Татар әлифбалары
№ п/п Яңалиф-2 Кириллица Inalif Inalif-2
1. A, a А, а A, a A, a
2. Ә, ә Ә, ә A', a' A', a'
3. B, b Б, б B, b B, b
4. C, c Җ, җ C, c C, c
5. Ç, ç Ч, ч Ch, ch Ch, ch
6. D, d Д, д D, d D, d
7. E, e Е, е (э) E, e E, e
8. F, f Ф, ф F, f F, f
9. G, g Г, г G, g G, g
10. Ğ, ğ Gh, gh Gh, gh
11. H, h Һ, һ H, h H, h
12. I, ı Ы, ы Y, y I', i'
13. İ, i И, и I, i I, i
14. J, j Ж, ж Zh, zh J, j
15. K, k К, к K, k K, k
16. Q, q Q, q Q, q
17. L, l Л, л L, l L, l
18. M, m М, м M, m M, m
19. N, n Н, н N, n N, n
20. Ŋ, ŋ Ң, ң Ng, ng N', n'
21. O, o О, о O, o O, o
22. Ө, ө Ө, ө O', o' O', o'
23. P, p П, п P, p P, p
24. R, r Р, р R, r R, r
25. S, s С, с S, s S, s
26. Ş, ş Ш, ш Sh, sh Sh, sh
27. T, t Т, т T, t T, t
28. U, u У, у U, u U, u
29. Ü, ü Ү, ү U', u' U', u'
30. V, v В, в V, v V, v
31. W, w W, w W, w
32. X, x Х, х Kh, kh X, x
33. Y, y Й, й J, j Y, y
34. Z, z З, з Z, z Z, z

"Иналиф" (ингл. Internet, тат. әлифба) - Интернетта куллану өчен латин нигезендә татар әлифбасы. Әлифба компьютер стандарт латин хәрефләре генә куллана.

Булдыру сәбәпләре үзгәртү

2003 елның 10 декабрендә татар теле галимнары, санак технологияләре белгечләре, иҗтимагый оешмалары һәм Татарстан дәүләт вәкилләре инициаторлар төркеме төзеде. Расланган татар теленең кирил дә латин (Яңалиф-2) әлифбаларында күп өстәмә махсус хәрефләре бар һәм шушы хәл интернетта татар теленең куллануы кыенлыгы тудыра: махсус программалар, төймәсар җәеме урнаштырырга кирәк. Татарстан Фән Академиясе 2003 елда Иналиф әлифбасы тәкъдим итте.

Иналиф-1 үзгәртү

Тәкъдим ителгән әлифба киләсе таләпләргә җавап бирә:

  • стандарт латин санак төймәсары кулланыла, өстәмә программа ресурсларының кирәклеге юк
  • дөньяда гомум кабул ителгән билгеләр кулланыла
  • Яңалиф-2 ка якынлыгы

Иналиф-1 әлифбасында махсус татар хәрефләренә юлөсте билге билгесе кулланыла, шулай итеп: ә — a', ө — o', ү — u'. Махсус тартык фонемнар өчен h операторы кулланыла: ч — ch, ж — zh, ш — sh, х — kh; гъ — gh; ң — ng. Яңалиф-2 тә аерма куела: й — j , ы — y

Ләкин Иналиф-1 куллану тәҗрибәсе Гомум Төрек әлифбасы белән туры килмәве күрсәтте, һәм фонетик конфликты тудырды: мәсәлән: күңел - ku'ngel - күн гел, янга - yanga - яңа . Тәнкыйтьләгәннән соң дөресрәк Иналиф-2 тәкъдим ителде.

Иналиф-2 үзгәртү

Иналиф-2 әлифбасында махсус татар хәрефләренә юлөсте билге билгесе Иналиф-1 та кебек кулланыла ә — a', ө — o', ү — u', һәм Гомум Төрек әлифбасы туры килгән өчен ы — i' , й — y, ж — j, х — х, фонетик конфликты чишелә: ң — n', махсус тартык фонемнар өчен h операторы кулланыла: ч — ch, ш — sh, гъ — gh, рус алынмалар өчен: ц — ts, щ — sch, я — ya, ю — yu, ё — yo.

Язу мисалы үзгәртү

Inalif-1 Inalif-2 Хäzerge Latin imläse Кирил имләсе
Barlyq keshela'r da' azat ha'm u'z abrujlary ha'm khoquqlary jaghynnan ting bulyp tualar. Alargha aqyl ha'm wo'cdan birelga'n ha'm ber-bersena' qarata tughannarcha mo'nasa'ba'tta' bulyrgha tieshla'r. Barli'q keshela'r da' azat ha'm u'z abruylari' ha'm xoquqlari' yaghi'nnan tin' buli'p tualar. Alargha aqi'l ha'm wo'cdan birelga'n ha'm ber-bersena' qarata tughannarcha mo'nasa'ba'tta' buli'rgha tieshla'r. Barlıq keşelär dä azat häm üz abruyları häm xoquqları yağınnan tiñ bulıp tualar. Alarğa aqıl häm wöcdan birelgän häm ber-bersenä qarata tuğannarça mönasäbättä bulırğa tieşlär. Барлык кешеләр дә азат һәм үз абруйлары һәм хокуклары ягыннан тиң булып туалар. Аларга акыл һәм вөҗдан бирелгән һәм бер-берсенә карата туганнарча мөнасәбәттә булырга тиешләр.

Иналиф-2 һәр компьютерда татар текстлары язарга мөмкинлек бирә. Иналиф нигезендә Татар Онлайн Сүзлеге 2013 елның 27 гыйнвар көнендә архивланган. ясалган. Иналиф имләсе - техник әлифбалары булып торалар, гади латин төймәсарында нигезләнгән Иналиф имләсе компьютер технологияләрендә киң кулланып була (Эзләү, операцион системалары, SQL, Perl, PHP, Oracle санак телләрендә, һәр яңа гаҗетләрдә).

Моны да карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү