Заманәлиф

(Zamanälif битеннән юнәлтелде)

Zamanälif яки Заманәлиф (Заманча әлифба, шулай ук Zamanalif, Заманалиф еш очрый) - Европа шрифтлары[1] нигезендә төзелгән заманча татар әлифбасы[2]. Бу мәкаләнең альтернатив версиясе бар. Атама "Заманча әлифба" сүзтезмәсеннән килеп чыга. 1928 елдан татар латин әлифбасының юрамалары берничә булган, шуңа күрә һәрберсенә шартлы исем белән аталган: Яңалиф (1928), Яңалиф-2 (1999), Заманәлиф (2003), Заманәлиф-2 (2012, рәсми)[3].

Киңәйтелгән Заманәлифкә өстәмә í хәрефе[4] һәм бүтән диакритик хәрефләр керә: â, ú, á, ó, é. Ул әлифба Заманалиф-1 дип йөртелә. Яңалиф-2 имләсенең кайбер хәрефләре күп кенә шрифтларда булмаганга күрә, 2003-2004 елдан Татар Википедиясе идарәчесе Альберт Фазлый[5] Заманалиф әлифбасын актив куллана башлый.[6][7][8] Заманалиф-1 әлифбасында артык диакритик хәрефләр булганга күрә, Татарстан тел белгечләре 2012 елда Дәүләт Шурасына гадиләштерелгән Заманәлиф вариантын тәкъдим итте.

Гадиләштерелгән Заманәлифта шушы өстәмә диакритик хәрефләр юк, һәм кулланыла торган хәрефләр латин төймәсарына сыя, ул татар орфографиясеннән зур үзгәрешләрне таләп итми, элекке юрама белән бутамас өчен Заманәлиф-2 кыскартмасы кулланыла. 2012 елда Татарстан Дәүләт Шурасы нәкъ бу әлифбаны рәсми итеп раслый. Хәзерге вакытта Татар Википедиясендә бары тик Заманалиф-2 генә кулланыла, иске латин имләсендә язылган мәкаләләр шушы стандартка күчерелә. Заманалиф-2 Уртак Төрки Әлифбага туры килә, һәм татар телендә ул әлифбаның бар хәрефләре кулланыла.

Өстәмә диакритик хәрефләр

үзгәртү

Заманалиф-1 әлифбасында өстәмә диакритик хәрефләр:

í Í - ый авазы, "и" авазына каты ише булып тора, шулай итеп тулы сингармонизм булдырыла: a-ä, o-ö, u-ü, ı-e, í-i. Мәсәлән: barmí, çístart, taríx, Fatíma

Һәм алынмалар өчен аерым хәрефләр:

â Â - гарәп теленнән алынмалар өчен. Мәсәлән: сәлам = sälâm, имлә - imlâ

ú Ú - озын "у" авазы, рус теленнән алынмалар өчен. Тартыктан соң барган очракта, тартыгын йомшарта. Мәсәлән: тюль = túl , люк = lúk

á Á - озын "а" авазы, рус теленнән алынмалар өчен. Тартыктан соң барган очракта, тартыгын йомшарта. Мәсәлән: тягач = tágaç , Шаляпин = Şalápin, популяр = populár

ó Ó - озын "о" авазы, рус теленнән алынмалар өчен. Тартыктан соң барган очракта, тартыгын йомшарта. Мәсәлән: щётка = şótka, Аксёнов = Aksónov

é É - озын "э" авазы, рус теленнән алынмалар өчен. Мәсәлән: энергия = énérgiä , мэр = mér , Бэлза = Bélza, эфир = éfir

Язганда á, é, ó, ú акцент билгесе төшерергә мөмкин, һәм a, e, o, u язарга (рус телендә ё хәреф белән кебек).

Фактик рәвештә Заманалиф-2 латин клавиатурасында сыя, ә Заманалиф-1 бик киңәйтелгән, ләкин барлык алынма авазларын тасвирлый һәм аны дөрес транскрипция бирү өчен кулланып була.

