Бүре́ (Canis lupus) — этсыманнар гаиләлегеннән имезүче хайван. Европада, Азиядә һәм Төньяк Америкада очрый. ТР территориясендә зур урманнарда яши.

Бүре
Сурәт
Кыскача исем C. lupus
Халыкара фәнни исем Canis lupus L., 1758[1][2][3][…]
Таксономик ранг төр[1][2][3]
Югарырак таксон Бүреләр[d][1][2]
Таксонның халык атамасы grey wolf[4][5][6][…], gray wolf[4][5][7][…], common wolf[4][5], loup[8][1][4], vlk obecný[9], Loup gris[4], Loup vulgaire[4], Lobo[4], timber wolf[4][5][6], wolf[4][5][1][…], Wolfe[5][8], varg, gråvarg, ulv, Loup commun, wolf[8], susi[10], Lobo, Lobo gris[1], wilk[11], wilk szary[11], [12][13][14] һәм ulv
Макималь гомер озынлыгы 20,6 ел[15]
Йөклелек чоры 62 ± 1 тәүлек[16]
Төшләү көче коэффициенты 136
Йөрәк тибеше ешлыгы 90 ударов в минуту һәм 200 ударов в минуту
ХТСБ саклану статусы югалу куркынычы иң аз булган[d][17]
Бүләкләр
Төрләр ареалы харитасы
Туклану чыганагы O. cuniculus[d], L. europaeus, A. alces, бизон[d], үләксә[d], R. tarandus[d], боланнар, O. moschatus[d], S. scrofa, O. orientalis[d], Rupicapra[d], ibex[d], Лемминг[d], Кыр тычканнары[d], Кондызлар[d], Сарык, сыер, эт, мәче, җиләк[d], алма, армут[d], йөзем[d], үлән[d], Сөләйман балыклары[d], O. hemionus[d], C. capreolus[d], C. elaphus[d], V. vulpes, M. coypus[d], N. procyonoides[d], кошлар, балыклар, Аурупа муфлон[d], C. canadensis[d] һәм Ризык калдыклары[d]
Чехия Республикасының юкка чыгу куркынычы булган төрләре Кызыл исемлеге статусы critically endangered[d][9]
Нинди вики-проектка керә ВикиПроект Инвазив биология[d]
CITES Appendix Appendix I of CITES[d] һәм Appendix II of CITES[d]
Тәүлек циклы катемерально[d][12][19]
Ареал таксона Канада[20], Россия, Финляндия, Казакъстан, Монголия, Иран, Төркия, Әфганстан, Пакьстан, Гренландия[d], Америка Кушма Штатлары, Испания, Греция, Эстония, Белоруссия, Латвия, Йәмән, Согуд Гарәбстаны, Италия, Франция, Алмания, Польша, Бельгия, Нидерланд һәм Швейцария[21]
Оя зурлыгы 6[22]
Digital Atlas of Idaho URL digitalatlas.cose.isu.edu/bio/mammal/Carn/canids/grwo/wolffm.htm
 Бүре Викиҗыентыкта

Гәүдә озынлыгы 160 см га кадәр, ата бүреләр ана бүреләргә караганда зуррак. Башы һәм муены куәтле, сузынкы танаулы, казналыгы нык үскән, казык тешләре озын. Койрыгы йөнтәс, озынлыгы 50 см га кадәр һәм, этнекеннән аермалы буларак, һәрвакыт туры. Мехы кабарынкы һәм куе, җәйге вакытта - кыска, тупас һәм каты. Соргылт, соргылт-җирән яки кара кыллар катыш саргылт төстә. Бүре - актив ерткыч, яхшы ишетә һәм күрә, көчле, җитез һәм чыдам. Су эчә торган урын тирәсендәге, аулак һәм тын җирне кулайрак күрә. Оясын табигый ышык урыннарда, уентыларда яки чокырларда, ауган агачлар арасындагы агач тамырлары яки кәүсәләре астында, чокыр битләрендә, сазлыкларда ясый. Оясында даими рәвештә бары тик язын һәм җәен, балаларын тудыру һәм тәрбияләү чорында гына яши. Күбесенчә кыргый һәм йорт хайваннары, кошлар белән туена. Авыру һәм үлгән хайваннарны ашап, табигатьтә санитар ролен үти. Табигый биоценозларда тояклыларның санын көйләп тора. Ач бүре кайвакыт кешеләргә дә һөҗүм итә. Бүре күбесенчә төнлә ауга чыга. Терлекчелек һәм сунарчылык хуҗалыкларына зыян китерергә мөмкин. Бүреләр - моногамик хайваннар. Гомер буе парлашып яшиләр, ләкин кышын кечкенә көтүләр булын оешалар, гадәттә, төркемгә узган елның яшь бүреләре килеп кушыла. Аталану вакыты - кыш. Гадәттә 4-6 баласы була.


Гадәти шартларда 15 елга кадәр яши. Аларның санын исәпкә алу бик мөһим. Татарстанда бүре аз санда һәм шуңа күрә бу ерткычның һәр җирдәге зыяны турында сөйләргә туры килми. Бу төр этләрнең йорт токымнарына башлангыч биргән һәм шуңа күрә алар белән җиңел кушыла. Кайбер районнарда эт-бүре гибридлары очрый.[23]

Ау ел дәвамында рөхсәт ителә. Котыру авыруы вирусын йөртергә дә мөмкин. Бүре йорт этенең (Canis familiaris) ыруг башлангычы булып тора.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Integrated Taxonomic Information System — 1996.
  2. 2,0 2,1 2,2 Mammal Species of the World: A Taxonomic and Geographic Reference / D. E. Wilson, D. M. Reeder — 3 — Baltimore: JHU Press, 2005. — 35, 2142 p. — ISBN 978-0-8018-8221-0
  3. 3,0 3,1 Smith A. T., Xie Y., Lunde D. P. et al. A Guide to the Mammals of China. / A. T. Smith, Y. XiePrinceton: Princeton University Press, 2008.
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 4,5 4,6 4,7 4,8 Кызыл китап — 1964.
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 5,4 5,5 Cole T. C. H. Wörterbuch der Säugetiernamen - Dictionary of Mammal Names — 2015. — ISBN 978-3-662-46270-6doi:10.1007/978-3-662-46270-6
  6. 6,0 6,1 lupus E-Fauna BC: Electronic Atlas of the Wildlife of British Columbia, Electronic Atlas of the Fauna of British Columbia / B. KlinkenbergUniversity of British Columbia Lab for Advanced Spatial Analysis, 2007.
  7. Montana Field GuideHelena.
  8. 8,0 8,1 8,2 Бельгийский список видов
  9. 9,0 9,1 Portál informačního systému ochrany přírodyAgentura ochrany přírody a krajiny České republiky.
  10. Finnish Biodiversity Information Facility — 2012.
  11. 11,0 11,1 https://encyklopedia.pwn.pl/haslo/wilk;3996310.html
  12. 12,0 12,1 (unspecified title)doi:10.17520/BIODS.2021520
  13. 蒋志刚, 周开亚 中国哺乳动物多样性 // 生物多样性 — 2015. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2014202
  14. list of endangered and protected species of China
  15. Longevity of Mammals in Captivity; from the Living Collections of the World — 1 — 2005.
  16. Grzimeks Enzyklopädie — 1 — M: Kindler Verlag, 1988.
  17. The IUCN Red List of Threatened Species 2022.2 — 2022.
  18. https://www.deutschewildtierstiftung.de/naturschutz/tier-des-jahres
  19. Wiens J. J. Out of the dark: 350 million years of conservatism and evolution in diel activity patterns in vertebrates // Evolution / M. NoorWiley, 2017. — 16 p. — ISSN 0014-3820; 1558-5646doi:10.1111/EVO.13284PMID:28636789
  20. list of gray wolf populations by country
  21. http://purl.org/np/RAiFLITGOJXQhZ4ic6R7WcyzNdKwC68m8yGwhyjUCQ874
  22. L. David Mech Canis lupus // Mamm. SpeciesASM, OUP, 1974. — ISSN 0076-3519; 1545-1410doi:10.2307/3503924
  23. Рәхимов И.И. , Ибраһимова К.К., Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы. бит192, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2013-01-11 

Чыганаклар үзгәртү