İ (i) (tat. lat. Noqtalı İ) — латин әлифбасының хәрефе, татар латин әлифбасында унөченче. "İ i" хәрефе татар кирилл әлифбасының "И и" хәрефенә туры килә, "İ" транскрипциядә [ий] авазына туры килә, шуңа күрә татар латиницада "İ i" хәрефтән соң "й"-"y" хәрефе язылмый, "ия", "ие", "ию" диграфлары "iä", "ie", "iü" диграфларына әверелә, мәсәлән киен - kien , тиеш - tieş, мәдәният - mädäniät , полиция - politsiä, бию - biü, дию - diü, нәшрият - näşriät.

Ноктасыз һәм нокталы I хәрефе

Татар теле Кирил, Латин, Гарәп әлифбасы кануны буенча расланган. Интертат, Татар-Информ 2015 елның 26 июнь көнендә архивланган., Безнең гәҗит 2013 елның 6 август көнендә архивланган., TRT-Tatar гәҗитләренең сәхифәсендә кулланыла.

ИскәрмәҮзгәртү

Татар телендә ый - ıy диграфы аерым авазны - и авазына каты ишен билгели, Заманалиф әлифбасында ый - ıy авазына аерым хәреф í туры килә.

Яңалиф-1 әлифбасында "I i" кирилл әлифбасының "И и" хәрефенә туры килә иде, кирилл әлифбасының "Ы ы" хәрефенә Яңалиф-1та махсус хәреф "Ƅ, ƅ" туры килә иде.

Бүтән телләрдәҮзгәртү

Нокталы "İ i" Төрки имләсендә (Төркия, Әзәрбайҗан, Кырым татарлары) кулланыла.

Киңәйтелгән латин имләсенә керә, Көнбатыш Европа (West Europe) шрифтлары.

КодларҮзгәртү

Графема HTML Юникод
İ İ U+0130
i i i

Моны да карагызҮзгәртү