Агач — үзеннән-үзе биеклеккә үсә торган, су һәм төрле минераль һәм органик матдәләрне төп һәм ян тамырларыннан алган, югарылыгы гадәттә 4-5 метр булган каты кәүсәле, ботаклы ябалдашланып торган күпьеллык үсемлек.

Агачлар берничә (гадәттә - дистәләрчә) ел, кайвакыт исә - берничә гасыр яшәүче күп еллык үсемлекләр.

Яфрак төре буенча агачлар ылыслыларга һәм яфраклыларга аерылып торалар.

Ылыслыларның барлык төрләре ди­ярлек агачлар: нарат, чыршы, ак чыршы, карагай. Себер тайгаларында гаять зур мәйданнарны карагай алып тора, ә көньяк районнарында һәм Урта диңгез буйларында кипарислар һәм тиле нарат (тис) күпләп үсә. Ылыслылар каты, ылыс дип аталучы мәңге яшел энәсыман яки тәңкәле яфраклары белән, җимеш урынынына үсә торган күркәләре белән аерылып тора.

Күпчелек агаччыл төрләр — икеөлешлеләр, һәм алар дөньяның төрле почмакларында тарал­ган. Алардан берише көз яфрагын коялар, берише мәңге яшел агачлар, аларның яфраклары ике-өч ел саен төрлесе төрле вакытта корый һәм яңаларына алмашына. Күпчелек тропик агачлар — мәңге яшелләр.

Киң яфраклы агачларның яфраклары киң һәм яссы, елга берничә тапкыр коелалар. Уңышлы серкәләнү нәтиҗәсендә аларның җимешләре барлыкка килә.

Биологик классификациядән башка агачлар бүтән билгеләр буенча да аерыла: җимеш агачлары (җимешләре белән кеше туклана), кыйммәтле (үзагачы сәнәгать максатлары өчен файдаланыла), кораб агачлары (кораблар төзүдә файдалана), тропик агачлар (ареаллары экватор тирәсендә урнашкан) һ.б.

Агач төзелеше үзгәртү

Бәбәкләрне һәм тамырларны — вегетатив органнар дип (латинча «вегетативус» — үсемлек), ә чәчәкләрне, җимешләрне һәм орлыкларны репродуктив (латинча «репродуктио» — яңарту) дип йөртәләр.

Тамыр — агачның җиргә кереп берегеп, җирдән су һәм минераль матдәләр суыра торган өлеше. Тамырның очы тамыр каплагы белән капланган, ул япма тукымадан тора, һәм бүленү зонасындагы күзәнәк­ләрне механик зарарланудан саклый. Бүленү зонасы­ның күзәнәкләре, тамырның барлык күзәнәкләренә башлангыч биреп, бертуктаусыз бүленәләр. Үсү зонасын­да күзәнәкләр бүленүләрен дәвам итәләр, шулай ук тамырның үсүен тәэмин итеп үсәләр. Суыру зонасында тышкы катлау күзәнәкләре үсентеләр — тамыр төкчәлә­рен барлыкка китерәләр. Алар туфрактан су һәм мине­раль тозлар суыралар. Тамыр төкчәләре тамырның суы­ру өслеген йөзләрчә тапкыр арттыра. Тамырның үзәген­дә үзагачның үткәргеч тукымалары һәм юкәр урнашкан. Үткәргеч тукымалар аша — су һәм анда эрегән матдәләр, ә юкәр буенча органик матдәләр хәрәкәтләнә.

Кәүсә — агачның җир өстеннән башлап очына кадәр ботаклар җибәрә торган өлеше, төп сабагы. Кәүсәнең тышы кайрысыннан тора. Кайры астында бөке урнаша. Кабыкның эчке катлавы юкәр дип атала, аның составына органик матдәләр хәрәкәтләнә торган һәм сабакка ныклык бирүче күзәнәкләр керә. Камбий — ясалгы тукыманың тере күзәнәкләр катлавы, камбийның бүленүче күзә­нәкләре юкәргә һәм үзагачка башлангыч бирәләр. Үзагач — кәүсәнең төп өлеше, аның составына каналлар һәм җепселләр керә. Кәүсәнең нәкъ уртасында үзәк урнашкан. Ул төп тукыма күзәнәкләреннән тора, анда туклыклы матдәләр туплана.

Ябалдаш — агач кәүсәсе башында бик нык тармакланып үскән ботаклар җыелмасы.

Галерея үзгәртү


Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

В.Б. Захаров, Н.И. Сонин БИОЛОГИЯ. КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ.