Непа́л, Непал Федератив Демократик Җөмһүрияте (непал. नेपाल [neˈpaːl]) — Көньяк Азиядә, Һималайларда урнашкан дәүләт. Һиндстан һәм Кытай белән чиктәш.

Непал
Flag of Nepal.svg
Байрак
Emblem of Nepal.svg
Илтамга
Шигарь Mother and Motherland are Greater than Heaven Edit this on Wikidata
Башкала Катманду
Халык саны 29 164 578 (2021, ҖанисәпEdit this on Wikidata
Нигезләнгән 28 май 2008 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы Непал вакыты
Кардәш шәһәрләр Тойота
Рәсми тел непал теле
География
Мәйдан 147,181.254346 км²
Координатлар 28°N 84°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Дәүләт башлыгы Бидхья Деви Бхандари
Хөкүмәт башлыгы Прачанда
Карта
Икътисад
Акча берәмлеге Непал рупиясе
Эшсезлек дәрәҗәсе 3% (2014)[1]
Туу күрсәткече 1.93 (2021)
КПҮИ 0.602 (2021)[2]
Яшәү озынлыгы 72.12 ел (2021)
Пинсә яше 58 яшь
Джини коэффициенты 32.8 (2010)[3]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
  • 1-0-0 (пүлисә)[4]
  • 101 (янгын сакчылары)[4]
  • 102 (ашыгыч тыйб ярдәме)[4]
  • Электр аергычы төре Europlug,[5] тип D,[5] BS 546[5]
    Автомобил хәрәкәте ягы сул
    Челтәр көчәнеше 230 вольт[5]
    Телефон коды +977
    ISO 3166-1 коды NP
    ХОК коды NEP
    Интернет домены .np


    ГеографияҮзгәртү

    Мәйданы 147 181 квадрат километр һәм халык саны якынча 27 миллион булган, Непал мәйданы буенча дөньяда 93-енче дәүләт һәм халык саны буенча 41-енче ил. Непал Бангладештан тар Силигури коридоры белән аерылган һәм Бутаннан Һиндстан штаты Сикким белән аерылган. Катманду дәүләтнең башкаласы һәм иң зур мегаполисы.

    Непалның таулы төньягы дөньядагы ун иң биек тауларның сигезенә ия, шулар арасында дөньядагы иң югары нокта Эверест Тавы. 20000 футтан артык булган 250 дән артык пиклар Непалда урнашкан. Көньяк Тераи регионы мул һәм дымлы.

    МәдәниятҮзгәртү

    ДинҮзгәртү

    Һинд диненә якынча 81,3% непаллылар ышаналар, бу барлык илләрдән иң югары процент. Буддизм тарихи рәвештә Непал белән бәйләнгән һәм аңа халыкның 9%ы ышана, аннан соң Исламга 4,4%, Киратизмга 3,1%, Христианлыкка 1,4% һәм анимизмга 0,4% халык ышана. Халыкның зур өлеше, бигрәк тә таулы регионда, үзләрен бер үк вакытта Һинд дине һәм Буддизм тарафдарлары итеп игълан итәләр. Кератларның бабалары бу территориягә безнең эрага кадәр килгән. Непалда Һинд дине һәм Буддизм таралган. Мондагы брахманнар Буддизм белән компромисска барып Будданы Вишну Ходаеның сигезенче Аватары дип карый. Непаллыларның тере Кумари Алиһәсе чагылышы бар - ул брахманнар кастасыннан кыз, айлыгына җитмәгән. Бу кыз кайвакыт халыкка яшәгән сараеның балконыннан күренә. Бу илнең президенты бу кыз белән икътисад сораулары буенча киңәшләшә. Непалда Кайлас тавына менәргә ярамый. Кайласны әйләнеп чыкканда тукталалар да җиргә тиеп баш ияләр. Будда гыйбадәтханәләрендә өстенә мантралар язылган махсус барабаннар бар. Аларны сәгать угы борылышына кире әйләндерәләр. Непалда хатын-кызларның бәйрәме бар, хатын-кызлар ул бәйрәмгә кызыл киемнәр кияләр. Ир-кешеләр кайвакыт бер кулында тәсбих тартып, ә икенче кулында барабан әйләндереп йөриләр.