Чагыштырма җәдвәл

үзгәртү
Хәреф саны Заманалиф-1 Заманалиф-2 (рәсми) Әйтелеш
1 A a A А
á
популяр = populár
ä
популяр = populär
рус алынмасы я
2 Ä ä Ä ä Ә
 â
сәлам = sälâm, имлә - imlâ
Ä ä
сәлам = säläm, имлә - imlä
гарәп алынмасы
3 B b B b Б
4 C c
җәмгыять - cämğiät, Джон - John, Джакарта - Jakarta
C c
җәмгыять - cämğiät, Джон - Con, Джакарта - Cakarta
Җ һәм чит ил телләре алынмасы Дж (J)
5 Ç ç Ç ç Ч (татар һәм рус Ч авазы)
6 D d D d Д
7 E e E e Э
É é
энергия = énérgiä, мэр = mér
E e
энергия = energiä, мэр = mer
рус алынмасы Э
8 F f F f Ф
9 G g G g Г
10 Ğ ğ Ğ ğ Гъ
11 H h H h Һ
12 İ i İ i И
13 Í í
бармый = barmí, икътисадый = íqtísadí
ıy яки i
бармый = barmıy, икътисадый = iqtisadi
"и" авазына каты ише Ый -га якын
14 I ı
ылыс - ılıs, посылка = posílka
I ı
ылыс - ılıs, посылка = posılka
Ы (татар һәм рус Ы авазы)
15 J j J j Ж
16 K k K k К
17 L l L l Л
18 M m M m М
19 N n N n Н
20 Ñ ñ Ñ ñ ң
21 O o O o О (татар һәм рус О авазы)
ó
Аксёнов = Aksónov
ö
Аксёнов = Aksönov
рус алынмасы ё
22 Ö ö Ö ö Ө
23 P p P p П
24 Q q Q q Къ
25 R r R r Р
26 S s S s С
27 Ş ş Ş ş Ш
28 T t T t Т
29 U u U u У
ú
тюль = túl, люк = lúk
ü
тюль = tül , люк = lük
рус алынмасы ю
30 Ü ü Ü ü Ү
31 V v V v В
32 W w W w W
33 X x X x Х
34 Y y Y y Й
35 Z z Z z З
'
тәэсир = tä'sir, актуаль = aktual
'
тәэсир = tä'sir, актуаль = aktual'
Һәмзә һәм ь (сүз очында)

Кагыйдәләр

үзгәртү

Киләсе дифтонглар Замалифта һаман түбәндәгечә күчерелә:

  • ия - iä , ие - ie, ию - iü. Мисаллар: ният - niät, тиеш - tieş , бию - biü
  • әү - äw, ау - aw. Мисаллар: эшләү - eşläw, карау - qaraw. Чыгарылмалар - чит ил атамалары: Клаус - Klaus, Аустерлиц - Austerlits
  • Заманалифта сүзләрнең күбесе сингармонизмга буйсына: һәлакәт - häläkät, җинаять - cinäyät, сәламәт - sälämät, идарә - idärä һ.б.
  • Чит телләрдән кергән сүзләрнең әйтелеше саклана: конгресс - kongress, комитет - komitet, Уэльс - Wels, Мюнхен - Münxen, Вильгельм - Wilhelm
  • тартыктан соң баручы ya, yu, ye, yo русның ья, ью, ье, ьо(ё) туры килә: Наталья - Natalya (Наталя түгел), Тьюринг - Tyuring (Тюринг түгел), Лавуазье - Lavuazye, Сьон - Syon (Сён түгел), рус телендә тартыктан соң баручы я, ю, ё Заманалифта ä, ü, ö ярдәмендә билгеләнә, шулай итеп укуның күп мәгънәлеге булмый: Шаляпин: Şalyapin - Шальяпин дөрес түгел, ә Şaläpin, dönya - дөня түгел, ә дөнья.

Шулай ук карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү