Смог (ингл. smoke — «төтен» һәм fog — «томан» сүзләреннән ясалган) — сәнәгать оешмалары күп тупланган төбәкләрдә, эре шәһәрләрдә һаваның Җир өслегенә якын катының эшханәләрдән чыккан, шулай ук транспортның газлы калдыклары һәм төтен белән пычрануы. Смог төрле климат һәм һава шартларында барлыкка килергә мөмкин. Бигрәк тә җәй көне, эссе вакытта сәламәтлеккә зыянлы.

Лондонда смог

Смог белән интегүче эре шәһәрләр — Лондон, Лос-Анджелес, Мехико, Пекин, Һонконг, Мәскәү, Афина, Алматы, Красноярск һ. б.

Тарих үзгәртү

 
Сингапурда смог
 
Нью-Йоркта смог. 1978
 
Пекинда смог (у)
 
Алматыда смог
 
Клод Моне. «Лондонда смог». 1899

Әүвәл смог дип күп күләмдә ташкүмер яндырудан килеп чыккан төтенне (төтен белән күкерт диоксиды SO2 кушылуны) атаганнар.

1950 елларда Калифорния штаты хакимияте соравы буенча тикшерүләр үткәреп, Калифорния технология институты галиме һолландияле Арье Жан Һааген-Смит[1] (1900-1977) фотохимик смогның составын билгели[2]. Һааген-Смит буенча, смог — автомобильләрдән чыккан газ калдыклары һәм цистерналарда сакланучы ягулыктан чыккан парлардан ясалган туендырылмаган күмерсуларның озон белән окисьләшүенең полимерлашкан продукты.

Атама барлыкка килү үзгәртү

Смог терминын 1905 елда Һенри Антуан де Во «Томан һәм төтен» (ингл. Fog and Smoke) мәкаләсендә кулланылышка кертә. Лондонның Daily Graphic газетасы 1905 елның 26 июлендә чыккан санында яңа сүзне укучыларына җиткерә.

Төрләре үзгәртү

Смогның берничә төре була:

  • Коры смог (Лос-Анджелес тибы) — кояш нурлары тәэсирендә фотохимик реакцияләрдә газлы калдыклар чыгару сәбәпле килеп чыга.
  • Дымлы смог (Лондон тибы) — томан белән катнашкан дымлы һава.
  • Бозлы смог (Әләскә тибы) — көнкүреш калдыкларыннан, җылыту системасыннан ясала.
  • Вулкан смогы — вулкан атылганда һавада күкерт газы күләме арта.
  • Урман смогы — урманнар янганда барлыкка килгән һәм күп территорияне каплаган төтен.

Зыяны үзгәртү

Кешегә көнкүрештә, транспортта зыяны зур. Смог кешенең күз күремен киметә, лайлалы тын юлларын ярсыта, сулыш алуны чикли[3].

Үсемлекләргә һәм хайваннарга да зур зыяны бар.

1952 елда Лондонда күмер күп ягу сәбәпле барлыкка килгән смог нәтиҗәсендә 12 мең кеше вафат була.

2002, 2010 елларда Мәскәү өлкәсендә торф яну сәбәпле Мәскәүне берничә атнага сузылган төтен каплый. Әлеге төтен башка шәһәрләргә дә (мәсәлән, Санкт-Петербургга) тарала.

Алматының даими төтен белән уралуына шәһәр эчендә ТЭЦ-2 булу, шәһәрнең таулардан ясалган чокырда утыруы сәбәпче [4].

Әдәбият үзгәртү

  1. География терминнарының русча-татарча аңлатмалы сүзлеге (Ә.С. Тайсин гомуми мөхәррирлегендә). Казан: «Мәгариф», 2010. ISBN 978-5-7761-1763-3

Искәрмәләр үзгәртү