Җимеш (лат. fructus, грек. καρπός) - икеләтә аталану процессында үзгәртелгән чәчәк үсешенең соңгы этабы; ябыкорлыклы үсемлекләрнең үрчү органы. Ул орлыкларны формалаштыру, саклау һәм тарату өчен хезмәт итә. Җимешлекнең җимшәненнән барлыкка килә, шул ук вакытта җимеш формалашуда чәчәкнең башка өлешләре дә катнаша ала мәсәлән, чәчәк түшәгенә әверелгән таҗ һәм касә[1].

Җимеш
Сурәт
Нәрсәдән үсеп чыга гинецей[d]
Моңа өлешчә туры килә җимеш
 Җимеш Викиҗыентыкта

Күп кенә җимешләр кыйммәтле азык-төлек, дару, буяу матдәләре алу өчен чимал һ. б.

Җимешләрне өйрәнүче фән - карпология. Карпологиянең җимеш һәм орлык таралу закончалыкларына багышланган бүлеген карпоэкология (кайвакыт киң мәгънәдә диаспорология синонимы буларак аңлыйлар). Үткән геологик чорлардагы үсемлекләрне җимеш һәм орлык калдыклары буенча өйрәнү белән шөгыльләнә торган фән, палеоботаника бүлеге - палеокарпология.

Фармакогнозиядә җимеш (Fructus) дип җимешләрнең теләсә нинди төрләрен, аларның өлешләрен, шулай ук тәлгәш (соплодиены) атыйлар[2].

Җимеш үсеше

үзгәртү

Кагыйдә буларак, җимеш аталанулан соң барлыкка килә, әмма кайбер ябыкорлыклыларда апомиксис нәтиҗәсендә дә, ягъни аталандырусыз да үсеш алырга мөмкин (партенокарпик җимешләр).

Җимешнең морфологик нигезе булып гинецей, беренче чиратта җимшән тора. Чәчәкнең башка өлешләре — чәчәк тирәлеге, серкәчләр һәм касә тиз шиңәләр, ләкин еш кына гинецей белән бергә үзгәрәләр һәм шулай ук җимеш формалашуда катнашалар. Алар сусыл, агачлы яки элпәсыман булалар. Иң тирән үзгәрешләр җимшәндә уза. Ул күзәнәкләрнең көчле бүленүе һәм зурлыгы артуы хисабына үсә. Серкәләнүдән соң транспорт агымнары юнәлеше нык үзгәрә һәм туклыклы матдәләр үсеп килүче җимешләргә юнәлә. Үләнчел үсемлекләрдә (бигрәк тә берьеллыкларда) синтезлана торган барлык органик матдәләрне диярлек үсеп килүче орлык һәм җимешләр куллана. Бу исә үсемлекнең башка тукымаларының хәлсезләнүенә китерә. Күпчелек үсемлекләр гомер буена бер тапкыр гына җимеш бирәләр.

Җимеш өлгергәндә морфологик, физиологик һәм биохимик үзгәрешләр хас берничә стадия үтә. Беренче чиратта җимеш үсүеннән туктый, хлорофилл һәм кайрылау (дуплау) матдәләре таркала, вакуольләрдә шушы төр үсемлек җимешенә хас пигментлар туплана. Кайбер үсемлек төрләрендә, мәсәлән бәрәңгедә, җимешләр өлгергәндә дә яшел булып кала. Җимештә төрле туклыклы матдәләр туплана: аксым, крахмал, шикәр, майлар, кайбер витаминнар һәм башкалар. Җитлеккәндә кайбер үсемлекләрнең җимешләре климактерик сулыш алу артуын кичерә[3][4].

Өлгергән җимеш үзенең соңгы стадиясе - үлүгә күчә. Аның барышында яралгыга яңа матдәләр керми, күзәнәкләр бүленми һәм үсми, әкренләп яралгы тукымалары таркала һәм чери. Күпчелек чәчәкле үсемлекләрдә өлгергән җимеш туфракка төшә һәм шунда таркала башлый.

Җимеш эчендә бер яки күпсанлы орлыклар урнаша, кайбер үсемлекләрдә алар берничә меңгә кадәр булырга мөмкин. Бу үсемлекнең үрчүен тәэмин итүче мөһим өлеш. Әмма массасы буенча, кагыйдә буларак, орлык җимешнең кечкенә өлешен генә алып тора. Табигатьтә һәм аеруча культурада орлыксыз җимешләр очрый. Озак селекция нәтиҗәсендә культуралы йөземнең (Vitis vinifera), бананның (Musa) һәм башка үсемлекләрнең орлыксыз сортлары чыгарылган. Җитешкән орлыклар җимеш тирәлегенең плацента урнашкан урыннарына берегә, яки җимеш куышлыгында ирекле ята, яки итләч катлам белән тыгыз уратып алыналар. Җимештәге орлыкларның максималь саны орлык яралгылары санына тигез, ләкин гадәттә азрак, чөнки барлык орлык яралгылары да өлгереп җитми.

Җимешнең төзелеше

үзгәртү
 
Шәфталу җимеше төзелеше (схема)

Җимеш ясалышында чәчәкнең төрле өлешләре катнаша, ләкин җимшән барыннан да бигрәк әһәмияткә ия. Җимшән капламнарыннан җимеш тирәлеге, ягъни перикарпий формалаша. Перикарпийда гадәттә өч катламны аералар: тышкы — экзокарпий яки эпикарпий, урта — мезокарпий һәм эчке — эндокарпий.

Бу өч катлам яхшы аерылып тора ала: мәсәлән, чия җимешендә юка тиреле тышкы катлам экзокарпий, җимешнең ашарга яраклы сусыл йомшаклыгы - мезокарпий, бердәнбер орлыкны уратып алган таш тукымалы каты төш - эндокарпий. Еш кына бу җимеш тирәлеге катламнары анатомия тикшеренүләрендә дә аз аерыла, бу яралгы өлгергәндә күзәнәкләрнең деформациясе һәм кысылуы белән бәйле.

Орлыклар орлык бөреләреннән ясалалар.

Формасы һәм зурлыгы

үзгәртү
 
Чистартылган һәм чистартылмаган көнбагыш орлыгы

Җимешләр, үсемлек төренә карап, төрле формаларга ия булырга мөмкин: шар, груша, цилиндр, спираль, дисбе, линза, канатлы һәм башкалар. Шулай итеп, һәр төр үз җимешләренең кабатланмас формасы белән характерлана. Өстәвенә, җимешнең өслеге шома, төкле, чәнечкеле һәм башкача булырга мөмкин[5].

Тагын бер мөһим һәм шул ук вакытта бик үзгә билге булып җимешләрнең зурлыгы тора: бик зурлардан (мәсәлән, Кузаклылар семьялыгыннан сыер борчагы (Vigna unguiculata) җимешләре озынлыгы бер метрдан артып китә ала; кабак, карбыз җимешләре бик зур) үләнчел үсемлекләрнең вак һәм бик вак (бер миллиметрдан азрак) дәрәҗәгә кадәр[5].

Җимешләрне классификацияләү, терминология

үзгәртү
 
Гади кыярның җиләксыман җимешләре — кабакчалар

Җимешләр чын (җимшәннән барлыкка килә) һәм ялган (ясалуда башка органнар да катнаша) булалар. Чын җимешләр бер җимшәннән ясалсалар, гади, ә күп әгъзалы апокарплы гинецейдан төзелсәләр, җыелма, катлаулы булалар. Тәлгәш (соплодие) берничә җимешнең бер-берсенә кушылуы һәм аларның бербөтенгә әверелүе нәтиҗәсендә бер бөтен чәчәк төркеменнән барлыкка килә (мәсәлән, ананас, инҗир, чөгендер).

Гади җимеш

Гади җимешләр гинецейның төренә карап монокарплы (алар монокарплы гинецейдан[1]) һәм ценокарплы, яки ценокарпияләр (алар ценокарп гинецейдан ясала[1]). Беренче очракта да, икенче очракта да гинецей бер җимешлектән барлыкка килә, әмма беренче очракта җимешлек бер җимеш яфрагыннан[1], ә икенчесендә берничә бер-берсенә тоташкан җимеш яфракларыннан барлыкка килә[1]. Ценокарплы җимешләр, үз чиратларында, җимеш яфраклары кушылу характерына бәйле рәвештә, синкарп, паракарп, яки лизикарп җимешләргә бүленәләр.

Катлаулы җимеш

Җыелма җимешләр, яки катлаулы җимешләр, яки апокарпияләр - апокарп, ягъни берничә ирекле җимешлектән торган гинецейдан формалашкан җимешләр. Бу җимешлекләрнең һәрберсе бер җимеш яфракчыгыннан төзелгән. Мәсәлән, каен җиләге — күпчикләвек, яки кура җиләге — катлаулы каты төшле җимеш); алар күп аерым өлешләрдән тора.

Катлаулы җимешләрне гади җимешләрнең исемнәреннән чыгып атыйлар (күп яфраклы, күп төшле, күпчикләвек һәм башкалар). Җыелма җимешләр үрнәге: күпчикләвек, яки катлаулы чикләвек (гөлҗимеш, җир җиләге, каен җиләге), катлаулы каты төшле җимеш (кура), фрага, яки цинарродий (зур итләч чәчәк түшәгендә үскән күп чикләвекләр).

