Монголия гимны
Монгол Иленең дәүләт җыры (монг. Монгол Улсын Төрийн дуулал) – бүгенге Монголиянең дәүләт гимны. Ярты гасырдан артык вакыт эчендә аның тексты күп тапкыр – сәяси җилләр һәм иҗтимагый-икътисадый мөмкинлекләр алмашынган саен — төзәтмәләр кичергән, әмма көе үзгәрешсез калган. 1950 елдагы башлангыч версиясенең дә, соңгы 2006 елгысының да рәсми авторы бер үк дип билгеләнгән — Цэндийн Дамдинсүрэн, гәрчә монгол халкының олы әдибе “совет чорында”, 1986 елда вафат булган булса да. Гимн көе авторлары икәү: Билэгийн Дамдинсүрэн һәм Лувсанжамбын Мөрдорж.[1][2][3]
Монгол Улсын Төрийн дуулал ᠮᠣᠩᠭᠣᠯ ᠤᠯᠤᠰ ᠤᠨ ᠲᠥᠷᠥ ᠶᠢᠨ ᠳᠠᠭᠤᠯᠠᠯ Mongol Ulsín Törín dúlal | |
---|---|
тат. Монгол Иленең дәүләт җыры | |
Монголия гимны һәйкәле, Улан-Батор | |
Сүзләрнең авторы | Цэндийн Дамдинсүрэн |
Композиторы | Билэгийн Дамдинсүрэн Лувсанжамбын Мөрдорж |
Дәүләт | ![]() |
Билгеләнү вакыты | 1950 ел |
Хор башкаруында |
Язылу һәм үзгәртелү тарихыҮзгәртү
Цэндийн Дамдинсүрэнның 1950–1961 елларда гамәлдә булган шигыре тулысынча советчыл рухта язылган: аңарда Ленин, Сталин, Сухэ-Батор, Чойбалсан исемнәре һәм, әлбәттә, Советлар Берлегенең Монголия язмышындагы роле күкләргә чөеп мактала. 1962–1991 елларда монголлар, күрше Кытай коммунистлары фикеренчә, “ревизионизмга кереп баткан” Советлар Берлегенең “бөек мирас”ыннан баш тарталар һәм элекеге музыкага Цэвэгмидийн Гайтав белән Чойжилын Чимид язган алты куплетлык шигырьне ялгыйлар. 1991 елда, СССР таркалгач һәм КПСС юкка чыккач, демократик инкыйлаб кичергән Монголия яңадан, бу вакытта инде мәңгелеккә күчкән Дамдинсүрэн текстына әйләнеп кайта. Аңлашыла ки, коммунизм һәм совет рухының эзе дә калмый. 2006 елда сәяси вазгыять кабат үзгәрә, һәм гимн текстын гомумдөнья таләпләренә тагын да ныграк якынайтырга туры килә. Шул ук вакытта монголлар үзләренең борынгы баганалап язуларын да искә төшерделәр һәм, тигезлек булсын өчен, латин әлифбасын да куллана башладылар.[2]
Гимн текстының соңгы вариантында элек кулланылмаган төшенчәләр ил-дәүләт тормышында һәм тышкы дөньяда барган үзгәрешләрне чагылдыра:
өндөр — бөек, биек; сүлд — тугра, символ, эмблема; ивээх — хөрмәт итү, кадерләү, яклау; кайгырту; өргөн — ирекле, иркен, киң; түмний — гавамның, гавамныкы; заяа — язмыш, тәкъдир; түшиж — таянырга; үндэс, язгуур — милләт, тамырлар, нигез; хэл — тел; соёл — мәдәният; үрийн үрдээ — яшь буыннарга; өвлөн — мирас итеп; бадрах — таратырга; эрэлхэг — кыю; зол — бәхет, уңыш; ард — гади халык, хезмәтчәннәр; эрх — хакимият, хокук; чөлөө — ял вакыты.
СүзләреҮзгәртү
Соңгы версиясеҮзгәртү
Монголча сүзләреҮзгәртү
Монголча кириллицасы | Монголча латиницасы | Монголча классик язуы | Монголча гарәп язуы | Монголча юнан язуы | Монголча ХФӘ транскрипциясе |
---|---|---|---|---|---|
Дархан манай тусгаар улс |
Darhan manai tuszgár ulsz |
ᠳᠠᠷᠬᠠᠨ ᠮᠠᠨ ᠤ ᠲᠤᠰᠠᠭᠠᠷ ᠤᠯᠤᠰ |
درخ مني تسغار الس |
Ταρχαν μανάι τουσκάρ ουλς |
[ˈtar.χɐm ma.ˈnæe̯ tʰʊs.ˈʁar ˈʊ.ɮə̆s ǀ] |
Татарча сүзләреҮзгәртү
Кириллица | Zamanälif |
---|---|
Бәйсез олы Ватаныбыз – |
Bäysez olı Watanıbız – |
1991–2006 еллар версиясеҮзгәртү
Монголча сүзләреҮзгәртү
Монголча кириллицасы | Монголча классик язуы | Монголча латиницасы |
---|---|---|
Дархан манай хувьсгалт улс |
ᠳᠠᠷᠬᠠᠨ ᠮᠠᠨᠠᠢ ᠬᠤᠪᠢᠰᠬᠠᠯᠲᠤ ᠤᠯᠤᠰ |
Darhan manaj huvyszgalt ulsz |
Татарча сүзләреҮзгәртү
Кириллица | Zamanälif |
---|---|
Инкыйлаби Ватаныбыз – |
İnqıylabi Watanıbız – |
1961–1991 еллар версиясеҮзгәртү
Кириллицасы | Классик язуы | Латиницасы |
---|---|---|
Урьдийн бэрх дарлалыг устгаж |
ᠤᠷᠢᠳᠤ ᠶᠢᠨ ᠪᠡᠷᠬᠡ ᠳᠠᠷᠤᠯᠠᠯ ᠢ ᠤᠰᠠᠳᠬᠠᠵᠤ |
Urydín berh darlalíg usztgazs |
Оригиналь версиясеҮзгәртү
Кириллицасы | Классик язуы | Латиницасы |
---|---|---|
Дархан манай хувьсгалт улс |
ᠳᠠᠷᠬᠠᠨ ᠮᠠᠨᠠᠢ ᠬᠤᠪᠢᠰᠬᠠᠯᠲᠤ ᠤᠯᠤᠰ |
Darhan manaj huvyszgalt ulsz |
СылтамаларҮзгәртү
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ 1,0 1,1 1,2 The Mongolian National Anthem (PDF). LinguaMongolia.
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 Монгол улсын төрийн дууллын түүх (2012-03-15). Sonin.mn.
- ↑ 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 МОНГОЛ УЛСЫН ТӨРИЙН ДУУЛЛЫН ТҮҮХ (2011-06-29). Баатархуяг, Baabar.mn.
- ↑ МОНГОЛ УЛСЫН ТӨРИЙН ДУУЛАЛ 2021 елның 26 гыйнвар көнендә архивланган.. Legalinfo.mn.
- ↑ Монгол Улсын төрийн дуулал (2018-02-04). MNB.mn.
- ↑ http://www.nationalanthems.info/mn-90%27.htm nationalanthems.info. Mongolia (1961-1990). Kendall, David.