Татарлар

күбесенчә Ауразия кыйтгасында яшәгән төрки халык
(Татар битеннән юнәлтелде)
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Татарлар (tatarlar) — күбесенчә Евразия кыйтгасында яшәгән төрки халык. Халыкара эксперт юрамалары үзен татар дип санаучыларның дөнья буйлап 7 млн. кеше барлыгын күрсәтә.[5]

Татарлар
рәсем



Габдулла ТукайШиһабетдин МәрҗаниСара Садыйкова
Һади ТакташМуса ҖәлилПетр Гаврилов
Руслан ЧагаевМарат СафинДинияр Биләлетдинов
Рәшит ВаһаповУсман ӘлмиевЧулпан Хаматова
гомуми сан

6 421 500[1]

яшәү җире

Россия байрагы Россия Федерациясе:
 5 310 649 (2010 җанисәбе)[2]

Үзбәкстан байрагы Үзбәкстан: 324 080 (2002) [4] — 665,000 (2002) [5]
Казакъстан Казакъстан: 204 229 (җанисәп 2009)[6]

Украина байрагы Украина: 73 304 (җанисәп 2001)[3]

Төрекмәнстан байрагы Төрекмәнстан: 62 000[8]
Румыния байрагы Румыния: 50 000
Кыргызстан байрагы Кыргызстан: 31 491 (җанисәп 2009)[9]

Азәрбайҗан байрагы Азәрбайҗан: 25 900 (җанисәп 2009)[12]

Төркия байрагы Төркия: 25 000[8]
Болгария байрагы Болгария: 20 000
Исраил байрагы Исраил:15 000
АКШ байрагы АКШ: 11 000[8]
Кытай байрагы Кытай Халык Җөмһүрияте: 7400[8]
Белорусия байрагы Белорусия: 8 445 (җанисәп (2019)[13]
Таҗикстан байрагы Таҗикстан: 6 495 (җанисәп 2010)[14]
Грузия байрагы Гөрҗистан: 3300[8]
Литва байрагы Литва: 3235 (җанисәп 2001)[15]
Молдавия байрагы Молдавия: 2800[8]
Латвия байрагы Латвия: 2739 (2010)[16]
Эстония байрагы Эстония: 2445 (2010)[17]
Польша байрагы Польша:  1916[18] (җанисәп 2011)

Әфганстан байрагы Әфганстан: 500  (2005) [5]
Теле

Татар теле

Дине

Күпчелек дини татарлар – мөселман-сөнниләр, керәшеннәрдә праваслау дине таралган, мәҗүсилек

Кардәш халыклары:

башкортлар, кырым татарлары, ногайлар

 Татарлар Викиҗыентыкта

Татарларның күпчелеге — Россия байрагы Россия Федерациясендә яши (соңгы җанисәп нәтиҗәләре буенча ~5 310 649 кеше, халык саны буенча руслардан соң илнең икенче этнос). Шуларның якынча 4,6 млн. кеше Идел-Урал буенда урнашкан[19], Татарстан Республикасында яшәгән халыкның күпчелеген тәшкил итә.

Татарлар өч төп төркемгә бүленәләр: идел буе-урал, себер, әстерхан. Революциягә кадәр үк татарларның берничә этнотерриториаль төркемгә бүленгәнлеге (Идел буе, Себер, Әстерхан, Кырым, Литва, Буҗак) турында фикерләр яшәгән. Ләкин бу классификация татар берлеген гади бер географик яктан бүлеп карау гына була.

Этноним үзгәртү

Тарихта «татар» дип күп халыкларны атап йөргәннәр:

  • Безнең эрага кадәр IV—III гасырларда Бөек Кытай дивары татарлардан (һ. б. дала халыкларыннан) саклану өчен төзелгән. (Борынгы кытай исеме 鞑靼, ягъни Dada яки Dadan, бүгенге чор тарихчылар тарафыннан «татарлар» этнонимының беренче кулланылышы дип санала.)
  • Кытай чыганаклары VIIIIX гасырларда «татарлар» дип — киданнарга (рус.) тугандаш булган шивэй кабиләләрнең төрки исеме [20] дип күрсәтә.
  • XII гасырга татарлар саны үсә һәм алар далада иң көчле кабилә берләшмәсенә әверелә.[21]. Бу арада «татарлар» этнонимының мәгънәсе киңәйтелә, сәяси-мәдәни терминга әверелә — кытайлар Дәште Кыпчак далаларының көнчыгыш өлкәсендә яшәгән бар күчмә халыкларны аларның чын этник төркемнәренә игътибар итмичә «татарлар» дип йөртә башлыйлар.
  • Татарлар этнонимының Евразиядә пәйда булуы XIII гасыр башында һәм уртасында   Монгол империясе үсешенә бәйле. Иң зур империяләр исемлегенә кергән бу дәүләт аерым ылысларга таркала башлавыннан соң, дәвамчысы   Алтын Урда халыкларының уртак атамасы.

Тарих үзгәртү

Төп мәкалә: Татарлар тарихы

Дәүләтчелек үзгәртү

Язу үзгәртү

Төп мәкалә: Татар әлифбасы

Татарлар — берничә әлифба (иң борынгысы — төрки рун язуы, X гасырдан 1927 елга кадәр — гарәп алфавиты, 19281939 еллардалатин графикасы, аннан соң — кириллица) кулланган, борынгы һәм гаять бай әдәби мираска ия халык.

Сакланып калган әдәби ядкарьләрдән иң борынгысы — XIII гасырда иске татар (төрки) телендә язылган Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы. Татар телендәге кулъязма мирас берничә дистә мең данә санала. Татарча китап басу башланганнан алып (XVIII гасыр ахырыннан) 1917 елга кадәр гарәп графикасында татарча якынча 15 мең исемдә 50 млн. данә китап чыккан.

1905 елдан башлап совет чоры башланганчы, Россиядә ел саен якынча 20 исемдә исемдә татар газета һәм журналлары нәшер ителүе билгеле (барлыгы — 100-дән артык). Илдә руслардан кала татарлар тосле бай мәдәни мираска ия башка халык булмаган.

XIX гасырның икенче яртысыннан киң халык массаларына бик үк аңлашылып бетмәгән иске татар (төрки) әдәби теле урынына Идел буенда таралган диалектларга нигезләнгән яңа — бүгенге милли әдәби тел формалаша башлый. Бу процесс 1910 елларга төгәлләнеп, милли әдәби тел иҗтимагый тормышта төп урынны ала. Шунысын да искәртеп китү моһим: революциягә кадәр гомуммилли әдәби телгә чикләнгән сандагы милләтләр генә күчкән[22].

Татарлар саны үзгәртү

 
Ареал расселения татар в России. По данным Всероссийской переписи населения 2010 года

Тулысынча дөньяда 7 миллионга якын татар яши дип санала. Евразия кысаларында татарлар мөстәкыйль төрки-мөселман цивилизациясен булдырган берничә халык рәтенә керәләр.

Татар халкының байтак өлеше элеккеге союздаш республикаларның барысында да, хәзергечә әйтсәк, якын чит илләрдә яши. Бигрәк тә Үзбәкстанда татарлар күп — 656 601 кеше, Казакъстанда 331 151, Украинада 133 596 милләттәшебез көн күрә. Бу белешмәләргә Кырым татарлары керми. Соңгы елларда алар Урта Азия республикаларыннан, ягъни 1944 елда сөрелгән урыннарыннан, үзләренең тарихи туган илләренә — Кырымга кайта башладылар.

Татарлар ерак чит илләрдән Төркиядә, Румыниядә, Польшада, Кытайда, АКШ-да, Финляндиядә, Австралиядә, Япониядә, кайбер гарәп илләрендә, хәтта Латин Америкасында да яшиләр. Аларның төгәл саны билгеле түгел, алай да 80 меңнән алып 100 меңгә кадәр булырга мөмкин дип исәплиләр (кайбер белешмәләргә караганда, Төркиядә бик күп Кырым татары тора. Алар анда 1783 елда Кырым ханлыгы басып алынганнан соң төрле чорларда күченеп киткәннәр һәм хәзер инде шактый өлеше төрекләшеп тә беткән). Чит илләрдәге татарлар, үз телләрен һәм мәдәниятләрен саклап, аерым җәмгыятьләр булып гомер итәләр. Алар төрле илләрдәге татар җәмгыятьләре, ә соңгы елларда элеккеге ССРБ-дагы, бигрәк тә хәзерге Татарстандагы милләттәшләре белән тыгыз элемтәдә торалар.

Шулай итеп, татарлар элекке Союз киңлекләренә генә түгел, ә җир шарының барлык континентларына да диярлек таралып утырганнар. Шул сәбәпле татар милләтен аерымланып, чәчелеп яшәүче халыклар төренә кертәләр. Мондый билгеләмә нигездә ерак чит илләрдәге һәм беркадәр дәрәҗәдә якын чит илләрдәге төркемнәргә карый. Бу илләрдәге татар халкы анда диаспора тәшкил итә (грек сүзе «диаспора» халыкның шактый зур өлешенең үзенең төп туган иленнән читтә, башка дәүләттә яшәвен аңлата).

Мәдәният үзгәртү

Милли киемнәр үзгәртү


Татарлардан рухи мирас белән бергә матди мәдәният өлкәсенә караган мирас та калган. Шундыйларның берсе — халыкның өс киеме. Өс киеменең бик борынгы төрләре, әлбәттә, безгә килеп җитмәгән. Ә инде җиткән кадәресе халкыбызның кабатланмас иҗади көчкә ия булуын күрсәтә. Гасырлар буена халык бу эшкә үзенең кул көчен генә түгел, бәлки матурлыкка омтылышын, хыялын, эстетик зәвыгын да салган.

ДНК генеалогиясе үзгәртү

Генофонд.рф тикшеренүләре үзгәртү

Россия Фәннәр академиясе Медицина-генетик фәнни үзәгенең кешенең популяция генетикасы лабораториясе мөдире Елена Балановская һәм шул ук үзәкнең фәнни хезмәткәре Анастасия Агджоян 20062014 елларда башкарылган тикшеренүләр буенча Кырым, Идел-Урал һәм Себер татарларының ДНК һаплотөркемнәре бераз аерылып тора.[23][24]

Кырым татарлары үзгәртү

Әлеге тикшеренүләр буенча Кырым татарларының генофондында якынча 50 % көньяк һаплотөркемнәр (E1b1b1-M35; G1-M285; G2a-P15; I2a-P37.2; J1-M267; J2-M172), кечкенә өлешне көнчыгыш һаплотөркемнәр (C3-M217, O3-M122; Q-M242) һәм Евразия һаплотөркемнәре R1a-M198 һәм R1b-M343 тәшкил итә. Шулай итеп, кырым татарлары генетик портретына Y-хромосоманың Урта диңгез һәм Алгы Азия сызыгы һаплотөркеме һәм якынча 10 % көнбатыш (нигездә Үзәк Азия) һаплотөркеме өлеше кергән.

Идел буе татарлары үзгәртү

Идел буе татарларының 49 % R1a-M198 һәм N1c-LLY22g һаплотөркеме тәшкил итә. R1a-M198 Евразиянең көнбатыш өлешендә киң таралган, N1c-LLY22g һаплотөркеме Балтыйк диңгезе буеннан Чукоткага кадәр таралган. Шулай итеп, Идел буе татарлары генетик портретларын Көнчыгыш Европа һәм Урал буендагы еш очрый торган һаплотөркемнәр, аз күләмдә көньяк вариантлар, бик аз күләмдә Көнчыгыш Евразия өлеше тәшкил итә.

Себер татарлары үзгәртү

Себер татарларының генофондында иң еш очрый торган G2a-P15; N1c-LLY22g; R1a-M198; N1b-P43 һәм Q-M242 гаплотөркемнәре. Әгәр Казан татарларында R1a-M198 һәм N1c-LLY22g һаплотөркемнәре якынча 50 %, Себер татарларында 30 % тәшкил итә. Шулай итеп, Себер татарлары генофонды нигезен тәшкил итүче һаплотөркемнәр Себер һәм Евразиянең төньяк өлеше белән бәйле.

Көнбатыш галимнәрнең тикшеренүләре үзгәртү

Y-ДНК тикшеренүләре буенча татарлар төп һаплотөркемнәре:

  • Һинд-фарсы-арийдәге R1a (z93 һәм z280 һ. б.) = 34,1 %
  • Фин-угырдагы N3 = 18,3 %
  • Балтыйк N2 = 4,8 %
  • Кельт R1b = 8,7 %
  • Скандинав һәм балкан I = 4 %
  • Монголдагы С3 = 1,6 %
  • Себердәге Q = 0,8 %[25]. (Тикшеренүләр саны N = 126).

