Төп менюны ачу

Урта́к төрки́ әлифба (төр. Ortak Türk Alfabesi) — барлык төрки телләр өчен бердәм латин әлифбасы проекты.

Уртак төрки әлифба
A Ä B C Ç D E F G Ğ H I İ J K L M N Ñ O Ö P Q R S Ş T U Ü V W X Y Z
a ä b c ç d e f g ğ h ı i j k l m n ñ o ö p q r s ş t u ü v w x y z
  • Озын хәрефләр: Â, Ê, Î, Ô, Û.

ТарихҮзгәртү

ССРБ таркалудан соң төрки телле республикаларда пантюркизм идеяләре яңадан популярлыкны алганнар; нәтиҗәдә латин әлифбаны торгызу өчен хәрәкәт дә барлыкка килгән.

1991 елның ноябрьдә әлифбаларны бердәйләштерү максаты белән Төркия инициативасы буенча бердәм төрки әлифба хәзерләү буенча Стамбулда халыкара фәнни симпозиумы үткәрелә. Нәтиҗәдә әлифба 34 хәрефтән торган, шул исәптә 29 хәреф төрек әлифбасыннан алынган.

Беренчеләрдән булып бу әлифбаны 1991 елның декабрендә Азәрбайҗан кабул итә, 1993 елда аны Үзбәкстан һәм Төрекмәнстан кабул итәләр. 1993 елда Әнкарада үткән конференциядә Азәрбайҗан, Үзбәкстан һәм Төрекмәнстан вәкилләре яңа әлифбага күчү турында рәсми рәвештә игълан итәләр. Бу конференциядә Ä хәрефе Ə хәрефенә алыштырылган[1]. Әмма 1992 елда ук Азәрбайҗан үз әлифбаны бераз үзгәртә (Ä хәрефе Ə белән алыштырыла), ә 1995 елда Үзбәкстан 1993 елда кабул иткән әлифбасыннан баш тарта һәм стандарт латиницасы нигезендәге әлифбаны кабул итә; шул ук версияне каракалпак теле өчен кабул итәләр. Төрекмәнстан үз латин әлифбаны 1995 елда кабу итә, ләкин ул уртак төрки әлифбасыннан берничә хәреф белән аерыла.

Нәтиҗәдә уртак төрки әлифбасыны азәрбайҗан (бер хәреф үзгәртеше белән), гагауз (1996), һәм кырымтатар (1992, рәсми рәвештә 1997 елдан) телләре генә кулланалар.

2012 елның 24 декабреннән Татарстанда татар телен дәүләт теле буларак куллану кануны буенча татар теле өчен уртак төрки әлифбасы нигезендә латин әлифбасын куллану рәсми рәвештә рөхсәт ителә.

ӘлифбаҮзгәртү

Төрки телләре - Хәрефләр
Латин A Ă Ä Ë E B C Ç J D F G Ğ Ģ H X I İ K Ķ Q L M N Ņ Ň O Ö P R S Š Ş Ț T U Ü V W Y Z Ž
Татар A - Ä - E B C Ç J D - F G Ğ - H - X I İ K - Q L - M N - Ñ O Ö P R S - Ş - T U Ü V W Y Z -
Әзери A - Ə - E B C Ç J D - F G Ğ - H - X I İ K - Q L - M N - - O Ö P R S - Ş - T U Ü V - Y Z -
Төрек A - - - E B C Ç J D - F G Ğ - H - - I İ K - - L - M N - - O Ö P R S - Ş - T U Ü V - Y Z -
Гарәп

أ

ع

ء

ء

أ

ب

ج

چ

ژ

د

ڏ

ف

گ

ݝ

غ

ه

ح

خ

إ

إ

ك

ٯ

ق

ل

ڵ

م

ن

ڠ

ڭ

ۆ

ۆ

پ

ر

س

ث

ش

ڞ

ت

ٱ

ٱ

ۋ

و

ي

ز

ذ

Кирилл А Ӑ Ә Є Е Б Җ Ч Ж Д Ӡ Ф Г Ғ Ӷ Һ Ҳ Х Ы И К Қ Ҡ Л Љ М Н Ң Њ О Ө П Р С Ҫ Ш Ц Т У Ү В Ў Й З Ҙ
1. Ää=Əə=Эə 2. Č=J 3. Š=Ť һәм Ž=Ď 4. Ț=T+S һәм Ḑ=D+Z 5. Ṡ= ص һәм Ḋ= ض 6. Ṫ= ط һәм Ż= ظ
7. Озын: Â, Ê, Î, Ô, Û. 8. Йомшак: Ă, Ĕ, Ĭ, Ŏ, Ŭ. 9. Нечкә: (ˋ) - Тартык Хәрефләр
  • Š=Ť һәм Ž=Ď.
  • Ķķ=Ⱪⱪ һәм Ḩḩ=Ⱨⱨ.

ӘдәбиятҮзгәртү

  • Х.Курбатов “Татар теленең алфавит һәм орфография тарихы”.
  • Heinz F. Wendt: Fischer Lexikon Sprachen, 1961 (ISBN 3-596-24561-3)
  • Bilal N. Şimşir: Türk Yazi Devrimi, Ankara 1992, S. 119
  • Helmut Glück (Hrsg.): Metzler Lexikon Sprache, 2005 [S. 417] (ISBN 3-476-02056-8)
  • Zentrum für Türkeistudien, Essen: Aktuelle Situation in den Turkrepubliken – Innenpolitik, Sicherheitspolitik, Wirtschaft, Umwelt, Bevölkerung (Working Paper 14, 1994)
  • FSP Entwicklungssoziologie, Bielefeld: Formen der Transvergesellschaftung als gegenläufige Prozesse zur Nationsbildung in Usbekistan (Working Paper 334, 2000)
  • Der Fischer Welt Almanach '94 – Zahlen, Daten, Fakten, 1993 (S. 846)
  • Mehmet Tütüncü: Alphabets for the turkic languages
  • Herbert W. Duda: Die neue türkische Lateinschrift. I. Historisches. In: Orientalistische Literaturzeitung 1929, Spalten 441–453. – II. Linguistisches. In: Orientalistische Literaturzeitung 1930, Spalten 399–413.
  • F.H. Weißbach: Die türkische Lateinschrift. In: Archiv für Schreib- und Buchwesen 1930, S. 125–138.
  • Yakovlev N.F. "Development and succeeding problems in Latinizing alphabets", No 2, 1936, pp. 25–38 (In Russian) Н.Ф. Революция и письменность, № 2, 1936, стр. 25–38
  • Луначарский. Латинизация русской письменности
  • Статья «Новый алфавит» в Литературной энциклопедии
  • G.A Gaydarci, E.K Koltsa, L.A.Pokrovskaya B.P.Tukan, Gagauz Türkçesinin Sözlüğü, TC Kültür Bakanlığı Yayınları
  • Nevzat Özkan, Gagauz Destanları, Türk Dil Kurumu Yayınları
  • Prof. Dr. Mustafa Argunşah-Âdem Terzi-Abdullah Durkun, Gagauz Türkçesi Araştırmaları Bilgi Şöleni, Türk Dil Kurumu Yayınları
  • Gagauzum Bucaktır Yerim, Tatura Anamut Ocak Yayınları
  • Nevzat Özkan, Gagavuz Türkçesi Grameri, Türk Dil Kurumu Yayınları, 1996
  • Jaŋalif/Яңалиф". Tatar Encyclopedia. (2002). Kazan: Tatarstan Republic Academy of Sciences Institution of the Tatar Encyclopaedia
  • Закиев. Тюрко-татарское письмо. История, состояние, перспективы. Москва, "Инсан", 2005

Моны да карагызҮзгәртү

Тышкы сылтамаларҮзгәртү

  • М. З. Закиев, Тюрко-татарское письмо, 2005, 98 нче бит: Здесь вместо умляутный буквы ä была узаконена буква ә.