Кристина Линней фон Элизабет, атасы дворянлык алганга кадәр— Элизабет Кристина Линнея (швед. Elisabeth Christina von Linné, Elisabeth Christina Linnaea, 14 июнь 1743 ел15 апрель 1782 ел) — швед табигать фәннәре белгече һәм билгеле табиб Карл Линнейның кызы. Швецияда беренче хатын-кыз -ботаник буларак билгеле. Әдәбиятта еш кына аның исеме Лиза Стина (Lisa Stina) дип языла.

Илтамга
Сурәт
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  Швеция
Туу датасы 14 июнь 1743(1743-06-14)[1]
Туу урыны Швеция
Үлем датасы 15 апрель 1782(1782-04-15)[1] (38 яшь)
Үлем урыны Линнеевское Хаммарбю[d], Уппсала[d], Уппсала[d], Швеция
Ата Карл Линней
Ана Морея Сара Элизабет[d]
Кардәш Карл Линней младший[d], Sara Christina von Linné[d] һәм Lovisa von Linné[d]
Ыруг Linné family[d]
Һөнәр төре ботаник
Нинди вики-проектка керә Project Svenskt kvinnobiografiskt lexikon[d]
 Элизабет Линней Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Кристина Элизабет 1743 елның 14 июнендә туган.

Карл Линней (1707-1778) һәм аның хатыны Сара Элизабет Морея (1716-1806) гаиләсендә икенче бала була. Аның өлкән абыйсы— Карл Линней-төпчек (1741-1783).

Белемне өйләрендә ала. Бернинди дә уку йортында укымаган.

Кристина Элизабет беренчеләрдән булып үсемлекләр дөньясында очраган оптик феномен күренешен сүрәтли. Күзәтүчегә ачык чәчәкләр үзләре нур чәчкән кебек күренә. Хәтта вакыт-вакыт кыска гына шәүлә белән балкып алуы күзәтелә.

1762 елда күренеш турында (19 яшендә) үзенең уйлануларын кәгазьгә төшерә, аның бу мәкаләсен Швед короллегенең фәннәр академиясе бастырып чыгара. Анда шулай ук, Карл Линнейның[2] мәкәләгә карата үзе язган аңлатмалары кертелгән.

Элизабет настурция чәчкәләрендә (Tropaeolum majus) күзәтелгән бу феномен электр табигатьле булырга тиеш дип фаразлый.

Бу мәкаләгә табигать фәннәре белгече һәм билгеле инглиз шагыйре Эразм Дарвин (бабасы Чарльз Дарвин) игътибар итә.

1789 елда ул үзенең The botanic garden, part II, loves of the the containing plants дигән хезмәтендә Элизабет Линнейның мәкаләсенә сылтау ясый. Дарвин, шулай ук, бу феномен күп кенә галимнәрнең хезмәтләре белән дә раслана дип яза. Күп галимнәр раславынча, башка ачык чәчәкле үсемлекләрдә дә күзәтелә. Феномен, бигрәк тә, эңгердә ныграк дәрәҗәдә чагылыш таба.

Дарвинның бу хезмәтен яшь чакларында, соңрак киң билгеле булып киткән инглиз шагыйрләре Уильям Вордсворт, Кольридж Сэмюэл укыган. Аларның ижатында феноменны шигъриятле тасвирлау да урын алган.

Хәзерге фән феноменны кеше күзендәге челтәр катлауда ачык төстән барлыкка килгән ярсуның кинәт юкка чыкмавы, ә ипләп кына сүнүе белән аңлата.

Әдәбияттә, еш кына бу күренеш « Элизабет Линней феномены»[3] дип атала.

 
Дәү астранциянең (астранции крупной (Astrantia major)) чәчкәлекләре Швед халкында үсемлекнең исеме — «Линнейның кызлары» (Linnés döttrar).

Элизабет Линней 1782 елның 15 апрелендә Хаммарбюда 38 яшендә вафат була.

Гаилә үзгәртү

Элизабет Линней майор Карл Фредрик Бергенкранцка кияүгә чыга (швед. Carl Fredrik Bergencrantz, 1726-1792).

Балалары:

  • Карл Фредрик Бергенкранц (швед. Carl Fredrik Bergencrantz, 1765-1765).
  • Сара Лиза Бергенкранц (швед. Sara Lisa Bergencrantz, 1766-1846). Ваксхольм коменданты подполковник Пер Мартинга (швед. Per Martin, 1760-1827) кияүгә чыга. Аларның 14 баласы була[4].

Элизабет Линней әдәбиятта үзгәртү

2013 елда швед язучысы Кристина Вальденның Элизабет Линнейның язмышына багышланган (роман Кристины Вальден[5]) Den som jag trodde skulle göra mig lycklig романы басыла. Анда Элизабетның, Линнейның апостолларның берсе, Даниэль Соландерга (1733-1782) бәхетсез мәхәббәт турында сөйләнелә. Шулай ук романда «аның белемгә булган сусавы көнкүреш мәшәкатьләрендә басылып калуы» (ул жажда знаний тоне в бытовых забота"[6]) турында бәян ителә.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Adelsvapen-Wiki
  2. Das Elisabeth Linné-Phänomen (sogenanntes Blitzen der Blüten) und seine Deutungen // Nature 93, 348 (4 June 1914), doi:10.1038/093348a0
  3. Миннарт, 1969
  4. Classon, 2007
  5. Wahldén, Christina (2013). Den som jag trodde skulle göra mig lycklig. Stockholm: Norstedt. Libris 14751539. ISBN 9789113051802
  6. Greve V. «Den som jag trodde skulle göra mig lycklig» av Christina Wahldén // Sveriges Radio, 5 februari 2014.(швед.)(швед.)

Әдәбият үзгәртү

  • Миннарт М. Явление Елизаветы Линней // Свет и цвет в природе = De natuurkunde van't vrije veld. — М. : Наука, 1969. — С. 143—144. — 360 с. — 40 000 экз.

Сылтамалар үзгәртү

  • Classon R. I spåren av Carl von Linné  (швед.). Helsingborgs Dagblad (2007-04-30). 14 март 2016 сыналган.(швед.). Helsingborgs Dagblad (2007-04-30). 14 март 2016 сыналган.
  • L. Vargues in the Twilight Flashes NYBG/the new york бакчаларында 125 botanical, 2013. (ингл.)(ингл.)