Идел буе төбәгендә үткәргән тикшеренүләр буенча татарлар арасында шулай ук: балкандагы J2b2 (~10 %), скандинав I1 (~8 %), балкандагы I2 (~6 %), I2a (~4 %), хәттә сирәк очрый торган L, борынгы төрки Q1b, T1, R2a һаплотөркемнәре табылды (N=160, 2014). Ләкин тикшеренүләр саны әлегә аз.

Тулырак анализ буенча татар һаплотөркемнәре бүленеше фарсы (көнбатыш иранлы) һаплотөркемнәре бүленешенә бик охшаган [26][27](Фин-угыр N һаплотөркемен исәпкә алмаган очракта).

Искәрмәләр үзгәртү

  1. http://www.joshuaproject.net/peoples.php?rop3=109874
  2. 2,00 2,01 2,02 2,03 2,04 2,05 2,06 2,07 2,08 2,09 2,10 2,11 2,12 2,13 Официальный сайт Всероссийской переписи населения 2010 года. Информационные материалы об окончательных итогах Всероссийской переписи населения 2010 года, archived from the original on 2012-03-01, retrieved 2013-12-18 
  3. 3,0 3,1 3,2 Всеукраїнський перепис населення 2001 (русская версия)
  4. Этнический атлас Узбекистана. Ташкент — 2002 г.
  5. 5,0 5,1 5,2 Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок autogenerated20130114-1 не указан текст
  6. Итоги переписи населения Казахстана 2009 г., archived from the original on 2018-11-18, retrieved 2021-11-08 
  7. 7,0 7,1 7,2 7,3 7,4 7,5 Численность населения по областям, городам и районам, полу и отдельным возрастным группам, отдельным этносам на 1 января 2010 года, archived from the original on 2010-11-14, retrieved 2010-11-14 
  8. 8,0 8,1 8,2 8,3 8,4 8,5 Joshua Project — Tatar Ethnic People in all Countries
  9. Численность постоянного населения Кыргызской Республики по национальностям (PDF), archived (PDF) from the original on 2011-05-30, retrieved 2011-05-30 
  10. Перепись населения Киргизии 2009. Бишкек (PDF), archived from the original (PDF) on 2012-03-21, retrieved 2012-03-21 
  11. Перепись населения Киргизии 2009. Чуйская область (PDF), archived (PDF) from the original on 2011-08-10, retrieved 2011-08-10 
  12. 12,0 12,1 Ethnic composition of Azerbaijan 2009
  13. Перепись населения Республики Беларусь 2019 года. Национальный состав населения Республики Беларусь. belstat.gov.by. әлеге чыганактан 2021-04-20 архивланды. 2021-11-23 тикшерелгән.
  14. Том 3. Национальный состав и владение языками, гражданство населения Республики Таджикистан (PDF), archived from the original (PDF) on 2013-10-14, retrieved 2013-03-05 
  15. Национальный состав населения Литвы. Перепись 2001
  16. Распределение населения ЛР по национальному составу и государственной принадлежности на 01.07.2010. 2011 елның 22 июль көнендә архивланган. (лтш.)
  17. Национальный состав населения Эстонии. 2010
  18. Struktura narodowo-etniczna, językowa i wyznaniowa ludności Polski — NSP 2011.
  19. Бөтенроссия җанисәбе нәтиҗәләре, archived from the original on 2008-02-02, retrieved 2011-10-27 
  20. Васильев А. А. Указ. соч. Глава IV. МОНГОЛЫ И МОНГОЛЬСКОЕ ЗАВОЕВАНИЕ. МОНГОЛИЯ В ПЕРВОЙ ПОЛОВИНЕ XII в.
  21. Гумилёв Л. Н. Сс. 98-99.
  22. Исхаков Д. М., Татарлар: халык исәбен алу һәм сәясәт
  23. Идел буе, Себер һәм Кырым татарлары бер генетик тамырдан түгел — РФ медицина-генетик үзәге. Татар-информ мәгълүмат агентлыгы. әлеге чыганактан 2016-12-15 архивланды. 2016 елның 16 декабрь тикшерелгән.
  24. Анастасия Агджоян, Надежда Маркина. Генофонды татар Евразии: объединять нельзя разделять. Генофонд.рф гыйльми проекты. 2016 елның 16 декабрь тикшерелгән.(рус.)
  25. http://haplogroup.narod.ru/tatar.html
  26. архив күчермәсе, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2015-07-11 
  27. http://www.youtube.com/watch?v=Pw2CapOd1I8

Сылтамалар үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү