Монголиядә ислам

Монголиядә ислам (монг. Монгол дахь Ислам) — Монголия территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Монголия халкының (3 млн 278 мең кеше) 5,00 % ы (150 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[1]. Мөселманнарның күп өлеше Монголиянең төньяк өлешендә яши.

Өлгий (каз. Өлкә) шәһәрендәге үзәк мәчет

Монголия мөселманнарының зур күпчелеге — Баян-Өлгий(ингл.) (каз. Бай-бесiк аймагы, Бай-Өлке) һәм Ховд(ингл.) (каз. Хоб) аймакларында яшәүче җирле казакълар. Баян-Өлгий аймагы халкының (93 мең кеше) казакълар 93 % ын тәшкил итә[2]. Ховд аймагы халкының (76 мең кеше) казакълар (10 мең кеше) 11, 52 % ын тәшкил итә. Моннан тыш казакълар Монголиянең башка шәһәр һәм бистәләрендә зур булмаган җәмгыятьләр хасил итә. Җирле казакълар хәнәфи мәзһәбендәге сөнни мөселманнар. Мөселман динендәге башка халыкларның (үзбәкләр, уйгырлар, татарлар һ. б.) саны берничә йөздән артмый. Убс аймагы(ингл.) халыкының 7 % ын тәшкил итүче хотоннар(ингл.) элек мөселман динендә булып, 3 гасыр эчендә тарихи диннәре булган ислам йолаларын (сөннәткә утыртудан башкасын) онытып бетергән [3].

Тарих үзгәртү

 
Баян-Өлгий аймагы Толбо(ингл.) бистәсе мәчете
 
Баян-Өлгий аймагы Болгын авылы мәчете

Ислам хәзерге Монголия җирендә 1222 елдан билгеле булган, дип исәпләнә. 12531255 елларда француз короле (1226—1270) Людовик IX(ингл.) фәрманы белән монголларга сәяхәт иткән фламанд францискан монахы Гильом де Рубрук(ингл.) монголларның башкаласы Каракорымның күп милләтле, күп динле шәһәр булуын, анда христианнар, мөселманнар, буддачылар аралаш яшәвен, мәҗүси һәм Будда гыйбадәтханәләреннән тыш, ике мәчет һәм бер христиан (несториан) чиркәвен күрүен язып калдырган.

Монголлар Чыңгызхан Әфганстанны яулап алганда беренче тапкыр Ислам белән таныша. 1222 елда Монголиягә кайтып барганда Чыңгызхан гаскәре белән Мавараэннәһердә Бохарага кереп чыга.

Чыңгызхан оныгы Бәркә (1209—1266) хәрәзмле Сәйфетдин дәрвиш йогынтысында ислам кабул итә. Ул монгол хакимнәреннән беренчеләрдән булып Ислам кабул иткән кеше. Алтын Урда ислам динен рәсми рәвештә Бәркә заманында (1257—1266) кабул итә. Бу хәлне Мисыр тарихчысы ән-Нүвәйри XIV гасыр башында иҗат иткән энциклопедик хезмәтендә болай тасвирлый: «Чыңгызхан нәселеннән чыгучылар арасында ул (Бәркә) беренче булып ислам динен кабул итте: аңа кадәр мөселман булып китүчене безгә берәүнең дә әйткәне булмады. Ул мөселманга әйләнгәч, халкының күпчелек өлеше дә исламга күчте». Башка монгол ханнары Исламны мөселман булган хатыннары йогынтысында кабул иткән. 1330 елга Монгол империясенең 3 төп ханлыгы (Җүчи Олысы, Чагатай олысы, Хулагу нигез салган олыс) мөселман төбәгенә әйләнгән.

Мөселман казакълар үзгәртү

Казакълар Җунгариягә һәм Алтай төбәгенә XIX гасыр ахырында күченеп килгән. Күченүнең төп сәбәбе — Россия империясенең киңәюе һәм казакъларга басым көчәю була. 1917 елгы рус инкыйлабыннан һәм Кытайда коммунизм күтәрелүеннән соң аймакта казакъларның саны шактый арткан.

Баян-Өлгий аймагы үзәге Өлгий (каз. Өлкә) шәһәре 1911 елда хәзерге Монголиягә нигез салынуга[4] кадәр үк этник казакълар авылы булган. 1930-елларда Монголиядә дини чистартулар вакытында авылның мәчете җимерелгән, мәчет имамы җәзага тартылган. Монголия хакимияте баштарак аймакта казакъ теле һәм мәдәниятен юкка чыгарырга омтылып карый. 1939 елда Баян-Өлгий аймагы булдырыла.

1991 елда Монголиядә демократик инкыйлабтан һәм Советлар Берлеге таркалганнан соң, аймак халкының 25 % ы күптән түгел бәйсезлеккә ирешкән Казакъстанга күчкән, күпләре соңрак әйләнеп кайткан[5]. Монголия Халык Республикасы гражданлыгыннан Казакъстан ватандашлыгына 14 237 оралман(ингл.) чыккан[6].

Җирле казакълар мәдәниятенә Ислам традицияләренең көчле йогынтысы булган. Баян-Өлгий аймагы үзәге Өлгий (Өлкә) шәһәрендә 5 мәчет бар. Алар барысы да соңгы 25 ел эчендә төзелгән. Намазга чакыруны бөтен шәһәр буенча көнгә берничә тапкыр ишетергә була [7].

Монголиянең ислам үзәге Өлгий (Өлкә) шәһәренең үзәк мәчетендә урнашкан. Шунда ук мәдрәсә урнашкан.

Үзәк мәчет үзгәртү

Өлгий (Өлкә) шәһәрендә төп мәчет 1990 еллар башында төзелгән. Әлеге мәчет урынында булган иске мәчет 1930 елларда Сталин заманында динне чистарту вакытында җимертелә һәм җирле имамнар үтерелә. Мәчет һәм аның зәңгәр гөмбәзе белән үзенчәлекле манаралары шәһәргә Урта Азия шәһәре кыяфәтен бирә[8].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү