Монго́лия, Монголстан яки Монгол Олысы (монг. Монгол Улс) – Көнчыгыш-Үзәк Азиядәге, диңгезгә чыгышы булмаган, төньякта Россия, көньякта Кытай белән чиктәш дәүләт.

Монголия
Байрак
Илтамга
Шигарь Go Nomadic, Experience Mongolia Edit this on Wikidata
Башкала Улан-Батор
Халык саны 3 409 939 (2021) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 12 февраль 1992 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+08:00
Рәсми тел монгол теле
География
Мәйдан 1,564,116 км²
ДДӨБ 1528 метр Edit this on Wikidata
Координатлар 46°N 105°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Дәүләт башлыгы Ухнагийн Хурэлсух
Хөкүмәт башлыгы Лувсаннамсрайн Оюун-Эрдэнэ
Карта
Икътисад
ТЭП 15 286 миллион US$ (2021), 16 811 миллион US$ (2022) Edit this on Wikidata
Эшсезлек дәрәҗәсе 5% (2014)[1]
Туу күрсәткече 1.93 (2021)[2]
КПҮИ 0.739 (2021)[3]
Яшәү озынлыгы 69.287 ел (2016)[4]
Джини коэффициенты 32.7 (2018)[5]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы уң[6]
Челтәр көчәнеше 220 вольт[7]
Телефон коды +976[8]
ISO 3166-1 коды MN
ХОК коды MGL
Интернет домены .mn[8]

Рәсми тел – монгол теле, язу – кирил әлифбасы. Монгол телендә халыкның 95 % сөйләшә. Урта мәктәпләрдә искемонгол язуын өйрәнәләр.

Тарих үзгәртү

Монгол дәүләтенең барлыкка килүе үзгәртү

XII гасыр башында таралып урнашкан монгол ырулары дәүләткә берләшүгә чираттагы омтылыш ясап карыйлар. Бу дәүләт тарихка Хамаг Монгол исеме астында кереп кала. Аның беренче җитәкчесе Хайду-хан була. Аның оныгы Хабул-хан Цзинь империясенең күршедәге районнарын вакытлы җиңүгә ирешә, Цзинь империясе ясак түләргә мәҗбүр була. Шулай да Хабул-ханның дәвамчысын – Амбагай-ханны дошмани татар исемле монгол ырулары (соңрак татар исеме төрки халыкларга күчә) әсир итә, һәм чжурчжэннарга бирә, алары исә ханны җәзалыйлар. Берничә елдан татарлар тарафыннан Тимучинныңның (соңрак Чынгыз-хан) әтисе Есүгәй-Батыр үтерелә.

Тимучин яшьлеген бертуганнары һәм әнисе белән Делун Болдока тауларында үткәрә. Ул хакимияткә әкрен бара, башта аңа Үзәк Монголиядәге кереитлар җитәкчесе Ван-хан ярдәм күрсәтә. Җитәрлек көч туплагач, Тимучин өч кәчле илне буйсындыра: көнчыгышта татарларны(1202), үзенең элеккеге ярдәмчеләре – кереитларны(1203), көнбатышта найманнарны(1204). 1206 елдагы мнгол җитәкчеләре җыелышы – корылтайда Тимучинны монголларның бөек ханы дип игълан итәләр һәм аңа Чынгызхан исемен бирәләр.

Чыңгызхан империясе барлыкка килү үзгәртү

 
Монгол империясе

Чыңгызхан тарафыннан монгол ырулары берләштерелгәч, 1206 елда монгол империясе барлыкка килә. Чынгызхан Монголияне 12061227 еллар буена идарә итә. Монголия мәйданы Кытай, Идел Болгарстаны, Урта Азия, Иран, Киев Русе территорияләре хисабына үсә. Ләкин мәдәният, халыкларның төрлелеге аркасында 1527 елдан таркалу башлана.

Кытайда Юан монгол династиясе үзгәртү

1260 елда башкаланы Каракорумнан Пекинга күчергәч, Монголиядә буддизм тарала башлый. Кытайда монголларга каршы баш күтәрү нәтиҗәсендә Чынгыз нәселе хакимияттән төшерелә, һәм Кытай Монголиядән аерыла. Үзара сугышлар белән көчсезләнгән Монголия үзе басып алулар объектына әверелә.

Цин империясе астында Монголия дәүләте үзгәртү

1636 елда маньчжурлар Эчке Монголияне (хәзерге вакытта Кытайның автономияле районы), 1691 елда Тышкы (хәзер Казакъстан территориясендә), 1755 елда Ойрат Монголияне (Җунгар иле, хәзер Кытайның Синьцзян автоном районына керә) басып алалар. Монголия бәйсезлекне 1911 елда, Кытайдагы Синьхай революциясе вакытында кайтара. Ләкин аны 1945 елга, Кытай таныганчыга кадәр, СССРдандан башка, бер ил дә танымый.

Монгол Халык Республикасы үзгәртү

19241991 елларда СССР һәм Коминтерн МХҖФ ярдәмендә совет системасы копиясен төзергә тырышалар, һәм Монголия социалистик ил итеп таныла. Коминтерн вәкиле Богдо Гэгэн үлеменнән соң дистә еллар буе, 1930 еллар ахырында хакимияткә маршал Чойбалсанàны куйгыйнча, милли җитәкчеләрне (Амар, Гэндэн һ.б.) җәзалыйлар. Аның идарәчелеген сталинизм белән генә чагыштырып була: репрессия мәйданы бик зур була (бөтен рухи җитәкчеләр, байлар, оппозиөия юк ителә), көчләп коллективлаштырырга тырышу һ.б. Аның үлеменнән соң гына илдә хәлләр яхшыра. 1952-1984 елларда илнең башлыгы Ю. Цеденбал, аннан соң Ж. Батмунх була. 1990 елдан, социалистик лагир җимерелгәннән соң илдә демократик һәм икътисади реформалар үткәрелә: авыл хуҗалыгы, сәнәгать, сәүдә һәм хезмәт күрсәтү приватизацияләнә,МХҖФ белән конкуренциягә сәләтле оппозицион фиркаләр барлыкка килә.

Дәүләт төзелеше үзгәртү

Монголия – парламент җөмһүрияте. 1992 елның 12 февраленнән соң Конституция эшли башлый.

Илнең башлыгы – туры сайлаулар нәтиҗәсендә сайлана торган президент. Бер кеше ике мәртәбә сайлана ала. Президент юк вакытта хакимият Бөек дәүләт хуралы кулына күчә. Президент шулай ук хәрби көчләрнең иң бөек җитәкчесе.

Закон чыгаручы әгъза булып Бөек дәүләт хуралы тора. Ул бөтенхалык сайлауларында 4 елга билгеләнүче 76 әгъзадан тора. Бөек дәүләт хуралын рәис, аның урынбасары һәм генераль сәркятиб җитәкли.

Башкарма хакимият премьер-министр тәкъдиме һәм президент белән килешеп тормышка ашыла.

Җирле үзидарәгә аймач, шәһәр, район, сомон хураллары керә, аларның вәкилләрен 4 елга сайлыйлар.

Монгол Иле дәүләт һимны үзгәртү

Монгол Улсын Төрийн дуулал
Дархан манай тусгаар улс
Дайар Монголын ариун голомт
Далай их дээдсийн гэгээн үлс
Дандаа энхжиж, үүрд мөнхөжнө
Хамаг дэлхийн шударга улстай
Хамтран нэгдсэн эвээ бэхжүүлж
Хатан зориг, бүхий чадлаараа
Хайртай Монгол орноо мандуулъя

Өндөр төрийн минь сүлд ивээж
Өргөн түмний минь заяа түшиж
Үндэс язгуур, хэл соёлоо
Үрийн үрдээ өвлөн бадраая
Эрэлхэг Монголын золтой ардууд
Эрх чөлөө жаргалыг эдлэв
Жаргалын түлхүүр, хөгжлийн тулгуур
Жавхлант манай орон мандтугай

(тәрҗемәсе)
Бәйсез олы Ватаныбыз —
Монголның саф учагы,
Киң колачлы гамәлләрдә
Мәңгегә үскән чагы.
Дөньяның гадел илләре
Белән бердәмлек өчен,
Үстерик Ватанны биреп
Йөрәк дәртен, кул көчен.

Милли тел, мәдәниятне
Мирас итеп тапшырыйк,
Эшчән, кыю Монгол илен
Бәхет-уңышка юллыйк.
Ил туграсын хөрмәт итеп,
Ил язмышына таян.
Алгарышта чәчәк атсын,
Яшәсен бөек Ватан!

Тулырак мәгълүмат: Монголия гимны мәкаләсендә.

География үзгәртү

 
Гоби чүлеКөньяк Гоби аймагы, Монголия

Монголия диңгездән 900-1500 м биеклектәге платода урнашкан, һәм аның мәйданы 1 564 116 км². Монголиядә тау массивлары һәм сыртлары күп. Шуларның иң зурысы – илнең көнбатыш һәм көньяк-көнбатышынында 900 кмга сузылган – Монголия Алтае. Аның дәвамы булып тәбәнәгрәк, бердәм массив булмаган Гоби Алтае тора.

Себер чиге буенча берничә сырт урнашкан: Хан Хухэй, Улан Тайга, Көнчыгыш Саян, төньяк-көнчыгышта – Хэнтэй, үзәк өлештә – берничә мөстәкыйль сырттан торучы Хангай тау массивы.

Улан-Батордан көньяк һәм көнчыгыш якка, Кытай чигенә таба плато әкренләп түбәнәя, һәм тигезлеккә күчә. Монголиянең көньягын, көньяк-көнчыгышын, көньяк-көнбатышын Гоби чүле алып тора. Гобиның территориясе бертөрле түгел: аның комлы, кыялы, ташлы, тигез, таулы өлешләре бар. Шулай ук чүлнең төрле төштә төсе дә төрлечә: Сары, Кара, Кызыл Гобины аералар. Җир өсте сулары монда бик аз, ләкин җир асты суларының биеклеге югары.

Илнең елгалары тау башларында туа. Аларның күбесе – суларын Тын һәм Төньяк Боз океанына койган, Себернең һәм Ерак Көнчыгышның бөек елгалары. Иң зур елгалар – Селенга (600 км), Керулен (1100 км), Онон (300 км), Халхин-гол, Кобдо һ.б. Шуларның иң күп сулысы – Селенга. Ул Хангай сыртыннан башлана, һәм Орхон, Хануй-гол, Чулутын-гол, Дэлгэр-мурэн кебек елгалар аңа коялар. Бу елганын агу тизлеге секундына 1,5 – 3 м. Аның агу тилеге зур булу сәбәпле сулар гөл кара һәм дуенлы. Селенга ярты елга туңа, һәм аның боз калынлыгы – 2 м дан да ким түгел. Аның су ташуы елына ике тапкыр: язын(кар сулары) һәм җәен(яңгыр сулары) күзәтелә. су биеклеге 2 м дан түбән төшми. Селенга Байкал күленә коя.

Көньяк һәм Көнчыгыш яктагы елгалар юлларын күлләрдә тәмамлыйлар.

 

Монголиядә меңнән артык даими һәм тагын да күбрәк яңгыр вакытында барлыкка килүче, корылыкта кибүче күлләр бар. Элек Монголия җирләрендә эчке диңгез барлыкка китерүче күлләр урнашкан булган, хәзерге күлләр аларның калдыклары. Зур күлләр – Убсу-нур, Хара-Ус-нур, Хиргис-нур илнең төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. Аларның тирәнлеге 2 метрдан артмый. Көнчыгышта Буйр-нур һәм Хух-нур күлләре бар. Хангайның төньягындагы Байкалга ошаган тектоник иңкүлектә Хубсугул (тирәнлеге 238 м га кадәр) күле урнашкан.

Монголиядә кырыс кышлы, коры кызу җәйле кискен континенталь климат. Илнең башкаласы Улан-Баторда җәен плюс 25° С ÷ 35° С һәм кышын минус 25° С ÷ 35° С. төньяк-көнбатышта еллык явым-төшем – 250–510 мм, башкалада 230–250 мм гына, ә Гоби чүле өлкәсендә явым-төшем тагын да азрак.

Дипломатик мөнәсәбәтләр үзгәртү

 
Монголиянең дипломатик мөнәсәбәтләре

Административ бүленеш үзгәртү

  Монголия башкала – Улан-Баторга(22) һәм 21 аймакка бүленә: 1 – Ара-Хангай, 2 – Баян-Хонгор, 3 – Баян-Улэгэй, 4 – Булган, 5 – Дархан, 6 – Көнчыгыш, 7 – Көнчыгыш Гоби, 8 – Урта Гоби, 9 – Гоби-Алтай, 10 – Гоби-Сумбэр, 11 – Хэнтэй,12 – Кобдо,13 – Хубсугуль,14 – Орхон, 15 – Увэр-Хангай, 16 – Көньяк Гоби, 17 – Селенгин, 18 – Сухэ-Батор, 19 – Үзәк,20 – Убсунур, 21 – Дзабхан.

Икътисад үзгәртү

Монголиядә соры күмер, ташкүмер, вольфрам ятмалары, молибден-бакыр рудалары бар. Монголиядә ТМПның 58% ын хезмәт күрсәтү өлкәсе, сәнәгать 21,4%, авыл хуҗалыгы 20,6%, инфляция 9,5% алып тора. ТМПның үсеше 7,5%. Эшчеләрнең 42%ы авыл хуҗалыгында эшли, эшсезлек 6,7 %. 2005 елда бюджет кереме $702 млн, ә чыгым $651 млн була. Монголиядә 2002 елда сәнәгать үсеше 4,1% тәшкил итә.

Мәдәният үзгәртү

Дин үзгәртү

Монголиянең 53 % халкы илдәге төп дин — буддачылык тарафдары. Ислам динен ил халкының 5 % ы тота (күпчелек җирле казакълар). Халыкның 2,9 % ы — шаманизм тарафдары. Христианнар 2,1 % тәшкил итә (шул исәптән, протестантлар, католиклар, православныйлар, мормоннар, Йәһвә шаһитлары). Берничә дистә кеше Яһүд динендә . 38,6 % халык бер дингә дә ышанмый.

Галерея үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  2. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  3. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  4. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  5. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  6. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  7. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  8. 8,0 8,1 Mongolia (инглиз теле) (27 февраль 2023).

Сылтамалар үзгәртү