Караганда
Караганда (каз. Qarag'andy, Қарағанды) — Казакъстанда урнашкан шәһәр, Караганда өлкәсе үзәге. Казакъстанның сәнәгый, мәдәни һәм фәнни үзәкләренең берсе.
Караганда | |
каз. Қарағанды | |
Илтамга | |
![]() | |
Нигезләнү датасы | 1931 |
---|---|
Рәсми исем | Қарағанды |
Дәүләт |
![]() |
Нәрсәнең башкаласы | Караганды өлкәсе[d] |
Административ-территориаль берәмлек | Караганды өлкәсе[d] |
Халык саны | 501 129 (2017)[1] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 546 ± 1 метр |
Сәгать поясы | UTC+06:00 |
Моның хуҗасы | Шахтёр[d] |
Бүләкләр | |
Мәйдан | 497 800 000 квадрат метр |
Почта индексы | 100001–100030 |
Рәсми веб-сайт | karaganda-akimat.gov.kz/ru/ |
![]() | |
![]() | |
Экономика темы | economy of Karaganda[d] |
![]() |
Зурлыгы буенча ул Алматы, Нурсолтан һәм Чимкент шәһәрләреннән соң дүртенче урында.
Унтугызынчы гасырда далада күмер табыла, тора-бара бирегә руслар килеп күмер табу белән шөгыльләнә башлаган, соңыннан аларга француз һәм инглиз эшкуарлары кушылган. Күмер табу киң җәелә башлагач, 1931 елда Караганды эшчеләр бистәсе төзелә.
1934 елның 10 февралендә Караганда шәһәр статусын ала. Биредә казах, рус, татар, украин, алман, кореялы, белорус, әзербайҗан, үзбәк, калмык, чәчән һәм башка милләтләрдән торучы ярты миллион кеше яши.[2]
Җәй эсселеге һәм корылыгы белән аерылып торса, кышкы температура миныс 30 градуска кадәр җитә, көзләр гадәттә бик яңгырлы килә. Вакыт исә Мәскәү вакытыннан ике сәгатькә алда бара.
Караганды шәһәре үзенең шахталары һәм АЛЖИР, Карлаг дигән лагерьлары белән дә мәгълүм. Биредә А. Солженицын, Н.Заболоцкий, Л.Гумилев кебек күренекле шәхесләр тоткынлыкта булган.
ХалыкҮзгәртү
1959[3] | 1970[4] | 1979[5] | 1989[6] | 1999[7] | 2009[7] |
---|---|---|---|---|---|
397 083 | 523 271 | 571 877 | 613 797 | 436 864 | 459 778 |
Танылган шәхесләрҮзгәртү
татарларҮзгәртү
- Шамил Шаһидуллин - Казакъстан һәм Русиянең театр һәм кино артисты (1968-2011)
- Анатолий Юнысов (1934-1997), машина йөртүче, Социалистик Хезмәт Каһарманы (1986).
башкаларҮзгәртү
- Әхмәт Кадыйров, Чечня президенты (2003-2004).
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ http://stat.gov.kz/getImg?id=ESTAT230061
- ↑ Кайда-кайда? Карагандада!
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr59_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr70_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr79_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/sng89_reg2.php
- ↑ 7,0 7,1 Перепись населения Республики Казахстан 2009 года. Население Республики Казахстан (том 1)
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|