит. нәшр., Т. 3 : Р – Я. – 1987. – 224 б. – 11800 д.