Алматы (каз. Almaty, Алматы — «алмалы», рус. Алма-Ата) — Казакъстан Республикасының иң эре шәһәре. Халык саны 1,4 млн кеше. Илнең икътисади, мәдәни, сәяси үзәкләренең берсе. Казакъстанда халык саны бер миллионнан артык булган бердәнбер шәһәре. 1997 елга кадәр Казакъстанның башкаласы булып тора.

Алматы
Карта
Ил Казакъстан
Координатлар 43°14'24"тн, 76°54'54"кнч
Аким Бавырҗан Байбәк[1]
Нигезләнгән 1854 ел
Элеккеге исемнәр Алматы, Заилийский, Верный
Мәйдан 339,36 км²
Мәркәз биеклеге 785 м
Милли состав казакълар 51,1 %, урыслар 33,0 %,
уйгурлар 5,7 %, кореялылар 1,9 %,
татарлар 1,8 %[2]
Дини состав мөселманнар, христианнар һ.б.
Сәгать кушагы UTC+6
Телефон коды +7 727
почта индекслары 050000—050063
Рәсми сайт almaty.kz
Кардәш шәһәрләр Модена, Рига[3], Җиддә[d][3], Истанбул[3], Могадишо[d][3], Тусон[3], Ренн[3], Мекнес[d][3], Санкт-Петербург[3][4], Бишкәк, Тел-Әвив[3], Анталия, Вилнүс[5][3][6], Росарио[7], Тегу[8][3], Өремче[3] һәм Ташкәнт[3]

Тянь-Шань тау итәге янында урнашкан шәһәр.

Тарих үзгәртү

X-XIV гасырларда хәзерге Алма-Ата җирләрендә берничә кечкенә шәһәр булган, шуларның берсе "Алмату" дип аталган. Шул шәһәр Бөек Ефәк юлында булган.[9] 13нче гасырда шәһәр үз тәңкәләрен суккан.[10] Бүгенге Алматыны Россия гаскәрләре 1854 елның 4 февралендә Верный (Тугрылыклы) исеме белән хәрби ныгытма буларак салганнар.

1867 елда Верный — Төркистан генерал-губернаторлыкның Җидесу өлкәсенең үзәге.

1867 елның июлендә Җидесу казак гаскәре оештырылган.

1887 елның 28 маенда бик көчле җир тетрәү булган, 1798 йорт җимерелгән.

Татарлар шәһәргә нигезләү башыннан Верный шәһәренә толмач булып, сәүдә эшләре өчен килгәннәр. Верный шәһәрендә Татарка (Татар шәһәрлеге) өлеше килеп чыккан, ул әлегә дә саклана. Татарлар Алматыда беренче мәчетне салганнар.

1897 елда шәһәрдә 5,3% кеше татарча сөйләшкән (урысча — 63,8 %, уйгырча — 8,6 %, казакъча — 8,2 %, сартча (хәзерге үзбәкләр составындагы халык) — 6,9 %, кытайча — 5,3 %).

1918 елда Совет хакимияте урнаштырылган.

1921 елда шәһәргә яңа Алматы (рус. Алма-Ата) исеме бирелә.

1927 елда Казакъстан башкаласы Кызыл-Урда шәһәреннән Алматыга күчерелгән.

1997 елда Казакъстан башкаласы Алматы шәһәреннән Астанага күчерелгән. Шулай итеп Алматы 70 ел дәвамында башкала вазифасын башкарган.

Спорт үзгәртү

Тянь-Шань тау итәге янында дөньяның иң югары «Медеу» шугалагы (тимераякта шуу өчен боз мәйданы) урнаша.

2017 елда биредә 28нче Кышкы Универсиада үткәреләчәк.[11]

Идарә-җир төзелеше үзгәртү

 
Татар мәчете. 1930
 
Алматыда смог

Алматы шәһәре 8 районнан тора:

  1. Алатау
  2. Алмалы
  3. Әуезов
  4. Бостандык
  5. Җитесу
  6. Медеу
  7. Нәүрүзбай
  8. Төрексиб

Хакимият үзгәртү

Шәһәр башлыгы - каз. әкім, урысча аким - мэр вазифасын башкара. Шәһәр әкиме (хакиме) Казакъстан президенты тарафыннан билгеләнә, шәһәр җыелышы (мәслихәт, казакъча маслихат) раслый, туры сайлау юк.

2008 елдан шәһәр әкиме - Ахметжан Есимов.

Шәһәрдә туган танылган кешеләр үзгәртү

Казакълар үзгәртү

Татарлар, башкортлар үзгәртү

Дин үзгәртү

Ислам үзгәртү

Христианлык үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү