Имезүчеләр (лат. Mammalia) — эволюцион яктан умырткалыларның иң югары төзелешле сыйныфы. Бу — югары нерв системасының, аеруча зур ярымшарлар кабыгы алгы ми бүлегендә көчле үсеш алуында, тереләй тудыруда һәм балаларын сөт белән туендыруда, газлар алмашы өчен иң зур өслеккә ия альвеолалы үпкәләр барлыкка килү, җылы канлы булуларында чагыла. Болар барысы да имезүчеләргә төрле яшәү тирәлекләрен үзләштерергә мөмкинлек бирә.

Имезүчеләр
Сурәт
Халыкара фәнни исем Mammalia L., 1758[1][2][3]
Таксономик ранг сыйныф[1][2]
Югарырак таксон маммалиаформы[d][4], синапсиды[d], дүрт аяклылар[d] һәм амниоты[d]
Таксонның халык атамасы 哺乳纲, Mammifère, Mammal, Mammiferi һәм pattedyr
Нәрсәнең чыганагы сөт, ит һәм тире[d]
Башлану вакыты 160000 тысячелетие до н. э.
Кайда өйрәнелә тириялугия[d]
Коллаж
Веб-сайт Stack Exchange biology.stackexchange.com/tags/mammals
 Имезүчеләр Викиҗыентыкта

Имезүчеләрнең тышкы билгеләре аларны башка класс вәкилләреннән аерып тора. Мондый билгеләрнең иң мөһиме — йон капламы. Ул аз санлы вәкилләрендә генә (кит, морж һәм башка су хайваннарында, коры җирдә яшәүчеләрдән бегемотта гына) булмый. Имезүчеләрнең тиресендә күп төрле бизләр: май, тир, яшь, ис, сөт бизләре бар. Имезүчеләрнең теш төзелеше дә аларны башкалардан аерып тора. Беренчедән, аларның кискеч, казык һәм урт тешләре була, ә икенчедән, алар казналыктагы ояларда — альвеолаларда утыралар. Имезүче җәнлекләр төрле азык белән тукланалар. Теш системасының төзелеше һәм тешләрнең теге яки бу типларының үсеше туклану характерына бәйле. Мәсәлән, ерткыч имезүчеләрнең (бүре, юлбарыс, сусар һ. б.) казык тешләре яхшы үскән, кимерүчеләрнең (тиен, байбак, тычкан һ. б.) — кискеч тешләре, үлән белән тукланучыларның (кәҗә, антилопа, болан һ. б.) урт тешләре нык үсеш алган.[5]

Төрле исәпләүләр буенча дөньяда биш меңнән алып 5416 га кадәр имезүче төре бар дип санала. Имезүчеләрнең төрле ландшафтларга таралган төрләре табигатьтә мөһим роль уйный. Имезүчеләрне териология фәне өйрәнә.

Имезүчеләр ике ассыйныфка бүленә: Беренчел җәнлекләр (Клоакалылар, яки Берьюллылар һәм Чын җәнлекләр (Сумкалылар һәм Плаценталылар).

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Wilson D. E., Reeder D. M. Class Mammalia Linnaeus, 1758 // Animal Biodiversity: An Outline of Higher-level Classification and Survey of Taxonomic Richness / мөхәррир Z. Zhang — 2011. — ISBN 978-1-86977-849-1, 978-1-86977-850-7
  2. 2,0 2,1 Mammal Species of the World: A Taxonomic and Geographic Reference / D. E. Wilson, D. M. Reeder — 3 — Baltimore: JHU Press, 2005. — 35, 2142 p. — ISBN 978-0-8018-8221-0
  3. Linnaei C. Systema Naturae: Per Regna Tria Naturae, Secundum Classes, Ordines, Genera, Species, Cum Characteribus, Differentiis, Synonymis, LocisHolmiae: Laurentii Salvii, 1758.
  4. Luo Z., Ji Q., Wible J. R. et al. An Early Cretaceous tribosphenic mammal and metatherian evolution // Science / H. ThorpAAAS, 2003. — ISSN 0036-8075; 1095-9203doi:10.1126/SCIENCE.1090718PMID:14671295
  5. Рәхимов И.И., Ибраһимова К.К., Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы. бит181, archived from the original on 2012-04-27, retrieved 2013-05-21