[2]

Тын океан
Сурәт
Административ-территориаль берәмлек халыкара сулар[d]
Табигый-георафик объект эчендә урнашкан Җир
Иң көнчыгыш ноктасы 55°57′ к. к. 67°15′ кб. о.
Иң төньяк ноктасы 58°12′59″ т. к. 169°00′00″ кб. о.
Иң көньяк ноктасы 60° к. к. 125° кб. о.
Иң көнбатыш ноктасы 0°53′30″ к. к. 128°41′35″ кч. о.
Иң түбән ноктасы Челленджер упкыны[d][1]
Күлгә коючы елгалар Too many Викимәгълүмат entities accessed.
Киңлек 19 800 km
Вертикаль тирәнлек 11 034 метр һәм 4280 метр
Мәйдан 161 760 000 км²[1]
Күләм 660 000 000 кубический километр[1]
Позиционная карта
Рельефная позиционная карта
Карта
 Тын океан Викиҗыентыкта

Тын океан (Бөек Океан)Җир шарында мәйданы ягыннан иң зур, иң тирән һәм иң борынгы океан. Аның төп үзенчәлекләре — зур тирәнлекләр, Җир кабыгының бик еш хәрәкәткә килүе, төптә бик күп вулканнар булу, суларында бик күп җылылык саклавы, органик дөньясының гаҗәеп күптөрлелеге.

Географик урнашуы үзгәртү

 

Барлык диңгезләр белән океан мәйданы 178,620 млн км², күләме 710 млн км³, уртача тирәнлек 3980 м. Иң тирән урын – Мариан иңкүлеге (11022 м). Тын океан планета өслегенең 30%ын һәм Бөтендөнья океаны мәйданының 1/2ен диярлек алып тора. Океан экваторның һәм 180 °лы меридианның ике ягына да урнашкан. Бу океан биш континент ярларын аера һәм бер үк вакытта тоташтыра да. Тын океан экватор янында бигрәк тә киң, шуңа күрә аның өске сулары – иң җылы сулар. Океанның көнчыгышында яр сызыклары аз кискәләнгән, берничә ярымутрау һәм култык аерылып тора. Көнбатышта ярлар нык кискәләнгән. Монда диңгезләр күп. Алар арасында шельфлы, кыйтга сайлыгында урнашкан һәм тирәнлеге 100 метрдан артмаган диңгезләр бар. Кайбер диңгезләр литосфера плиталарының үзара тәэсир итешүе зонасында ята. Алар тирән һәм океаннан утраулар дугасы белән аерылган.

Океанны өйрәнү тарихы үзгәртү

Тын океан ярларында һәм утрауларында яшәгән халыклар элек-электән океан буйлап йөзгәннәр, аның байлыкларын үзләштергәннәр. Европалыларның Тын океанга үтеп керә башлавы Бөек географик ачышлар чорына туры килә. Фернан Магеллан кораблары берничә ай эчендә көнчыгыштан көнбатышка таба гаять зур су киңлекләрен йөзеп үтәләр. Бөтен сәяхәт буена диңгез гаҗәеп тыныч була, һәм бу хәл Магелланга аны Тын океан дип атарга нигез бирә.

Джеймс Кук сәяхәтләре вакытында океанның табигате турында күп мәгълүматлар алына.

Махсус халыкара оешма Тын океанны өйрәнү белән шөгыльләнә.

Океан табигате үзгәртү

 
Калифорния, АКШ

Океан төбенең рельефы катлаулы. Материк сайлыгы (шельф) Азия белән Австралия яр буйларында гына яхшы үсеш алган. Материк битләре текә, еш кына баскыч-баскыч. Зур калкымнар һәм сыртлар океан үзәнен казанлыкларга аера. Америка янында Көнчыгыш-Тын океан калкымы урнашкан, ул үзәк океаник сыртлар системасына керә. Океан төбендә 10 меңнән артык аерым су асты таулары бар, алар нигездә вулкан атылудан барлыкка килгән.

Тын океан яткан литосфера плитасы үз чикләрендә башка плиталар белән тәэсир итешә. Тын океан плитасының кырыйлары океанны боҗра кебек әйләндереп алган улакларның тыгыз бушлыгына бата. Бу хәрәкәтләр җир тетрәүләр һәм вулкан атулар китереп чыгара. Монда планетаның атаклы «Утлы боҗра»сы һәм иң тирән Мария иңкүлеге (11 022 м) ята.

Океанның климаты төрле-төрле. Тын океан, төньяк поляр поястан тыш, барлык климат поясларында да ята. Аның гаять зур киңлекләре өстендәге һава дымга туенган. Экватор өлкәсендә 2000 мм га кадәр явым-төшем була. Тын океан салкын Төньяк Боз океаныннан коры җир һәм су асты сыртлары белән саклана. Шуңа күрә аның төньяк өлеше көньяк өлешенә караганда җылырак.

Тын океан планета океаннары арасында иң тынычсызы һәм дәһшәтлесе. Аның үзәк өлешләрендә пассатлар исә. Көнбатыш өлешендә муссоннар өстенлек итә. Кышын кыйтгадан салкын һәм коры муссон исә, ул океан климатына җитди йогынты ясый; диңгезләрнең бер өлеше боз белән каплана. Океанның көнбатыш өлешендә еш кына һәлакәтле тропик давыллар — тайфуннар була («тайфун» «көчле җил» дигәнне аңлата). Уртача киңлекләрдә елның салкын вакыты дәвамында давыллар котыра. Биредә һаваның көнбатыш күчеше өстенлек ала. 30 м га кадәр җиткән иң биек дулкыннар Тын океанның төньягында һәм көньягында билгеләнгән. Давыллар океанда биек су таулары күтәрәләр.

Суның климаты үзгәртү

Су массаларының үзлекләре климат үзенчәлекләренә бәйле. Океанның төньяктан көньякка таба сузылган озынлыгы зур булганга, су өстендә уртача еллык температура -1 дән алып +29° С ка кадәр үзгәрә. Тулаем алганда океана явым-төшемнәр парга әйләнүгә караганда күбрәк, шуңа күрә өске суларның тозлылыгы башка океаннардагыдан бераз кимрәк.

Сезгә инде билгеле булганча, Тын океан агымнары алар-иың Бөтендөнья океанындагы гомуми схемасы белән ярашкан. Тын океан көнбатыштан көнчыгышка таба бик еракка сузылган булганлыктан, анда киңлек су агымнары өстенлек алып тора. Океанның төньяк өлешендә дә, көньяк өлешендә дә өске суларның боҗра сыман хәрәкәте барлыкка килә.

Органик дөньясы үзгәртү

Тын океанның органик дөньясы үзенең гаҗәеп бай булуы, үсемлек һәм хайван төрләренең бик күплеге белән аерылып тора. Анда Бөтендөнья океанындагы тере организмнар массасының яртысы тереклек итә. Океанның бу үзенчәлеген аның зурлыгы, табигый шартларының төрлелеге һәм яше белән аңлаталар. Тропик һәм экваториаль киңлекләрдәге мәрҗән рифлары янында тереклек аеруча бай. Океанның төньяк өлешендә лосось балыгы төрләре күп. Океанның көньяк-көнчыгышында, Көньяк Америка ярларына якын урыннарда, гаять күп балык туплана. Монда су массалары бик уңдырышлы, аларда үсемлек һәм хайван планктоны яхшы үсә, ә алар белән анчоуслар (буе 16 см га кадәр җитә торган сельдьсыман балыклар), ставрида, скумбрия һәм башка балыклар туклана. Монда кошлар: бакланнар, пеликан, пингвиннар балыкларны күп ашыйлар.

Океанда китлар, диңгез мәчеләре, диңгез кондызлары (бу ишкәгаяклылар бары тик Тын океанда гына яши) тереклек итә. Умырткасыз хайваннардан мәрҗәннәр, диңгез керпеләре, моллюсклар (сигезаяк, кальмарлар) күп. Монда авырлыгы 250 кг га җитә торган иң эре моллюсктридакна яши.

