Байка́л (бүр. Байгал далай, Байгал нуур) – Көнчыгыш Себердә тектоник чыгышлы күл. Дөньяда иң тирән күл, төче су сакланучы иң зур су резервуары.

Байкал, bxr/Байгал далай
53°13′0″ т. к. 107°45'0" кч. о. (G) (T)
ИлРусия Русия
Мәйдан31 722 км²
Иң зур тирәнлек1642 м
Байкал (Русия)
Байкал күренеше

Сыйфатлама үзгәртү

Ярымай формасындагы күлнең озынлыгы – 636 километр, иң киң җирендә киңлеге – 81 километр, Байкал күленә 336 елга коя. Аны уратып алган таулар каты токымлы таштан тора һәм елгалар үзләре белән башка матдәләрне алып керми диерлек. Шуңа да суы таза һәм үтәли күренеп тора. Тик көньяк өлешендә генә ул сәнәгать предприятиеләре тарафыннан бераз пычратылган. Байкал күлендә дөньядагы төче су запасының 20 проценты тупланган. Тозлылыгы – 1% чамасы.

Күл атамасы үзгәртү

Бик ерак гасырларда Байкал күле яр буйларында урнашкан халыкларның һәркайсы аны үзенчә атап яшәгән. Борынгы язмаларда күренүенчә, кытайлар аны “Тенгиз-далай”, бүрәт-монголлар “Байгаал-далай” (Зур су) дип атаганнар. Ә риваятьләрдә иң киң таралган фараз – күлгә исем монда гомер иткән төрки телле кабиләләр тарафыннан бирелгән, дип санала. Моны галимнәр дә инкяр итми. “Бай – богатый, күл-көл-озеро”. Димәк, “Бай күл” була. Ә инде рус телендә “ү”, “ө” хәрефләре булмаганлыктан, рус теленә ул “Байкал” булып кереп киткән.[1]Ангара елгасы чыга үзеннән. Бик зур Ольхон утравы бар. Байкал диңгез тигезлегеннән 455 метр биеклектә утыра.

Флора һәм фауна үзгәртү

Күл уникаль. Бу күлдә яшәгән 80% балыклар сирәк төрләргә карый. Бары тик Байкал күлендә генә (тюлень, омуль, хариус, осетр һ.б. очрый.

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү