Һоң Коң

Коулуң ярымутравында урнашкан, көнбатыштан, көньяктан һәм көнчыгыштан Көньяк Кытай диңгезе белән юылган Кытайның махсус административ ра
(Һоңкоң битеннән юнәлтелде)

22°17′ т. к. 114°08′ кч. о.HGЯO

Һоң Коң
香港特別行政區
Hong Kong Special Administrative Region
Xiānggǎng Tèbié Xíngzhèngqū
Карта
Ил Кытай
Координатлар 22°17'тн, 114°10'кнч
Төп министр Дональд Цанг
Беренче телгә алу 1557
Мәйдан 1104 км²
Рәсми тел кытай һәм инглиз
Халык саны 6 864 346 кеше
Халык тыгызлыгы 6352 кеше/км²
Дини состав мөселманнар, христианнар һ. б.
Сәгать кушагы UTC+8
Кардәш шәһәрләр Дөбәй

Һоң Коң яки Һоңкоң, Һонг Коң, Гонконг [1] (кытайча 香港特別行政區хуш ис таратучы һаван) — Коулуң ярымутравында урнашкан, көнбатыштан, көньяктан һәм көнчыгыштан Көньяк Кытай диңгезе белән юылган Кытайның махсус административ районы. Азия һәм дөнья иң зур финанс үзәкләренең берсе. Шәһәрдә капиталлаштыру дәрәҗәсе буенча дөнья 7-нче фонд биржасы урнашкан.

Көньякта Һоң Коң Гуаңдуң провинциясе эченә кергән Шеньҗень махсус икътисади зонасы белән чиктәш. Гонконг өч өлешкә бүленә: Һоң Коң утравы, Коулуң һәм Яңа Территорияләр утраулары. Һоң Коң үзе Җудзян елгасының бассейнына керә һәм аның сул ягында урнаша.

Һоң Коң атамасы - хуш ис таратучы һаван дигән сүз.

Тарих үзгәртү

1842 елда Һоң Коң Бөекбритания тарафыннан яулап алына һәм аның җитәкчелегендә 1997 елга кадәр тора. Бу вакытта Кытай әлеге җирләр өстеннән суверенитет ала. Үзара төзелгән кытай-британ декларациясе һәм Һоң Коңның Төп кануны нигезендә, территориягә җәелгән автономия 2047 елга кадәр бирелә, бу суверенитет бирелгәннән соң 50 ел дигән сүз. Мондагы карар нигезендә КХРда «бер ил — ике система» яңа юнәлеш барлыкка килә. Һоң Коңка бирелгән автономия нигезендә ул хөкүмәтне, пүлисәне, акча системасын, ясак түләү системасын һәм башка суверен илгә хас функцияләрне башкара. Ә Кытай бары тик бу территорияләрнең иминлеген генә саклый.

Халкы үзгәртү

Британия гаскәрләре Гонконгны рәсми рәвештә яулап алганнан соң, аның халкы 7 541 кеше булган. 1850 елларда Гонконгка Тайпин восстаниесе аркасында күп санлы кытайлар күчеп килә. Су басу, тайфун һәм ачлык кебек табигый бәла-казалар күп кенә кешеләрнең Гонконгка күчүенә китергән. Халык саны 1916 елда 530 000 нән 1925 елда 725 000 гә кадәр һәм 1941 елда 1,6 миллионга кадәр үскән. 1950 елда Гонконг халкы 2,2 миллион кеше тәшкил итә. 2001 елда ул 6,7 миллион кешегә кадәр арткан. 2020 елда Гонконг халкы 7 млн 496 мең кеше.

Гонконгта кантон теле (рәсми тел), инглиз теле (рәсми тел), мандарин теле (рәсми тел), башка Кытай диалектлары кулланыла.

Гонконг халкының 93,6 % ы — этник кытайлар. Гонконгта Көньяк Азиядән чыккан, шул исәптән Һиндстан, Непал һәм Пакистан ватандашлары, шулай ук Вьетнам качаклары яши. Шәһәрдә шулай күп кенә канадалылар, британиялеләр, америкалылар, кореялеләр һәм японнар эшли. Филипин һәм Индонезиядән килгән 250 мең хезмәткәр исәпләнә.

Дин үзгәртү

Гонконгта төп диннәргә буддизм, даосизм һәм конфуцийчылык керә. Христианнар халыкның 11 % ын тәшкил итә, аларның күбесе протестантлар[2]. Гонконг халкының 4,10 % ы (300 мең кеше ) — мөселманнар.

Искәртмәләр үзгәртү