Тын океанда, төньяк поляр поястан тыш, калган барлык табигый пояслар да бар. Аларның һәммәсе дә үзенә бертөрле үзенчәлеккә ия. Төньяк субполяр пояс Беринг һәм Охота диңгезләренең кечерәк өлешен алып тора. Анда су массаларының температурасы түбән (-1 ° С ка кадәр). Бу диңгезләрдә суларның актив катнашуы күзәтелә, шунлыктан алар балыкка (минтай, камбала, сельдь) бай. Охота диңгезендә лосось балыклары һәм диңгез кыслалары күп.

Төньяк уртача пояс киң мәйданнарны биләп тора. Ул көнбатыш җилләренең көчле йогынтысы астында, шуңа күрә монда давыллар еш була. Бу поясның көнбатышында организмнарның күп санлы төрләренә иң бай диңгезләрдән берсе — Япон диңгезе ята.

Экваториаль пояста, тирәндәге суларның өскә күтәрелүе көчәйгән һәм аларның биологик продуктивлыгы арткан агымнар чикләрендә, балыклар (күпек балыгы, тунец, җилкәнлеләр һ. б.) бик күп.

Тын океанның көньяк тропик поясындагы Австралия яр буйларында Зур Барьер рифының гаҗәеп табигый комплексы урнашкан. Бу — Җир шарында тере организмнар төзегән иң эре «тау сырты». Зурлыгы ягыннан аны Урал тавы сыртлары белән чагыштырырга мөмкин. Утрауларга һәм рифларга ышыкланып, җылы һәм тын суларда куак һәм агачлар, колонналар, сарайлар, чәчәк бәйләмнәре, гөмбәләр рәвешендә мәрҗән колонияләре үсә; мәрҗәннәр сыек яшел, сары, кызыл, зәңгәрсу, миләүшә төсендә. Шунда ук бик күп моллюсклар, энәтирелеләр, кысласыманнар, төрле-төрле балыклар яши.

Океанда хуҗалык эшчәнлеге төрләре үзгәртү

 

Тын океанның яр буйларында һәм утрауларында 50 дән артык ил урнашкан, аларда кешелек дөньясының яртысы диярлек яши.

Океанның табигый байлыкларыннан файдалану борынгы заманнарда ук башланган. Кытайда, Океаниядә, Көньяк Америкада, Алеут утрауларында диңгездә йөзү буенча берничә үзәк барлыкка килгән.

Тын океан күп халыкларның тормышында әһәмиятле роль уйный. Бөтен дөньяда тотыла торган балыкның яртысы шушы океанга туры килә. Тотымның бер өлешен төрле моллюсклар, диңгез кыслаларй, креветкалар, крильләр тәшкил итә. Япониядә диңгез төбендә моллюсклар үрчетәләр, суүсемнәр үстерәләр. Кайбер илләрдә диңгез суыннан тоз һәм башка химик матдәләр алалар, суны төчеләндерәләр. Шельфта металл чәчелмәләрен эшкәртәләр. Калифорния, Австралия яр буйларында нефть чыгаралар. Океан төбендә тимер-марганис рудалары табылган.

Планетабызның бу иң зур океаны аша әһәмиятле диңгез юллары уза, бу трассалар гаять озын. Суднолар йөреше, аеруча кыйтга ярлары буйлап, яхшы үскән.

Кешенең хуҗалык эшчәнлеге Тын океан суының пычрануына, биологик байлыкларның кайбер төрләре кимүгә китергән. Мәсәлән, В. Беринг экспедициясендә катнашучыларның берсе тарафыннан ачылган имезүче хайван — диңгез сыерлары (ишкәгаяклыларның бер төре) XVIII гасыр ахырына кырып бетерелә. XX гасыр башында диңгез мәчеләре юкка чыгу алдында була, китларның саны кими. Хәзерге вакытта аларны аулау чикләнгән. Суларны нефть, кайбер авыр металлар һәм атом промышленносте калдыклары белән пычрату океанга зур куркыныч тудыра. Зарарлы матдәләр агымнар белән бөтен океан буйлап тарала. Хәтта Антарктида яр буйларындагы диңгез организмнары составында да бу матдәләр табылган.

Тын океанга кергән диңгезләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү