Әспе (лат. Asparagus) — әспечәләр семьялыгыннан күпьеллык үләннәр, ярымкуаклар һәм лианалар ыругы. Табигатьтә 150 ләп төре билгеле, күбесенчә Евразиядә таралганнар. Татарстан территориясендә бер төре — дарулы әспе (A. officinalis) барлык районнарда да очрый. Болыннарда, далалы сөзәклекләрдә, куак араларында үсә.

Әспе
Сурәт
Халыкара фәнни исем Asparagus L., 1753[1][2][3]
Таксономик ранг ыру[2]
Югарырак таксон Спаржевые[d][1]
Таксонның халык атамасы Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Таксономик төр A. officinalis[d]
Җимеш төре җиләк[d]
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=1046[7]
Ссылка на Flora of the Hawaiian Islands naturalhistory2.si.edu/botany/hawaiianflora/genusdescr.cfm?genus=Asparagus
 Әспе Викиҗыентыкта

Май-июль айларында чәчәк ата. Биеклеге 70-120 см. Сабагы шома, тармакланган. Декоратив үсемлек буларак очрый.

Asparagus officinalis

Ботаник яктан төзелеше

үзгәртү
 
A. officinalis

Күпьеллык үләнчел үсемлек, озынлыгы 60-100 см. Тамырчасы юан, куе, үрмәле, баусыман өстәмә тамырлары бар. Сабаклары туры. Яфраклары беленер-беленмәс кенә күренә, аксыл, тәңкәсыман, яфрак куентыкларыннан 3-6 шар җепсыман яшел бәбәкләр — кладодийлар үсеп чыга. Ике өйле үсемлек, кайбер бәбәкләрдә ата, ә башкаларында фәкать ана чәчәкләр генә барлыкка килә. Чәчәкләре чагыштырмача зур түгел, сабында 1-2 шәр чәчәк була. Чәчәк тирәлеге кыңгыраусыман, яшькелт. Җимешләре — шарсыман кызыл җиләкләр. Май-июльдә чәчәк ата. Җимешләре август-сентябрьдә өлгерә. Орлыклардан һәм вегетатив юл белән үрчи. Аның кечкенә яфраклары энәгә охшаган. Әгәр ул кыш көне өй шартларында, җәй көне бакчада үстерелсә, флорист белгечләр аның сабагын кисеп, чәчәк атучы үсемлекләрне бизәү өчен кулланалар. Өй шартларында да, бакчада да ак төстәге кечкенә чәчәк ата, ә аннары кызыл төстәге кечкенә гәрәбә төсле җимешләре барлыкка килә. Өй шартларында күбесенчә Энәле эспә (лат. Asparagus acutifolius) үстерелә. Бу төрнең җир асты өлеше тармакланып үсә, тамыры яхшы үсеш алган. Ватаны-Көньяк Африка.

Составында аксым, углеводлар, төрле витаминнар, шикәр, минераль тозлар булганлыктан, яшь итләч бәбәкләре ашарга яраклы. Тамырча һәм тамырларында сапониннар, кумарин, эфир мае, каротин, өлгергән җимешләрендә шикәр, май бар.

Халык медицинасында яшь бәбәкләр төнәтмәсе һәм пешкән тамыр суы йөрәк авыртканда, сидек юллары ялкынсынганда кулланыла.

Бал бирүче үсемлек[8].

  • Канатлы әспе (лат. Asparagus setaceus) - чәнечкеле яфраклы, вак ак чәчәкле һәм кызыл җимешле мәңге яшел куак. Яктылыкка нәзберек түгел, ләкин җылылык таләп итә. Туфрак салынган чүлмәкләрдә үстерелә; туфрак составының бер өлеше камышлы, бер өлеше күпертелгән, бер өлеше яфрак черемәсе кушылган булырга тиеш. Аңа елга комнары өстәлә. Кышын уртача, ә җәй көне мул итеп су сибәләр. Коры һавада ботаклар үз төсен югалта, шуңа күрә үсемлеккә җитәрлек су сибәргә кирәк. Спаржаны орлык һәм үсентеләр белән үрчетәләр.
 
Ақ спаржа — Германиядә танылган деликатес[9]

Әспе орлыкларын май-апрель аенда ком, черегән яфрак салынган йомшак туфракка чәчәләр. Язгы спаржаны кечкенә керамик чүлмәкләргә күчереп утырталар. Ә куак үрчеткәндә беренче чиратта һәр куакны аерым бүлеп алалар. Әспенең кисеп алынган ботакларын чәчәк бәйләмнәрен бизәү өчен кулланалар.

  • Шпренгерның Аспарагасы (лат. Asparagus densiflorus Sprengeri) - күпьеллык үсемлек. Чәчәкләре вак, нечкә, саргылт-шәмәхә төстә, җимешләре кызыл, җиләк формасында, асылынып тора. Яфраклары зур һәм каты[10].
Яктылык

Якты кояшта, күләгәдә дә үсүен дәвам итә

Җылы

Кышкы һава температурасы 12-15 градустан түбән төшмәү яхшырак.

Су сибү

Җәй көне туфракның дымлы булуын ярата. Кыш көне туфракның өслеге кипкәндә су сибәләр.

Дымлылык

Үсемлек һаваның һәрвакыт дымлы булуына таләпчән, шуңа күрә көнгә бер тапкыр су сибү яхшы. Дым җитмәсә, энәләре коела башлый.

Туклану

Яфракларның төсе ачык, сабагы нык булсын өчен, яз, җәй көннәрендә минераль ашлама белән тукландыралар. Туфрак уңдырышлы булсын өчен, елына бер яки күбрәк тапкыр тирес кертергә мөмкин.

Авырулары

Фитофтороз, тамыр череге, күгәрек авырулары булырга мөмкин.

Үрчү

Төпләрен аеру һәм орлык чәчү белән үрчи. Төп 4-5 елга бер тапкыр бүленә. Орлык белән үрчетү март, апрель айларында теплицаларда яхшырак[11].

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 CHASE M. W., Reveal J. L., Fay M. F. A subfamilial classification for the expanded asparagalean families Amaryllidaceae, Asparagaceae and Xanthorrhoeaceae // Botanical Journal of the Linnean Society / M. F. FayWiley-Blackwell, Linnean Society of London, OUP, 2009. — ISSN 0024-4074; 1095-8339doi:10.1111/J.1095-8339.2009.00999.X
  2. 2,0 2,1 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
  3. Linnaeus C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  4. Nederlands Soortenregister
  5. Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 15 / мөхәррир В. Фацзуань, Т. Цзинь — 1978.
  6. 彭莳嘉, 罗源, 蔡宏宇 et al. 全球变化情景下的中国木本植物受威胁物种名录, A new list of threatened woody species in China under future global change scenarios // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2021459
  7. GRIN үсемлекләр таксономиясе
  8. Äspe. Tatarica ensiklopediäse.
  9. Казакъ теле терминнары сүзлеге, 1 том
  10. Шаңырақ : Тормыш итү энциклопедиясе. Алматы : Қаз.Сов.энцикл.Бас ред., 1990 ISBN 5-89800-008-9
  11. "Гөлстан" республика журналы, 2010 ел ISSN 2078-6727