Вакланма җимешләр синкарп гинецейлы чәчәкләрдән, ягъни берничә бер-берсенә тоташкан җимеш яфракларыннан барлыкка килгән күп оялы гинецейдан формалашалар. Җитешкәннән соң мерикарпияләр дип аталучы өлешләргә таркалалар. Аларның саннары җимшәннең ояларына (җимеш яфраклары санына) тигез. Мерикарпияләр, үз чиратында, әгәр җимшән ояларында өстәмә бүлемнәр барлыкка килсә, аерым өлешләргә таркалырга мөмкин; мәсәлән, Кыярчалар (Boraginaceae) һәм Иренчәчәклеләр (Lamiaceae) җимшәне ике оядан тора, әмма һәр оя эчендә өстәмә бүлем була, нәтиҗәдә вакланма җимеш (ценобий) барлыкка килә. Ул дүрт чикләвексыман бер орлыклы өлешләргә (эремаларга) таркала.

Перикарпий тукымаларын үз эченә алган һәм ялган дип аталучы җимешләр. Мәсәлән, алма ялган җимеш. Ул җимшәннән генә ясалмаган, ә чәчәк түшәге структуралары да аңа кергән.

Итләч һәм сусыл җимеш тирәлегенә ия җимешләр сусыл, ә коры җимеш тирәлегенә ия булганнары — коры дип аталалар.

Орлыклары булмаган җимешләр орлыксыз дип аталалар.

Орлыкландырусыз барлыкка килгән җимешләр (гадәттә алар орлыксыз) партенокарпик була. Алар йөзем, алма, груша, кабак, кыяр, помидор, мандарин, лимон, апельсин, бананнаң кайбер төрләренә хас.

Гади җимешләрне консистенция буенча бүләләр яралгы тирәсе белән коры һәм сусыл.

 
Имән чикләвекләре

I. Коры җимешләр:

1. Тартмачык сыман күп орлыклы
 
Өрәңге агачының (Acer palmatum) канатчасы
2. Чикләвексыман яки бер орлыклы

II. Сусыл җимешләр:

1. Җиләксыман күп орлыклы:
2. Каты төшле:
3. Ялган җиләк:
 
Караҗиләк җиләкләре

Җиләк (лат. bácca, úva)[6][7]  күп орлыклы нечкә кабыклы, сусыл җимеш. Бу төр җимеш табигатьтә бик киң таралган һәм күп кенә гаиләләрдәге үсемлекләргә хас. Җиләк өске җимшәннән дә, аскы җимшәннән дә үсә ала. Соңгы очракта аның өске өлешендә корыган чәчәк тирәлеге кала. Мәсәлән, катырган, карлыганда. Әгәр җимшән күп оялы булса, җиләк тә күп оялы, мәсәлән, ике оялы җиләк бәрәңгедә, өч оялы - әспедә, дүрт оялы - карга күзендә, биш оялы - нарат җиләгендә яки маньчжур карлыганында. Әгәр җимешнең үсешендә чәчәкнең башка өлешләре дә катнаша икән (мәсәлән, чәчәк түшәге - җир җиләге, каен җиләге һәм гөлҗимештә), ул чакта ул ялган җиләк була.

 
Алмалар

Алма (лат. pomum) - күп орлыклы ачылмый торган җимеш. Ул Розачалар семьялыгының Алмагачлар ассемьялыгы үсемлекләренә хас. Аерым алганда, алмагач, груша, кызылча, дүләнә, мөшмула, айва, миләш шушы җимеш төренә ия. Тар мәгънәдә өй алмагачының җимеше. Алмагачларның гадәттә, чәчәк төркемнәренә җыелган вак җимешләре алмачык (мәсәлән, миләштә) дип аталалар. Алма аскы җимшәннән барлыкка килә. Розачаларда чәчәк тирәлеге һәм андроцей нигезе белән кушылган киңәйтелгән чәчәк түшәге - гипантий бар. Ул алма барлыкка килүдә катнаша. Төзелеше буенча алма җиләкне хәтерләтә.

Кабакча

үзгәртү
 
Кабакча - Кабакчалар семьялыгы җимеше

Кабакча (лат. pepo, peponium) - Кабакчалар семьялыгы вәкилләренә (шул исәптән кабак, карбыз, кавын, ташкабак, кыяр) хас паракарп күп орлыклы җимеш. Морфологик яктан җиләккә тугандаш, ләкин аннан күпсанлы орлыклары һәм җимеш тирәлеге төзелеше белән аерыла. Кабакча аскы җимшәннән барлыкка килә һәм өч җимеш яфрагын үз эченә ала. Эчке катламы сусыл, уртасы итләч һәм тышкы катламы каты. Зур зурлыкка ирешә ала. Тышкы катламы кайвакыт тулысынча итләч.

Гесперидий

үзгәртү
 
Әфлисун гесперидийлары(аркылыга һәм буйга кисем)

Гесперидий[8], яки померанец[9] (лат. hesperídium) - ачылмый торган күп оялы һәм күп орлыклы җимеш. Морфологик билгеләре буенча җиләккә якын, аның тышкы өлеше (җимеш тирәлеге яисә тышкы җимеш — экзокарпий, лат. epicarpium) калын һәм йомшак тиредән тора, ул цедра белән капланган. Оялар зур һәм сусыл күзәнәкләрдән тора, алар җимеш арасын (мезокарпий лат. mesocarpium) тәшкил итә. Мезокарпийга орлыклар чумган, алар үзәк күчәргә береккәннәр. Тиренең тышкы катламында күптөрле эфир майлары бар.

Гесперидий югары җимшәннән ясала һәм бары тик Рутовые (Rutaceae) семьялыгы, Цитруслар (Citroideae) ассемьялыгы, Цитрус (лат. citrus) ыругы вәкилләре арасында гына очрый. Кайбер төрләре сәнәгать масштабында үстерелә, аларның җимешләре азык сыйфатлары өчен югары бәяләнә һәм экспорт өчен мөһим товар булып тора. Мәсәлән, лимон, әфлисун, мандарин, померанец. Латин телендә "цитрус" сүзе (лат. cítrus) «лимон агачы» мәгънәсен йөрткән. Гесперидий атамасы легендар Гесперид бакчаларыннан килеп чыккан.

Гранатина

үзгәртү
 
Гранатина — анар җимеше

Гранатина (лат. balausta)[10]  - тыгыз тиреле җимеш тирәлегенә (перикарпийга) ия булган күп орлыклы күп оялы җимеш. Өлгергәндә дөрес ярылмый. Ояларына тыгыз итеп орлыклар тутырылган, аларның бик сусыл кабыгы анарның ашарга яраклы өлеше булып тора. Кайбер классификацияләр гранатинаны аскы синкарп тартмачык дип билгели[11]. Анар (Punica) ыругы вәкилләренә хас. Аскы җимшәннән үсә.

Ыруг атамасының килеп чыгышы сүзеннән башлана. Пуникус (лат. punicus) - Карфаген (хәзерге Тунис) дигәнне аңлата, чөнки бу илдә үсемлек киң таралган . Русча исеме гранат - лат. granatus  бөртекле дигәнне аңлата. Татарча атамасы фарсы телендәге āнāар сүзеннән килеп чыккан.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Коровкин, 2007
  2. Блинова К. Ф. и др. . — ISBN 5-06-000085-0.
  3. Taiz, Lincoln. . — ISBN 9780878938568.
  4. Н.Д. Алехина, Ю.В. Балнокин, В.Ф. Гавриленко, Т.В. Жигалова, Н.Р. Мейчик, А.М. Носов, О.Г. Полесская, Е.В. Харитонашвили, В.В. Чуб. . — ISBN 5-7695-1669-0.
  5. 5,0 5,1 Dimitri, M. 1987. Enciclopedia Argentina de Agricultura y Jardinería. Editorial ACME, Buenos Aires.
  6. Ягода // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
  7. [Ягода Җимеш] — ЗСЭ
  8. Гесперидий // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
  9. Померанец в Биологическом энциклопедическом словаре (Тикшерелгән 14 июнь 2009)
  10. Гранатина: статья из Словаря по естественным наукамКалып:Недоступная ссылкаКалып:Мёртвая ссылка (Тикшерелгән 30 май 2011)
  11. Каден, 1975

Әдәбият

үзгәртү
  • Коровкин О. А. Анатомия и морфология высших растений: словарь терминов. — М. : Дрофа, 2007. — 268, [4] с. — (Биологические науки: Словари терминов). — 3000 экз. — ISBN 978-5-358-01214-1.
  • Левина Р. Е. Морфология и экология плодов. — Л.: Наука, 1987. — 160 с.
  • Тимонин А. К., Соколов Д. Д., Шипунов А. Б. Плод // Ботаника. В 4 т / Под ред. А. К. Тимонина. — М. : Издательский центр «Академия», 2009. — Т. 4. Систематика высших растений: учебник для студ. высш.учеб. заведений. В 2 кн. — Кн. 2. — С. 170—174. — 352 с. — 2500 экз. — ISBN 978-5-7695-5684-5.