Ухнаагийн Хүрэлсүх

Монголия сәясәтчесе

Ухнаагийн Хүрэлсүх (монг. Ухнаагийн Хүрэлсүх, 1968 елның 14 июне, Монголия Халык Республикасы, Улан-Батор) ― Монголия сәясәтчесе, дәүләт эшлеклесе, 2021 елның 10 июненнән Монголия байрагы Монголиянең сайланган президенты. Вазифасын үтәүгә 2021 елның 25 июлендә керешә (инаугурация)[1]. Монголия халык фиркасе ҮК рәисе (2017 елдан). Монголия премьер-министры (2017―2021)[2].

Ухнаагийн Хүрэлсүх
Монголиянең 6нчы президенты
Вазыйфага керешкән
2021 елның 25 июне
Монголия премьер-министры
Вазыйфада
2017 елның 4 октябре – 2021 елның 27 гыйнвары
Аңа кадәр Жаргалтулгын Эрдэнэбат
Дәвамчысы Лувсаннамсрайн Оюун-Эрдэнэ
Монголия вице-президенты
Вазыйфада
2014 ел – 2017 ел
Аңа кадәр Дэндэвийн Тэрбишдагва
Дәвамчысы Улзийсайханы Энхтувшин
Шәхси мәгълүмат
Туган 14 июнь 1968(1968-06-14) (55 яшь)
Монголия, Улан-Батор
Сәяси фирка Монголия халык партиясе
Белем Монголия саклану университеты
Монголия милли университеты

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1968 елның 14 июнендә Монголия Халык Республикасы башкаласы Улан-Баторда туган[3].

Улан-Баторның 2нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбен, «Сәяси тикшеренүләр» белгечлеге буенча Монголия саклану университетын (1989) тәмамлаган. Дәүләт идарәсе һәм менеджментны үстерү институтында дәүләт идарәсен (1994) һәм Монголия милли университетында хокук (2000) өйрәнгән.

Хәрби карьера үзгәртү

Монгол халык-революцион армиясенең 152нче дивизиясендә сәяси эшләр буенча урынбасар (замполит). 1990 елда, хөкүмәт хакимият органнарын сәясәттән читләштерергә омтылыш ясаганда, партиядә әгъзалыгын саклап калу өчен, хәрби хезмәттән отставкага киткән беренче монгол офицеры була.

Сәяси карьера үзгәртү

1991 елда Монголия халык-революцион фиркасе (МХРФ, рус. МНРП) Үзәк комитетының сәяси хезмәткәре буларак сәяси карьерасын башлый. 1994―1996 елларда Монголия парламентында (Бөек дәүләт хуралы) МХРФ фракциясе секретариаты киңәшчесе булып эшли. МХРФ яшьләр оешмасында үзгәрешләрне башлап җибәргән һәм тормышка ашырган сәясәтчеләрнең берсе. МХРФ Демократик Социалистик яшьләр федерациясен төзи, ике тапкыр — 1997―1999, 2000―2005 елларда федерация президенты вазифасын башкара.

2000 елда ― МХРФ җитәкче советына, 2008 елда ― МХРФ Генераль секретаре итеп сайлана. 2010 елда фирканең беренче булган атамасын ― «Монгол халык партиясе» атамасын торгызу процессын яклый. 1924 елда фирка атамасы Коминтерн тәкъдиме буенча ул вакыттагы социалистик партияләр белән теләктәшлекне күрсәтү өчен «Монголия халык-революцион фиркасе» итеп үзгәртелгән булган. 2017 елның 1 ноябрендә фирка съездында, 63% тавыш җыеп, фирканең рәисе итеп сайланган, икенче кандидат Улзийсайхан Энхтувшинны шактыйга узып киткән[3]. Бөек дәүләт хуралына (парламент) дүрт тапкыр сайлана (2000, 2004, 2012, 2020).

2004―2006 елларда — Монголиянең гадәттән тыш хәлләр министры, 2006―2008 елларда — инспекция министры, 2014―2015, 2016―2017 елларда ― Монголия премьер-министры урынбасары. 2017 елның 4 октябрендә Бөек дәүләт хуралы Ухнаагийн Хүрэлсүх кандидатурасын бертавыштан хуплаган һәм ул премьер-министр булган[3]. 2021 елның 21 гыйнварында социаль челтәрләрдә куелган видео сәбәпле купкан протестлар аркасында отставкага киткән, видеода күптән түгел бала тапкан хатын-кызны җылы өс киемсез коронавирустан дәвалаучы стационарга алып бару төшерелгән[4]. Бөек дәүләт хуралы Премьер-министр отставкасын күпчелек тавыш белән кабул итә[2].

2021 елның 10 июнендә узган президент сайлауларда Монголия халык фиркасе рәисе 776 меңнән артык тавыш җыйган[5].

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү