Карл Линней

биология (һәм гомумән фән өлкәсендә) дөньясында бөек системалаштыручы

Карл Линне́й (швед. Carl Linnaeus, Carl Linné, лат. Carolus Linnaeus, 1761 елны дворянлык хокукын алгач — Carl von Linnéбиология (һәм гомумән фән өлкәсендә) дөньясында бөек системалаштыручы.

Карл Линней
Туган телдә исем Carl Linné
Carl Linnaeus
Carl von Linné
Туган 23 май 1707(1707-05-23)
Росхульт, Смоланд вилаяте, Швеция
Үлгән 10 гыйнвар 1778(1778-01-10) (70 яшь)
Уппсала, Швеция
Күмү урыны Уппсала кафедраль җәмигы[d][1][2]
Милләт швед
Ватандашлыгы Швеция байрагы
Әлма-матер Һардервейк университеты[d], Лунд үнивирситите һәм Уппсала университеты
Һөнәре биолог
Эш бирүче Уппсала университеты
Җефет Морея Сара Элизабет[d]
Балалар Карл Линней младший[d][3][4], Элизабет Линней, Lovisa von Linné[d] һәм Sara Christina von Linné[d]
Ата-ана
Кардәшләр Анна Мария Линнея[d], Эмеренция Брантинг[d], София Юлиана Линнея[d] һәм Самуэль Линнеус[d]
Гыйльми дәрәҗә: медицина докторы[d]

 Карл Линней Викиҗыентыкта

Линней култамгасы

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

Әтисе – авыл пасторы һәм гаҗәеп оста бакчачы – Ингемарсон фамилиясен Линнеус (шведча – юкә) дигән сүзгә алыштыра. Булачак атаклы галим туар алдыннан утырткан бакчасы малайда үсемлекләр дөньясына бетмәс-төкәнмәс мәхәббәт тәрбияли.

Бала чагында Линней иптәшләре арасында күбәләк, үсемлек җыюга хирыслыгы белән аерылып тора, ә 24 яшендә студент Карлны Европадагы иң өлкән университетларның берсе булган Упсала университетына укытучы итеп алалар, ул анда мәҗбүри рәвештә гербарий җыю практикасын кертә: Лондонның Линней җәмгыятендә генә дә Линней үз куллары белән җыйган 19 мең гербарий бите саклана.

Линней чын мәгънәсендә зур масштаблы, киң колачлы шәхес була. Ул Швед фәннәр академиясенә нигез салуда катнаша һәм 32 яшендә аның беренче президенты була. Аның медицина белән дә шөгыльләнүе өйләнүе белән бәйле, диләр. Кәләшнең әти-әнисенең, имеш, кызларын акчасыз биологка бирәселәре килмәгән, шуңа күрә Карл врачлыкка да укыган һәм, диплом алып, Стокгольмда табиплык итә башлаган.

Фәнни эшчәнлеге

үзгәртү

Линней, үсемлекләрнең җимешлек һәм серкәчләрен җентекләп күзәтеп, аларда да җенси үрчү барлыгы турында белдерә. Линней җәмгысе 7 мең төр үсемлеккә һәм 4 мең төр җан иясенә, шул исәптән 2 мең бөҗәккә аңлатма бирә. Ә бүген, 250 елдан артыграк вакыт узгач, фәнгә 1.7 миллион тирәсе тере организм барлыгы билгеле. Галимнәр фикеренчә, фәнгә умырткалы җан ияләренең 90%ы, бөҗәкләрнең исә 10%ы гына билгеле, ә гөмбәләрнең бары 5%ы гына мәгълүм. Җир йөзендә, төрле мәгълүматлар буенча, 10нан 100 миллион төргә кадәр тере организм барлыгы билгеле.

Үзенең төп фәнни хезмәтләрен Линней 30 яше тулганчы яза. Аның “Табигать системасы” хезмәтен унике мәртәбә бастырып чыгаралар. Бу хезмәтнең кайбер чыгарылышлары, бигрәк тә алтынчысы (1748), унынчысы (1758) һәм уникенчесе (1766) өстәмә материаллар белән чыга. Атаклы 10 нчы һәм 12 нче чыгарылышлар энциклопедик күптомлыкларга әйләнә. Боларда хайваннар, үсемлекләр һәм минералларга аңлатма бирелә, аларның кайсы географик киңлектә таралган булуы, яшәү мохите, гадәтләре һәм төрләре нинди булуы тасвирлана.

Линней тереклек дөньясында катгый иерархия тәртибе – классларга, отрядларга, төрләргә һәм вариацияләргә бүленеш кертә. Һәрбер тере җан иясенең әлеге системада үз урыны билгеләнә. “Төр” аңлатмасын да фәнгә беренче булып Линней кертә. Иң күренекле унынчы мәртәбә бастырылган хезмәтендә ул һәр җан иясенә икеле (бинар) исемнәр бирә. Һәр төрне ике латин сүзе белән атый. Беренче сүз фамилия ролен үтәсә, тереклек иясен охшашлыклар буенча берләштерсә, икенчесе – төрнең үз исеме, ул образлы һәм кыска. Болар, мәсәлән, “крапива жгучая”, “береза белая”, “медведь бурый” һ.б. кебек тәрҗемә ителә. Исемнәрне Линней латин телендә бирә. Карл Линней латин телен биологларның халыкара теленә әверелдерә. “Табигать системасы” хезмәте – әле һаман да иң күп кабатлап басыла торган фәнни хезмәт.

Гадилеге, эзлеклелеге һәм куллану өчен уңайлылыгы буенча бүгенге көнгә кадәр әле Линней системасын узып киткән система юк. Ләкин, әйтергә кирәк, Линней системасы ясалма булган. Ырудаш формалар күбесенчә төрле классларга кертелгән, ә ырудаш мөнәсәбәтләре булмаган үсемлеклекләр бер класста булып чыккан. Моны исбатлаучы мисаллар күп. Мәсәлән, кыяклыларның күбесе 3 класска кертелгән, ләкин дөге — 6 класста, ә хуш исле кыяк 2 класста булып чыккан. 2 класска хуш исле кыяк белән бергә сирень дә кертелгән[6].

Линней барлыгы 70ләп китап яза, боларның иң зур күпчелеге ботаника һәм зоология буенча, калганнары теоретик һәм практик медицинага карый.

Линней, бөек системалаштыручы буларак, бөтен тереклек иясен, хайваннарны, үсемлекләрне, балыкларны, минералларны, кеше расаларын һәм чирләрне, даруларны, агуларны – барысын да классификацияли һәм кешене хайваннар патшалыгының, имезүчеләр классына, приматлар отрядына кертә, икеле исем белән Homo Sapiens, ягъни “акыллы кеше” дип атый.

Төп хезмәтләре

үзгәртү
 
Systema Naturae китабының титул бите
 
Катлаулы япраклар. Карл Линней үз кулы белән Hortus Cliffortianus китабы өчен ясаган рәсеме (1737)
  • Systema naturæ sive regna tria naturæ systematice proposita per classes, ordines, genera, & species. Lugduni Batavorum [Leyden]: apud Theodorum Haak. 1735.
  • Bibliotheca botanica recensens libros plus mille de plantis huc usque editos, secundum systema auctorum naturale in classes, ordines, genera & species dispositos, additis editionis loco, tempore, forma, lingua etc cum explicatione. Amstelodami [Amsterdam]: apud Salomonem Schouten, 1736a. [12] + 153 + 35 p.
  • Fundamenta botanica quae majorum operum prodromi instar theoriam scientiae botanices per breves aphorismos tradunt. Amstelodami [Amsterdam]: apud Salomonem Schouten, 1736b. 36 p.
  • Musa Cliffortiana florens hartecampi prope Harlenum. Lugduni Batavorum [Leyden]. 1736c. 50 p.
  • Critica botanica in qua nomina plantarum generica, specifica, & variantia examini subjiciuntur, selectiora confirmantur, indigina rejiciuntur, simulque doctina circa denominationem plantarum traditur. Seu Fundamentorum Botanicorum pars IV. Lugduni Batavorum [Leyden]: apud Conradum Wishoff. 1737a.
  • Flora lapponica exhibens plantas per Lapponiam crescentes, secundum systema sexuale collectas in itinere … 1732 institutio. Additis synonymis, & Locis natalibus omnium, descriptionibus & figuris rariorum, viribus medicatis & oeconomicis plurimarum. Amstelaedami: S. Schouten. 1737b. [35] + 372 + [16] p. + 12 tab.
  • Hortus cliffortianus: plantas exhibens quas, in hortistam vivis quam siccis, Hartecampi in Hollandia, coluit vir nobilissimus et generosissimus Georgius Clifford… Amstelaedami: 1737c. [26] + X + 502 p. + 32 tab.
  • Classes plantarum, seu Systemata plantarum. Lugduni Batavorum [Leyden]: C. Wishoff, 1738. 606 col. + p. 607—656
  • Genera plantarum eorumque characteres naturales secudum numerum, figuram, situm, et proportionem omnium fructificationis partium. Lugduni Batavorum [Leyden]: apud C. Wishoff : G. J. Wishoff. 1742. 527 + [24] p. Ill.
  • Flora svecica exhibens plantas per Regnum Sveciae crescentes, systematice cum differentiis specierum, synonymis autorum, nominibus incolarum, solo locorum, usu pharmacopaeorum. Lugduni Batavorum [Leyden]: apud Conradum Wishoff: Georg. Jac. Wishoff. 1745. [16] + 419 p.
  • Fauna Svecica Sistens Animalia Sveciæ Regni: qvadrupedia, aves, amphibia, pisces, insecta, vermes; distributa per classes & ordines, genera & species; cum Differentiis Specierum, Synonymis Autorum, Nominibus Incolarum, Locis Habitationum, Descriptionibus Insectorum. Lugduni Batavorum [Leyden]: Apud Conradum Wishoff et Georg Jac. Wishoff. Fil. Conr. 1746. [14 Bl.], 411 S., 2 Tafeln.
  • Philosophia botanica in qva explicantur fundamenta botanica cum definitionibus partium, exemplis terminorum, observationibus rariorum, adjectis figuris aeneis. Stockholmiæ [Stockholm], Apud Godofr. Kiesewetter, 1751. [6] + 362 p. + portr. + 9 tab. HTML на сайте BotanicalLatin.org 2008 елның 20 ноябрь көнендә архивланган.
  • Species plantarum exhibentes plantas rite cognitas, ad genera relatas, cum differentiis specificis, nominibus trivialibus, synonimis selectis, locis natalibus, secundum systema sexuale digestas. Holmiae [Stockholm]: L. Salvii, 1753. T. i: xvi + 560 p. T. ii: P. 561—1158 + [31] p.
    Том I и Том II // Biodiversity Heritage Library
    Sect. 1-3: HTML на сайте Project Gutenberg
  • Calendaria Florae. 1756.
  • Systema naturæ per regna tria naturæ, secundum classes, ordines, genera, species, cum characteribus, differentiis, synonymis, locis. Editio decima, reformata. Holmiæ [Stockholm]: impensis direct. Laurentii Salvii. 1758. [4] Bl., S. 6-823.
  • Systema naturæ per regna tria naturæ: secundum classes, ordines, genera, species cum characteribus, differentiis, sinonimis, locis. (12-е издание, том I)
    • Tomus I, [Regnum animale]. [Pars I]. 532 p. Holmiae: Impensis Laurentii Salvii. 1766.
    • Tomus I, [Regnum animale]. [Pars II]. 834 p. Holmiae: Impensis Laurentii Salvii. 1767.
  • Systema naturæ per regna tria naturæ: secundum classes, ordines, genera, species cum characteribus et differentiis. (12-е издание, тома II и III)
    • Tomus II, [Regnum vegetabile]. 896 p. Holmiae: Impensis Laurentii Salvii. 1767.
    • Tomus III, [Regnum lapideum]. 262 p. Holmiae: Impensis Laurentii Salvii. 1768.
  • Philosophia botanica in qua explcantur Fundamenta Botanica cum Definitionibus partium, Exemplis terminorum, Observationibus rariorum. Adiectis Figuris aeneis. Editio Secunda. Curante Johanne Gottlieb Gleditsch. Berlin C.F. Rimburgi. 1780.
  • Amoenitates Academicae (1749—1790), 10 томлык.

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү