Аними́зм (лат. anima, animus - җан, рух) - рухлар һәм җан булуына ышану. Аның асылы кешедән, хайваннан яки үсемлекләрдән аерым яшәргә сәләтле рухи көч барлыгын танудан гыйбарәт. Ул бер урыннан икенче урынга күчеп йөри, кешегә яки хайванга иңә һәм аларны калдырып китә. Бу рухи көч бөтен Галәмне йоткан чиксез субстанция, яки матди булмаган, үлгән ата-баба буларак күзаллана. Полинезиядә, мәсәлән, рухларга ышанучы кабиләләр яши. Әле хәзер дә күп кенә интеллигент кешеләр, полинезиялеләр кебек, рухларны чакыру белән шөгыльләнәләр. Миллионнарча кешеләр хәзер дә спиритизмга, рухлар белән аралашуга, җаннар күчешенә һ.б. ышаналар. Җанның мөстәкыйль рәвештә яши алуына ышану анимизм үсешенең иң югары формасы булып тора. Җан башка кешеләргә, хайваннарга, үсемлекләргә күчә ала. Үле тәнгә күчкән җан аны терелтә. Кеше үлгәндә аның җаны тәненнән аерыла. Җаны булмагач, ул инде кеше түгел. Соңрак кешеләр җанны кәнкрит кешенең игезәге, аның икенче «мин»е дип уйлый башлыйлар. Классик һәм хәзерге әдәбиятта без еш кына явыз кеше җанының, бозылмыйча сакланып, эчке намус ролен башкаруы, акылга килеп мәрхәмәтле эшләр кылырга чакыруы белән очрашабыз. Тотемизм, фетишизм һәм анимизм нәрсәнедер яки кемнедер (хайванны, предметны, рухны) гадәттән тыш югары күтәрүгә, аны бөек, өстен дип уйлауга корылган. Бу юлның алдагы адымы аерым бер предметка баш июне изге әйбер алдында табынуның катлаулы системасына әверелдерүдән гыйбарәт. Бу табынуга бер генә түгел, ә күп гамәлләр, ритуаллар, йолалар керә, аңа үзенчәлекле космик мәгънә салына. Башкача әйткәндә, дини культ барлыкка килә.

Анимизм
Сурәт
Коллаж
 Анимизм Викиҗыентыкта


Борынгы дин формалары

Aum


Дин формалары

Анимизм  • Антропоморфизм  • Зоолатрия  • Магия  • Полидоксия  • Тотемизм  • Фетишизм  • Шаманизм

Тайлор һәм аның диннәрнең барлыкка килү теориясе үзгәртү

Инглиз этнографы һәм культурологы Эдвард Тайлор фәнгә анимизм төшөнчәсен кертә, аны дин үсешенең башлангыч стадиясе дип аңлата. Икенче яктан, ул югары мәдәниятле халыкларның дөньяга карашында анимистик күзаллауларның алга таба үсешен күзәтергә тырыша.
Бу терминны беренче тапкыр немец галиме Г. Э. Шталь куллана.
Тупланган мәглүмат берничә яңа, преанимистик яки анимизмга кадәр дип аталган юнәлешләр тудыра, аларга ярашлы, анимизм дәверенә кадәр тылсым гасыры (магия) (Дж. Фрэзер), аниматизм дәвере, бөтен табигатьне җанлы итеп күрү (Р. Маретт, Л. Мин. Штернберг) һәм тәүтормыш дологик мистицизм (Л. Леви-Брюль) була.
Тайлорның анимизмны диннең иң иртә формасы буларак аңлаудан анимист сүзе килеп чыга. Бу төркемгә Африкада, Төньяк Америкада, Көньяк Америкада, Океаниядә йәшәүче урындагы традицион диннәрне тотучы төп халыклар керә. Шулай ук анимизм Азиядә, атап әйткәндә, Синто — анимизмның (япон) үскән формасы чагыштырмача йогынты ясый.
Тейлор әйтүенчә, анимизм "тәүтормош кыргыеннан башлана, ул төш, төш күрү, үлем кебек күренешләр белән кызыксына башлаган. Тейлор фикеренчә, анимизм йокы, төш күрү, үлем һ. б. күренешләр белән кызыксынган «тәүтормош кешесенең фәлсәфә»сендә барлыкка килгән. Кешенең хайваннардан аермасы шунда: аны табигать салган инстинктив яшәү канәгатьләндерми, ул үз-үзен танырга омтыла. Һәм нәкъ үз-үзеңне танып белүгә омтылыш кебек сыйфатның килеп чыгышы, мөгаен, кайчандыр кеше эволюциясенең башы булгандыр. Бу аның эволюциясеның башы булгандыр, мөгаен. Шулай итеп, анимизм күзлегеннән караганда, барысының да үз җаны бар. Кеше дә, таш та — икесе дә тере җан ияләре.
Шуннан чыгып караганда, анимизм — тәүтормыш дине генә түгел, ә кешенең рухи үсешендә тәүге баскычларның берсе. Әгәр кеше үзенең тирәсендәге үз карамагы буенча файдаланырга мөмкин булган материал кисәкләрен генә түгел, ә тере җан ияләре икәнен аңлый башласа, бу аның тирә-як дөнья белән мөнәсәбәтләрен сыйфат ягынан яңа дәрәҗәгә чыгара[1].

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Кравченко А.И., Певцов Е.А. Җәмгыять белеме: 9 сыйныф өчен уку ярдәмлеге./Русчадан М.А. Хәйруллин тәрҗ.-Казан: Татарстан Республикасы "Хәтер" нәшрияты, 2005. - 223 б. рәс. б-н. ISBN 5-94113-205-0

Әдәбият үзгәртү

Белешмәләр
Монографияләр

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү