Клоакалылар
Клоакалылар (лат. Prototheria) — имезүчеләрнең примитив ассыйныфы. Үз эчендә имезүчеләр белән сөйрәлүчеләр сыйфатларын берләштерәләр.
Клоакалылар | |
![]() | |
Халыкара фәнни исем | Prototheria Теодор Гилл, 1872[1][2][3] |
---|---|
Таксономик ранг | ассыйныф[d][1][2][4][…] |
Югарырак таксон | имезүчеләр[2][4][3] |
![]() |
Бүгенге көндә Австралия, Тасмания һәм Яңа Гвинеядә генә яшиләр. Әлеге ассыйныф вәкилләренең күпчелеге инде юкка чыккан булып санала.
ҮзенчәлекләрҮзгәртү
Башка имезүчеләрдән аеручы билгеләр[5]:
- Күкәй салып үрчиләр, күкәйләре зур түгел.
- Эчәклек һәм сидек-җенес синусы тышка мөстәкыйль тишемнәр белән ачылмый, ул клоакага кушыла.
- Имчәкләре юк, сөт бизләре корсак ягының аерым бизле өлешендә күп санлы тишемнәр белән ачыла, балалары сөтне шуннан ялый.
- Алгы очлыклар поясы сөйрәлүчеләрнеке белән охшаш.
- Тән температурасы гадәттә түбән (26 °С — 34 °С).
- Фәкать ехиднаның гына корсагында тире җыерчасыннан ясалган сумка бар. Сөт бизләре монда ачыла, ләкин алар үрчү вакытына гына формалаша.
- Йомшак иреннәре юк, казналыклары мөгезматдәдән торган томшык белән капланган.
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ 1,0 1,1 Integrated Taxonomic Information System — 2006.
- ↑ 2,0 2,1 2,2 Wilson D. E., Reeder D. M. Class Mammalia Linnaeus, 1758 // Animal Biodiversity: An Outline of Higher-level Classification and Survey of Taxonomic Richness / мөхәррир Z. Zhang — 2011. — ISBN 978-1-86977-849-1, 978-1-86977-850-7
- ↑ 3,0 3,1 Simpson G. The principles of classification and a classification of mammals // Bulletin of the American Museum of Natural History — New York: American Museum of Natural History, 1945. — ISSN 0003-0090; 1937-3546
- ↑ 4,0 4,1 McKenna M., Bell S. K. Classification of Mammals Above the Species Level — NYC: Columbia University Press, 1997. — ISBN 978-0-231-11013-6
- ↑ Клоакалылар(үле сылтама)
Башка телле бүлектә тулырак мәкалә бар: Prototheria (ингл.) Сез тәрҗемә ярдәме белән бу мәкаләне язып бетереп проектка ярдәм итә аласыз.
|