    ТелләрҮзгәртү

    Непалда бик күп телләр бар, алар Һинд-Европа һәм Тибет-Бирма гаиләләренә карый. Иң таралганы - Непали теле.

    Непалда светофорлар юк. Урамнарда тук-тук дигән такси йөри, аларга кешеләр барышлый сикереп менәләр һәм төшәләр.

    Балаларга күзләрен кара сөрмә белән буйыйлар, усал рухлар кермәсен өчен.

    Кытайга квадрат түбәле йортлар гадәте Непалдан үтеп кергән.

    Непалның административ бүленешеҮзгәртү

    Дәүләт һимныҮзгәртү

    Непал телендәге текст Латинча транскрипциясе Татар теленә тәрҗемә

    सयौं थुँगा फूलका हामी
    सयौं थुँगा फूलका हामी, एउटै माला नेपाली
    सार्वभौम भई फैलिएका, मेची-महाकाली।
    सयौं थुँगा फूलका हामी, एउटै माला नेपाली
    सार्वभौम भई फैलिएका, मेची-महाकाली।

    प्रकृतिका कोटी-कोटी सम्पदाको आंचल
    वीरहरूका रगतले, स्वतन्त्र र अटल।

    ज्ञानभूमि, शान्तिभूमि तराई, पहाड, हिमाल
    अखण्ड यो प्यारो हाम्रो मातृभूमि नेपाल।

    बहुल जाति, भाषा, धर्म, संस्कृति छन् विशाल
    अग्रगामी राष्ट्र हाम्रो, जय जय नेपाल।

    Sayaű thűgā phūlkā hāmī
    Sayaű thűgā phūlkā hāmī, euṭai mālā nepālī
    Sārwabhaum bhai phailiekā, Mechi-Mahākālī
    Sayaű thűgā phūlkā hāmī, euṭai mālā nepālī
    Sārwabhaum bhai phailiekā, Mechi-Mahākālī

    Prakritikā kotī-kotī sampadāko ā̃chal,
    Vīrharūkā ragata le, swatantra ra aṭal

    Gyānabhūmi, śhāntibhūmi Tarāī, pahād, himāl
    Akhaṇḍa yo pyāro hāmro mātṛibhūmi Nepāl

    Bahul jāti, bhāṣhā, dharma, sãnskṛti chan biśhāl
    Agragāmī rāṣhṭra hāmro, jaya jaya Nepāl

    Без — меңләгән гөл-чәчәк
    Без — меңләгән гөл-чәчәк бу Непал дигән бәйләмдә,
    Мечидән Маһакалигә сузылган гүзәл илдә.
    Без — меңләгән гөл-чәчәк бу Непал дигән бәйләмдә,
    Мечидән Маһакалигә сузылган гүзәл илдә.

    Мул табигать байлыклары — бәйсез илебез даны,
    Кан түгеп, батырларыбыз какшамас итте аны.

    Гыйлем, тынлык хөкем сөрә Тераида, тауларда,
    Уртак, бүленмәс, сөекле Ватаныбыз Непалда.

    Төрле раса, телләр, диннәр мирасын саклап калдың,
    Алгарышлы ил-дәүләтем, мәңге яшә, Непалым!

    Шулай ук карагызҮзгәртү




    1. http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
    2. https://hdr.undp.org/data-center/human-development-index#/indicies/HDI; Отчёт о развитии человечества; чыгару датасы: 2022.
    3. https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI.
    4. 4,0 4,1 4,2 "International Numbering Resources Database"; подзаголовок: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value; тикшерү датасы: 8 июль 2016; мөхәррир: Халыкара телекоммуникацияләр береге.
    5. 5,0 5,1 5,2 5,3 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.